Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Хезмәт кешесе елы”на аяк бастык

29.01: “Хезмәт кешесе елы”на аяк бастык

“Хезмәт кешесе елы”на аяк бастыкРеспублика Профсоюзлар федерациясе рәисе Әмирхан Сәмирханов белән әңгәмә.

— Дәүләт җые­лышы-Корылтайга еллык Юлла­масында Рөстәм Хәмитов министр­лыклар һәм предприя­тиеләр җитәкчеләре игътибарын эш кеше­сенә гадел хезмәт хакы түләүнең мөһим мәсьәләләрнең берсе булырга тиешлегенә юнәлтте. Лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итү профсоюзлар өчен күптән беренче урында тора. Былтыр Профсоюзлар федера­циясе бу юнәлештә ниләр башкарды?


— Безнең төп казаныш Башкортстанда минималь хезмәт хакын күтәрү белән бәйле. Үткән елның 1 октябреннән ул 6900 сум күләмендә билгеләнде. Бу федераль дәрәҗәдән 24 процентка югарырак. Республиканың Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында килешүгә кул куйганнан соң, эш бирүчеләрдән аңа кушылудан баш тарту турында 86 гариза килде. Консультацияләр үткәргәч, 35 эш бирүче гаризасын кире алды, сигезе — килешүгә кушылды, җидесе минималь хезмәт хакын күтәрү графигын алгарак күчерде.

Бюджет хезмәткәрләренә килгәндә, республика Башлыгы ел башыннан бюджет өлкәсендә минималь хезмәт хакын 6000 сум күләмендә билгеләү турындагы указга кул куйды. Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәт­кәрләре өчен минималь хезмәт хакы күләме шушы елның 1нче кварталында билгеләнәчәк.

— Әгәр дә Башкортстанны күрше төбәкләр белән чагыштырсак, Идел буе федераль округында безнең республика хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча нинди урынны били?

— Кызганычка каршы, бишенче генә. Үткән елның гыйнвар-сентябрь айлары мәгълүматлары буенча, бездән алда Татарстан (27401 сум) , Пермь крае (26279 сум), Самара (25142 сум) һәм Түбән Новгород (24939) өлкәләре. Башкортстанда узган елның тугыз аенда бер хезмәткәрнең уртача эш хакы 23912 сум тәшкил итте. Бу уртача Русия күрсәткеченнән түбәнрәк.
Профсоюзлар федерациясе республика Хөкүмәтенә 2011-15 елларга Башкортстан Республикасы оешмалары хезмәткәрләренең хезмәт хакы дәрәҗәсен күтәрү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру барышы турында квартал саен мәгълүмат бирә. План хезмәт хакы дәрәҗәсен ел саен ким дигәндә 15 процентка арттыруны күздә тота.
Профсоюзлар федерациясе хезмәт хакы бурычлары һәм халык мәшгульлеге буенча ай саен мониторинг үткәрә. Бу хәлне дөрес бәяләргә һәм кирәкле чаралар күрергә мөмкинлек бирә.

— Хезмәт хакыннан тыш, эш бирүчеләр еш кына хезмәт кешесе хәвефсезлеген тәэмин итүгә чыгымнарны экономияли. Шул ук вакытта, һөнәри авырулар һәм бәхетсез очраклар нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны кими дип хәбәр итәләр. Башкортстанда да бәхетсез очраклар кимүе күзәтелә. Бу юнәлештә экономияләми башладылармы әллә?

— Юк шул. 2013 елда бер эшләүче кешенең сәламәтлеген саклауга бүленгән акча күләме кимеде: 2012 елдагы 8356 сум урынына 8316 сум. Бәхетсез очраклар азайса да, Башкортстанда үлем белән тәмам­ланган имгәнүләр дәрәҗәсе югары булып кала — икътисади үсеш алган илләрдән 2-2,5 тапкыр артыграк.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Алда мөһим бурычлар тора
Вчера, 00:00 :: Сәясәт
Алда мөһим бурычлар тора
Совет утырышы үтте
25-05-2017 :: Сәясәт
Совет утырышы үтте
Парламент  утырышы үтте
20-05-2017 :: Сәясәт
Парламент утырышы үтте
Семинар үтте
29-04-2017 :: Сәясәт
Семинар үтте








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»