Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Чит илнеке түгел, Башкортстанныкы!

27.09: Чит илнеке түгел, Башкортстанныкы!

Чит илнеке түгел, Башкортстанныкы!Дөньядагы сәяси киеренкелек шартларында кайбер дәүләтләр Русия белән товар әйләнешенә үзгәрешләр кертте һәм безнең ил дә аерым чикләүләр кабул итте. Норвегия балыгын, Германия сырларын, Польша алмаларын сату тыелгач, күпләр аптырашта калды – аларны кем сәүдәгә чыгарыр? Баксаң, сәүдә өлкәсендәге урыннар буш тормый икән. Ә инде җитештерүче дә, сатып алучы да бер төбәктән икән, бу аларның килешеп эшләвен күпкә җиңеләйтә.
Берничә ел элек республикадагы кибет киштәләрендә, башлыча, чит ил һәм Русиянең башка төбәкләрендә җитештерелгән продуктларны күрергә була иде. Моңа ризасызлык белдерүчеләр күп булды һәм бу мәсьәлә белән Президент Рөстәм Хәмитов та кызыксынды.


Дөньядагы сәяси киеренкелек шартларында кайбер дәүләтләр Русия белән товар әйләнешенә үзгәрешләр кертте һәм безнең ил дә аерым чикләүләр кабул итте. Норвегия балыгын, Германия сырларын, Польша алмаларын сату тыелгач, күпләр аптырашта калды – аларны кем сәүдәгә чыгарыр? Баксаң, сәүдә өлкәсендәге урыннар буш тормый икән. Ә инде җитештерүче дә, сатып алучы да бер төбәктән икән, бу аларның килешеп эшләвен күпкә җиңеләйтә.
Берничә ел элек республикадагы кибет киштәләрендә, башлыча, чит ил һәм Русиянең башка төбәкләрендә җитештерелгән продуктларны күрергә була иде. Моңа ризасызлык белдерүчеләр күп булды һәм бу мәсьәлә белән Президент Рөстәм Хәмитов та кызыксынды. Ул республика районнары буйлап эш сәфәре барышында кибетләргә керде һәм сатуга куелган продукцияне җитештерүчеләр белән кызыксынды. Шунда инде Казахстаннан килгән сөт, Пермьнән алынган камыр ризыклары һәм башкаларның үзебезнең товар җитеш­терүчеләрне кысрыклап чыгара баруы ачыкланды. Русиядә сөт җитештерү буенча беренче урындагы республиканың чит илдән китерелгән сөт ризыклары белән сәүдә итүе аеруча күп сораулар тудырды. Нәтиҗәдә “Башкортстан продукты” программасы барлыкка килде. Аңа ярашлы, үзебездә җитештерелгән азык төрләре шул исемдәге билге белән чыгарыла башлады. Аның сыйфаты махсус лабораториядә тикшерелә. Шулай ук, әлеге программа нигезендә җитештерүче, дистрибьютер һәм сатучы арасында бәйләнеш булдырыла.
Республика Хөкүмәте каршында Төбәк авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек базарының баланслы булуы буенча штаб оештырылды. Анда төбәкнең 600дән артык пред­приятиесенең 15 төр авыл хуҗалыгы продукциясе, 53 азык-төлек һәм эшкәртүче предприятиенең 43 азык-төлек төре буенча һәм 68 муниципаль берәмлектәге ваклап һәм күмәртәләп сату предприятиеләрендә хаклар мониторингы алып барыла. Аның нәтиҗәләренә караганда, ел башыннан республикада авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме, былтыргы шушы чордагы белән чагыштырганда, сөт буенча — 3,6, бәрәңге буенча 23,7 процентка артты. Бу хакларны бер дәрәҗәдә саклап калуга һәм кибет киштәләрендә төбәктә җитештерелгән товарларга өстенлек бирүгә булышлык итә. Әлегә сатылган барлык сөтнең 98 проценты Башкортстанда җитештерелгән.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:











Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»