Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Икътисадларыбыз бер-берсен тулыландыра”

27.04: “Икътисадларыбыз бер-берсен тулыландыра”

“Икътисадларыбыз бер-берсен тулыландыра”Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов җитәк­че­легендәге рес­пуб­ликаның рәсми делегациясе Чиләбе өлкәсенең сәнәгать һәм инфраструктура объектларында булды.

Анда төбәк җитәкчесе өлкә губернаторы Борис Дубровский белән берлектә 2015 елда сәнәгатьнең өстенлекле тармакларында югары технологияле җитештерүне үстерү һәм импортны алмаштыру проектларын гамәлгә ашыру өчен булдырылган “Станкомаш” индустриаль паркын карады. Аның гомум мәйданы 180 гектар тәшкил итә. Парк территориясендә җитештерү эшчәнлеген җиде резидент тормышка ашыра.
Русия һәм Италиянең берлек­тәге предприятиесе “СП Конар-Чимолаи” җәмгыяте биналар һәм корылмалар өчен катлаулы һәм зур габаритлы металл конструк­цияләр җитештерә. Аның продукциясе Европада иң биек “Лахта центр” комплексын (Санкт-Петербург), шулай ук, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты үтәчәк мәйданчыклар­ның берсен – “Арена Волгоград” стадионын төзүдә файдаланыла.
“Конар” җәмгыяте нефть-газ тармагы өчен детальләр әзерләүгә махсуслашкан. Завод инженерлар үзәген, җыю-сынау комплексын, үлчәү лабораторияләрен үз эченә ала. Биредә җитештерелгән про­дук­циягә Башкортстанда да ихтыяҗ бар. Республикадагы “Башнефть”, “Туймазыхиммаш”, “ОЗНА” кебек предприятиеләр, шулай ук, нефть һәм авиация университетлары белән хезмәттәшлек җайга салынган.
Рөстәм Хәмитов җитеш­терү участокларын карады, анда продукция чыгару технологияләре һәм җиһаз­лар ассортименты белән танышты, хезмәткәрләрнең эш шартларын бәяләде. Башкортстан Башлыгы “Русия электр двигательләре” җәм­гыятенең нефть сәнәга­те өчен электр двигательләре җитештерү заводы­ның төзелеш мәйда­нын карады. Ул узган елның апре­лендә төзелә башлаган, 2018 елда аны файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Сәфәр барышында төбәк Башлыгы Кременкуль поселогында урнашкан “Рифей” ат спорты комплексында булды. Ул 2009 елда төзел­гән һәм 47 гектар территория­не били. Биредә 160ка якын спортчы ат спортының Олимпия төр­ләре буенча укыту-күнек­мәләр эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Алар Русия һәм халыкара дәрәҗә­дә­ге ярышларда актив катнаша.
“Рифей” җитәкчелеге сүзләренә караганда, арытабангы үсеш ике юнәлешне күз уңында тота: агымдагы елдан комплекс террито­рия-сендә актив ял паркы һәм биш төр­ле көрәш буенча федераль дәрә­җәдәге спорт-күнек­мә­ләр үзәге төзелә башлаячак.
Комплекс алдында башкорт тирмәсе корылган иде. Республика делегациясен курай моңы белән каршы алдылар. Рөстәм Хәмитов кү­нек­мәләр мәйданнарын, манежны, административ һәм ярдәмче биналарны карады, спортчы­ларның чыгышын бәяләде.
Төбәк Башлыгы хезмәт­кәр­ләр һәм тренерлар белән фикер алышты. Алар төрле ярышларда, шул исәптән Уфа­ның “Акбузат” ипподромында үткән бәйгеләрдә актив катнашулары турында сөйләде. Рөстәм Хәмитов биредә башкорт токымлы атларның җитешмәвен бил­геләде һәм бу мәсьәләдә яр­дәм күрсәтергә вәгъдә бирде.
Сәфәр кысаларында Баш­корт­стан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский белән очрашты. Анда төбәк­ләр арасында эшлекле хез­мәт­тәшлекне ныгыту мәсьә­ләләре тикшерелде.
– Сезнең килүегезне кө­теп алдык, берлектәге үсеш буенча яңа идеяләр әзер­ләдек, – диде Борис Дубровский. – Икътисадларыбыз көндәш түгел, киресенчә, бер-берсен тулыландыра. Сездә – нефть эшкәртү, бездә – металлургия. Бу, үз чиратында, икътисадлар тотрыклылыгын тәэмин итә.
Арытаба алар ике төбәк­нең рәсми һәм эшлекле даи­рәләре вәкилләре бе­лән очрашуда катнашты. Би­редә тө­бәкара хезмәт-тәшлек мәсьә­ләләре һәм киләчәккә планнар каралды.
– Башкортстан һәм Чилә­бе өлкәсе – элек-электән сәнәгать үсеш­кән төбәкләр. Алар илнең куәтен чагылдыра, чөнки алар тер­ри­ториясендә иң эре предприя­тиеләр урнашкан, – диде Рөстәм Хәмитов.
Очрашу барышында Чи­ләбе һәм Башкортстан хөкү­мәтләре арасында 2017-19 елларда гамәлгә ашырылачак сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында чаралар планы булдырылды. Документка Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский кул куйдылар.
Соңыннан алар Чиләбе өлкә­сендә яшәүче башкорт җәмә­гатьчелеге белән очрашты.
– Чиләбе өлкәсендә башкорт телен һәм мәдәниятен саклап калу өчен күп эшләнә. Бу эшнең актив алып барылуы безне шатландыра, – диде Рөстәм Хәмитов. – Башкортстан һәрчак республикадан читтән яшәү­че якташларга булышлык итә. Бүгенге нәтиҗәле милли-мәдәни сәясәт – власть, җәмә­гатьчелек, граждан­нарның берлек­тәге эше.
– Безнең бурыч – милли җәмәгатьчелек эшчәнлеге өчен тиешле шартлар тудыру. Бу эш гамәлдәге программаларда урын алган һәм 2035 елга кадәр Чиләбе өлкәсен стратегик үстерү проектына кертеләчәк, – диде губернатор.
Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Башкарма комитеты рәисе Әмир Ишемгулов төбәкнең иҗтимагый оешмалары белән үзара бәйләнеш турында сөйлә­гәндә, “Чиләбе өлкәсендә яшәүче халыклар дуслыгы йорты” тарихи-мәдәни үзәге, шулай ук, башкорт-ларның мәдәни мирасын саклау һәм үстерү максатында биредә Башкорт интернат-гимназиясе булдыру тәкъдиме белән чыкты.
Очрашуда Курган һәм Чиләбе өлкәләре мөфтие Ринат хәзрәт Раев та катнашты. Аның сүзләренә караганда, быел Троицкида Бөтен-русия Рәсүл укулары һәм Сабантуй үтәчәк. Борис Дубровский Рөстәм Хәмитовны әлеге чараларда катнашырга чакырды.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Алда мөһим бурычлар тора
Вчера, 00:00 :: Сәясәт
Алда мөһим бурычлар тора
Совет утырышы үтте
25-05-2017 :: Сәясәт
Совет утырышы үтте
Парламент  утырышы үтте
20-05-2017 :: Сәясәт
Парламент утырышы үтте
Семинар үтте
29-04-2017 :: Сәясәт
Семинар үтте








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»