Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Казанда хәвефсезлек мәсьәләләре тикшерелде

18.05: Казанда хәвефсезлек мәсьәләләре тикшерелде

Казанда хәвефсезлек мәсьәләләре тикшерелдеКазанда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Русия Иминлек Советы секретаре Николай Патрушев һәм Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре белән берлектәге күчмә киңәшмәсендә чыгыш ясады.

Анда террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча чаралар, шулай ук, законсыз миграциягә каршы эш мәсьәләләре тикшерелде.
Киңәшмәне ачып, Михаил Бабич округ төбәкләрендә экстремизм һәм террорчылык күренешләрен профилактикалау системасы булдырылуын һәм аның тотрыклы эшләвен, милләтара һәм конфессияара хәлгә мониторинг үткәрелүен, аның үзгәрүенә игътибар итү чаралары алгоритмы әзерләнүен билгеләде.
– Нәтиҗәдә, 2014-17 елларда округ территориясендә, шартлаткычлар кулланып, кеше гомерен өзгән террорчылык актларына юл куелмады, – диде ул. – Узган елда иминлек органнары Башкортстанда, Татарстанда, Киров һәм Түбән Новгород өлкәләре территорияләрендә булган хәвеф ихтималлыгы бетерелде.
Әлеге эшчәнлек ил өчен мөһим халыкара спорт һәм иҗтимагый-сәяси чараларны әзерләү һәм үткәрү вакытында аеруча зур роль уйный. Беренче чиратта, бу – агымдагы елдагы FIFA Конфедерацияләре кубогы, киләсе елда Русия Президентын сайлау һәм Футбол буенча дөнья чемпионаты.
Николай Патрушев, үз чиратында, дини экстремизм идеологиясен таратуга һәм террорчылык эшчәнлеген активлаштыруга юл куймау, законсыз миграциягә каршы эш буенча чараларның нәтиҗәлелеген арттыру өчен ведомствоара хезмәттәшлек механизмнарын камилләштерү зарурлыгын ассызыклады.
Киңәшмә барышында федераль министрлык һәм ведомстволар, көч структуралары вәкилләре, округ төбәкләре башлыклары, Иминлек Советы әгъзалары чыгыш ясады. Билгеләнгән проблемаларны һәм мәсьәләләрне хәл итү буенча тәкъдимнәр кертелде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Алда мөһим бурычлар тора
Вчера, 00:00 :: Сәясәт
Алда мөһим бурычлар тора
Совет утырышы үтте
25-05-2017 :: Сәясәт
Совет утырышы үтте
Парламент  утырышы үтте
20-05-2017 :: Сәясәт
Парламент утырышы үтте
Семинар үтте
29-04-2017 :: Сәясәт
Семинар үтте








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»