Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Үзәктә – коррупциягә каршы көрәш

27.04: Үзәктә – коррупциягә каршы көрәш

Үзәктә – коррупциягә каршы көрәшДәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Федераль җыелыш каршындагы Русия закон чыгаручылары Советы Президиумы утырышында катнашты.

Чара Санкт-Петербургның Таврический сараенда үтте. Аны Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин үткәрде. Анда Русия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.
Утырыш барышында сәүдә эшчәнлеген көйләү һәм импортны алмаштыру өлкәсендә дәүләт сәясәтен законнар белән тәэмин итү, парламент контролен федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә ныгыту, коррупциягә каршы көрәш турындагы дәүләт төбәк сәясәте өлкәсендәге Русия законнарын камилләштерүнең төп юнәлешләре мәсьәләләре тикшерелде.
Владимир Путин бүген парламентаризмның заман таләпләренә җавап бирүче тотрыклы система булдырылуын билгеләде. Законнар чыгару советы тикшерелмәгән закон проектларын тоткарлау буенча эшне көчәйтергә тиеш. Аның фикеренчә, законнар чыгару базасын формалаштыру өлкәсе әлегә камил түгел. Күпчелек закон проектлары тирәнтен өйрәнелмәгән.
Валентина Матвиенко һәм Вячеслав Володин үз чыгышларында Законнар чыгару советы эшендә төбәкләр фикерен исәпкә алу кирәклегенә басым ясадылар.
Утырыш барышында, шулай ук, энергияне сакчыл тотыну һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә дәүләт сәясәтен законнар белән тәэмин итү, дәүләт һәм муниципаль контроль өлкәсендә законнар көйләүне камилләштерү, балалар хәвефсезлеген, аларның сәламәтлеген саклауны законнар дәрәҗәсендә тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде.
Арытаба Константин Толкачев дәүләт хәвефсезлеген тәэмин итү һәм коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча Законнар чыгару советы комиссиясе утырышын үткәрде. Ул әлеге комиссиягә җитәкчелек итә. Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда илдә коррупциягә каршы көрәш буенча уникаль законнар чыгару базасы булдырылды.
– Коррупциягә каршы закон нормалары актив эшли һәм власть мөнәсәбәтләре системасының барлык тармакларын үзгәртүгә китерде. Бу юнәлештәге законнарны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе, нинди статуска ия булуга карамастан, закон бозучыларга карата югары нәтиҗәле булуын күрсәтте, – диде ул.
Утырыш йомгаклары буенча коррупциягә каршы көрәш өлкәсенә бәйле законнарны камилләштерү буенча ил субъектларының власть органнары тәкъдимнәрен Дәүләт думасына тапшыру Русия Закон чыгаручылар советына йөкләтелде.
Арытаба бу темага сөйләшү Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин үткәргән утырышта дәвам итте.
Үзәктә “Коррупциягә каршы көрәш турында законнарны камилләштерү турында”гы мәсьәлә булды. Бу тема буенча Константин Толкачев чыгыш ясады. Ул федераль дәрәҗәдә коррупциягә каршы көрәшнең сыйфатын арттыру буенча тәкъдимнәр кертте. Алар керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек төрендәге бурычлар турында мәгълүмат тапшыруга бәйле законнарны камилләштерүне үз эченә ала. Константин Толкачев коррупциягә каршы кодекс булдырырга тәкъдим итте.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе тәкъдимнәре Законнар чыгару советында зур кызыксыну уятты. Аларның барысы да Дәүләт думасына тикшерүгә тапшырылачак.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:











Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»