Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Игътибар үзәгендә — яңа биотехнологияләрне фаЙдалану

31.01: Игътибар үзәгендә — яңа биотехнологияләрне фаЙдалану

Игътибар үзәгендә — яңа биотехнологияләрне фаЙдалануБашкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов авыл хуҗалыгы өчен нәтиҗәле биопрепаратлар, биоактив һәм микробиологик ашламалар җитештерүдә махсуслашкан “БашИнком” предприятиесендә булды.

Әлеге вакытта предприятие 4,5 миллион гектарда, шул исәптән республиканың 350 мең гектар чәчүлекләрендә файдаланылучы 250 төр биопродукция җитештерә. “Баш­Инком” брендлы ашламалар Русиянең 60 төбәгендә, шулай ук, БДБ, Балтыйк буе, ерак чит илләрдә ихтыяҗ белән файдалана. Ел саен 300 тонна биопродукция экспортка озатыла.

Җәмгыять директоры Вячеслав Кузнецов белдерүенчә, предприятиедә якынча 400 кеше эшли. Җитештерү базалары Күмертау, Благовещен һәм Уфада урнашкан.

Республика Башлыгы җитештерүнең барлык этаплары белән танышты, цехларны, лабораторияләрне, әзер продукцияне саклау складларын карады.

Вячеслав Кузнецов сүзләренә караганда, биопрепаратлар һәм биоактив ашламалар нигезендә “БашИнком” коллективы Русиянең фәнни-тикшеренү институтлары, аграр вузлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән берлектә экологик яктан чиста югары уңдырышлы биотехнология уйлап тапкан. Ул авыл хуҗалыгы культуралары уңышын уртача 15-25 процентка арттырырга ярдәм итә.

Төбәк Башлыгы “БашИнком” җәмгыяте җитәкчелеге белән предприятиене үстерү перспективаларын, дәүләт ярдәме күрсәтү, яңа технологияләрне куллану тәҗрибәсен киңәйтү мөмкинлекләрен тикшерде.

Предприятие директоры белдерүенчә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре әлеге технологияне кулланудан тиз файда көтә, әмма тулы куәтле нәтиҗәне ике-өч сезоннан соң гына алырга мөмкин. Моннан тыш, биотехнологияне куллану икътисади яктан нәтиҗәле булуга карамастан, күпләр гадәти ашламаларга юнәлеш тота. Республика Башлыгы предприятиегә Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән үзара бәйләнеш булдырырга кирәклеген әйтте.

— Ел саен без якынча 3 миллион тонна ашлык җыеп алабыз. Әгәр дә уртача гектар куәтен тагын 10 процентка арттырсак, бу өстәмә рәвештә 300 мең тонна ашлык алачакбыз дигән сүз, — диде Рөстәм Хәмитов.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Рәхмәт хаты тапшырылды
16-02-2017 :: Сәясәт
Рәхмәт хаты тапшырылды
Президиум утырышы үттe
16-02-2017 :: Сәясәт
Президиум утырышы үттe
Президиум утырышы үтте
19-01-2017 :: Сәясәт
Президиум утырышы үтте








Новости русской версии сайта

Яңа номер

21 (25025)

от 21 февраля 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»