Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Эшлекле һәм актив булыгыз!

02.05: Эшлекле һәм актив булыгыз!

Эшлекле һәм актив булыгыз!Дәүләт думасы депутаты Михаил Бугера гимназиядә ачык дәрес үткәрде.

27 апрель — Русия парламентаризмы көне. 2012 елдан билгеләнүче бу дата Русия империясе Дәүләт думасының 1906 елның 27 апрелендә Петербургта үткән беренче утырышы уңаеннан сайланган.


Русия парламентаризмы көнендә башкаланың А. М. Горький исемендәге Халыклар дуслыгы орденлы 3нче гимназиясе укучылары Дәү­ләт думасы депутаты Михаил Бугера белән очрашты. Әле­ге чара “Бердәм Русия” пар­тиясенең Башкортстан бү­лекчәсе белән Уфа шәһәре мәгариф идарәсе арасындагы хезмәттәшлек килешүе нигезендә гамәлгә ашырылучы “Ачык дәрес” программасы кысаларында үтте.
Михаил Бугера югары сыйныф укучыларына парламентаризм тарихы, 7нче чакырылыш Дәүләт думасында каралган актуаль мәсьә­ләләр, үзенең көндәлек хез­мәте хакында сөйләде. “Тиздән сез илнең сәяси тормышында, сайлауларда катнашу хокукына да ия булачаксыз. Шунысы куанычлы: яшьләребез көннән-көн сәя­сәткә якыная. Инициативалы, эшлекле һәм актив гражданлык позициясе булган буын үсә. Бу, һичшиксез, яхшы күренеш!” — диде Михаил Евгеньевич.
Укучылар да депутатка үзләрен кызыксындырган сораулар бирде.
— Минем өчен парламентаризм темасы бик якын. Җәмгыять белеменнән БДИ тапшырачакмын. Мәскәүнең югары уку йортларына укырга керергә әзерләнәм. Хыялым — юрист булу. Минем иле­безнең сәяси тормышында катнашасым, аны үстерәсем килә, — диде 11нче сыйныф укучысы Эрик Гобәйдуллин.
Очрашу ахырында укучылар депутат белән истәлеккә фотога төште.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:











Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»