Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Коррупциягә юл куелмасын!

11.03: Коррупциягә юл куелмасын!

Коррупциягә юл куелмасын!Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Коррупциягә каршы эшчәнлекне көйләү комиссиясенең былтыргы эше йомгакларына багышланган утырышын үткәрде. Анда республиканың башкарма власть органнары җитәкчеләре һәм муниципалитет башлыклары катнашты.

Узган елда Русия Президенты Владимир Путин Коррупциягә каршы торуның яңа дәүләт планын раслады, дип билгеләде Башкортстан Башлыгы. Төп бурычлар арасында — мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм аларны ачыклау механизмнарын камилләштерү, Русия субъектларында коррупциягә каршы эшне көйләү буенча комиссияләр эшен активлаштыру, пропаганда һәм аңлату эшенең нәтиҗәлелеген арттыру. Бу мәсьәләләрне хәл итү максатында былтыр республиканың кайбер законнарына үзгәрешләр кертелде, республика Башлыгының тиешле указлары, Хөкүмәт, министрлык һәм ведомство, муниципалитетларның норматив хокукый актлары кабул ителде. Республика Башлыгы Хакимиятендә махсус бүлек булдырылды, аңа республиканың дәүләт власте органнарында һәм ведомство карамагындагы оешмаларда коррупцияне кисәтү бурычы йөкләтелде.

Муниципалитет башлыкларына мөрәҗәгать итеп, төбәк җитәкчесе коррупциягә каршы эшнең эзмә-эзлекле алып барылырга тиешлеген ассызыклады.

— Коррупция — зур явызлык, — дип билгеләде Рөстәм Хәмитов. — Аның белән даими көрәшергә һәм аны бетерү буенча эшне муниципаль структураларда закон бозучы кешеләрдән башларга кирәк. Үзегезне дә онытмагыз. Бәлки, сез кайдадыр, ирексездән коррупциягә каршы законны бозу очракларына юл куясыздыр. Туганнарыгызны, якыннарыгызны һәм башкаларны эшкә урнаштыру мәсьәләләрендә сезнең намусыгыз тулысынча чиста булырга тиеш.

Башкортстан Ведомствоара җәмәгатьчелек иминлеге советы секретаре Алексей Касьянов узган елда республикада коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру хакында доклад белән чыгыш ясады.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының эшчәнлеге нәтиҗәсендә дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнарының вазыйфалы кешеләре кылган 112 коррупция җинаяте ачыкланган. Аларның күпчелеге җир участокларын законнарны бозып бүлү өлкәсенә карый. Шушы төргә бәйле коррупцияләрдә урындагы үзидарә органнарының 37 вазыйфалы кешесенең гаебе ачыкланган. Төбәкнең 17 районында җинаять эше кузгатылган.

Коррупция юнәлешендә хокук бозган өчен республиканың дәүләт органнарында — 33, урындагы үзидарә органнарында 108 кеше дисциплинар җаваплылыкка тарттырылган, Урман хуҗалыгы министрлыгының бер чиновнигы һәм 5 муниципаль хезмәткәр вазыйфасыннан бушатыл­ган.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:











Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»