Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Язгы сессиядә мөһим мәсьәләләр карала

28.01: Язгы сессиядә мөһим мәсьәләләр карала

Язгы сессиядә мөһим мәсьәләләр каралаДәүләт җыелышы-Корылтайның язгы сессиясе ачылды. Парламент утырышында карау өчен 30 мәсьәлә тәкъдим ителгән иде. Язгы сессиянең беренче көнендә үк депутатлар корпусында мөһим мәсьәләләрне карауда эшлеклелек хөкем сөрде.

Парламент Рәисе Константин Толкачев язгы сессиядә 57 закон проекты һәм Башкортстан Башлыгы Юлламасын тормышка ашыру белән бәйле чаралар планы каралачак, диде.

Мәгълүм булуынча, парламент депутатлары узган елның декабрендә үк язгы сессиядә каралачак закон проектларын билгеләгән иде.

— Көзге сессиядә тикшерелә башлаган закон проектлары буенча да эшне төгәллисе бар. Башкортстан Башлыгы Иҗтимагый палата, коммерциягә бәйле булмаган социаль юнәлешле оешмаларга, физкультура һәм спорт, Сугыш, Кораллы Көчләр һәм хезмәт ветераннары берлекләренә дәүләт ярдәме күрсәтү турындагы закон актларына үзгәрешләр кертүдә депутатлардан киеренке эш сорала, — диде Константин Толкачев.

Сессиядә, шулай ук, Административ хокук бозу турындагы кодекска сайлаулар һәм юл хәрәкәте хәвефсезлегенә кагылышлы үзгәрешләр кертү бурычы торуы билгеләнде.

Константин Толкачев парламент утырышларында дәүләт власте органнарының отчетлары тыңланачагын хәбәр итте. Мартта республика Хөкүмәтенең 2016 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре каралачак. Корылтайда биш “түгәрәк өстәл” үткәреләчәге дә мәгълүм булды. Корылтай Рәисе республика парламентының федераль дәрәҗәдә кабул ителгән закон проектларын әзерләүдә һәм тәкъдимнәр кертүдә ил төбәкләре арасында лидер булуын билгеләде һәм язгы сессиядә дә депутатлар корпусының актив, инициативалы һәм эшлекле булып калачагына зур ышаныч белдерде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:











Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»