Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Парламент утырышы үтте

20.05: Парламент утырышы үтте

Парламент  утырышы үттеДәүләт җыелышы-Корылтайның пленар утырышында Иҗтимагый палатаның ун әгъзасы расланды. Утырыш эшен парламент спикеры Константин Толкачев алып барды.

– Иҗтимагый палата гражданлык җәмгыятен формалаштыруга зур өлеш кертә, – диде Константин Толкачев. – Конкурсның зур булуы шатландырды, чөнки ун урынга 73 кандидат дәгъва итте. Тавыш бирүдән соң унысы расланды. Алар барысы да – тормышның төрле өлкәләрендә халык мәнфәгатьләрен яклаучы танылган кешеләр. Иҗтимагый палатаның яңа составы белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә һәм уртак эшчәнлек нәтиҗәләрен арттырырга өмет итәбез.

Әйткәндәй, Иҗтимагый палата утыз кешедән формалаштырыла. Шуларның өчтән берен – республика Башлыгы, өчтән берен – Дәүләт җыелышы-Корылтай раслый, кал­ганнарын расланган әгъзалар башка дәгъ­вачылар арасыннан сайлап ала.


Дәүләт җыелышы-Корылтай карары
Башкортстан Иҗтимагый палатасы әгъзаларын раслау турында

“Башкортстан Республикасының Иҗтимагый палатасы турында” Законның 5 статьясына ярашлы, Дәүләт җыелышы-Корылтай карар итә:
1. Түбәндәгеләрне Башкортстан Респуб­ликасының Иҗтимагый палатасы әгъзалары итеп расларга:
1) Абрамова Ирина Евгеньевна – коммерция карамагында булмаган Башкортстан Эшкуарлар оешмалары ассоциациясе тәкъдиме буенча;
2) Волков Владимир Сергеевич – “Башкортстан Республикасының Альпинизм федерациясе” төбәк иҗтимагый оешмасы тәкъдиме буенча;
3) Дубовский Анатолий Николаевич – “Башкортстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге” тәкъдиме буенча;
4) Колсарина Гөлназ Фәрит кызы – “Ана йөрәге” советының төбәк иҗтимагый оешмасы тәкъдиме буенча;
5) Моратова Айгөл Динислам кызы – Башкортстан Китапханәләре ассоциациясе тәкъдиме буенча;
6) Панчихина Ольга Юрьевна – Уфаның “Шәһәрнең иҗтимагый үсеш фонды” дип аталучы Социаль, мәдәни һәм икътисади үсеш фонды тәкъдиме буенча;
7) Сәгыйтов Рәсүл Хәсән улы – Башкортстан Республикасы журналистлар берлеге тәкъдиме буенча;
8) Хәйбуллина Зөлфия Рәшит кызы – “Яңа буын” төбәк иҗтимагый оешмасы тәкъдиме буенча;
9) Хәмитов Расих Әгъзам улы – “Башнедра” Тау-геология оешмалары ассоциациясе тәкъдиме буенча;
10) Йомадилов Денис Булат улы – Башкортстан Республикасының адвокатлар палатасы тәкъдиме буенча.
2. Әлеге карар кабул ителгән көннән көченә керә.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе
К. ТОЛКАЧЕВ.
Уфа, 18 май, 2017 ел.ГС-2313.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Алда мөһим бурычлар тора
Вчера, 00:00 :: Сәясәт
Алда мөһим бурычлар тора
Совет утырышы үтте
25-05-2017 :: Сәясәт
Совет утырышы үтте
Семинар үтте
29-04-2017 :: Сәясәт
Семинар үтте








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»