Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Президиум утырышы үттe

16.02: Президиум утырышы үттe

Президиум утырышы үттe14 февральдә Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә Дәүләт җыелышы-Корылтай Президиумы утырышы узды. Депутатлар Корылтайның 22 февральдә үтәчәк утыз тугызынчы пленар утырышының көн тәртибен раслады, анда кырыкка якын мәсьәлә кертелде.

Депутатлар игътибарына парламент Рәисе Константин Толкачевның “2016 елда Башкортстан Республикасында законнар чыгару эшчәнлегенең торышы” дигән доклады тәкъдим ителәчәк.

Пленар утырышта 17 – республика закон проекты, 14 республика закон проекты соңгы укуда каралачак. Алар арасында “Башкортстан Республикасының дәүләт-шәхси партнерлык проектларында катнашуы турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында”, “Башкортстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында” закон проектлары бар.

Беренче укуда өч закон проектын кабул итү планлаштырыла.

Депутатлар республика Прокуроры тәкъдим иткән, искәрмә рәвешендә 16 яше тулмаган үсмерләргә никахка керү белән бәйле “Башкортстан Республикасында кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын карауны кичектерде. Бу мәсьәлә пленар утырышта каралмаячак. Константин Толкачев сүзләренә караганда, федераль дәрәҗәдә гаилә законнарына җитди үзгәрешләр кертеләчәк, никахка керү тәртибе һәм нормалары да аныкланачак.

— Бу мәсьәләне берничә тапкыр карамас өчен Дәүләт думасы депутатлары карарын көтәргә һәм республика законына үзгәрешләр кертергә кирәк. Телибезме, юкмы – яшьләр бергә яши башлый, мөнәсәбәткә керә. Балигъ булмаганнар авырга калган очракта, аларны гаиләле итү өчен шартлар тудырырга кирәк. Без балалар турында хәстәрлек күрәбез. Аларның ата-анасы булырга һәм балалар гаиләдә үсәргә тиеш, — диде Константин Борисович.

Парламентарийлар игътибарына Башкортстан буенча эчке эшләр министрының республикада хокук тәртибе торышы һәм министрлык карамагындагы эчке эшләр органнарының узган елгы төп эшчәнлек нәтиҗәләре турында отчеты тәкъдим ителәчәк.

— Пленар утырышта каралачак мөһим мәсьәлә – Башкортстан буенча эчке эшләр министрының отчеты. Без эчке эшләр органнарының эшчәнлеге хакында тулы мәгълүмат алачакбыз, шулай ук аларның компетенциясе чикләрендә булган сорауларны бирәчәкбез, — диде Константин Толкачев.

Шулай ук, парламентарийлар тарафыннан мировой судьялар вазыйфасына кандидатлар тикшереләчәк.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:











Новости русской версии сайта


Яңа номер

74 (25078)

от 27 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»