Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Кырыкка – кырык

16.03: Кырыкка – кырык

Кырыкка – кырык14 мартта Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә Дәүләт җыелышы-Корылтай Президиумы утырышы узды. Депутатлар Корылтайның 23 мартта үтәчәк кырыгынчы пленар утырышының көн тәртибен раслады, анда кырыкка якын мәсьәлә кертелде.

Аларның 17се республика закон проектлары. Соңгы укуда кабул итү өчен 8 закон проекты тәкъдим ителде. 7 закон проектын беренче укуда кабул итү планлаштырыла. Атап әйткәндә, “Башкортстан Республикасының дәүләт гражданлык хезмәте турында”, “Башкортстан Республикасында муниципаль хезмәт турында”, “Башкортстан Республикасында социаль юнәлештәге коммерциягә карамаган оешмаларны дәүләт яклавы турында”, “Башкортстан Республикасында шәһәр төзү эшчәнлеген көйләү турында” Зконнарына үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә.

— Без социаль юнәлештәге коммерциягә карамаган оешмаларның эшчәнлек даирәсен киңәйтү максатында “Башкортстан Республикасында социаль юнәлештәге коммерциягә карамаган оешмаларны дәүләт яклавы турында” Законга үзгәрешләр кертәбез. Бу оешмаларның эшчәнлек даирәсенә гаиләне ныгыту, гаилә мөнәсәбәтләренә бәйле мәсьәләләрне керттек. Моннан тыш, проект җәмәгать тикшерүенә чыгарылачак, шуңа күрә һәрбер кеше анда катнаша һәм үз тәкъдимнәрен кертә ала, — диде Константин Толкачев.

Пленар утырышта парламентарийлар игътибарына Башкортстанда Кеше хокуклары буенча вәкилнең отчеты тәкъдим ителәчәк. Ул 2016 елда Башкортстанда кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләрен үтәү турында мәгълүмат белән таныштырачак.

Шулай ук, утырышта Русия Дәүләт думасына кертү өчен Дәүләт җыелышы-Корылтайның өч закон чыгару башлангычы каралачак.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:











Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

34 (25038)

от 23 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»