Кызыл таң » Сәясәт » 16-05-2018: Дәүләт Җыелышы-Корылтайга депутатлыкка язучылар һәм галимнәр дәгъва итә

Дәүләт Җыелышы-Корылтайга депутатлыкка язучылар һәм галимнәр дәгъва итә

Дәүләт Җыелышы-Корылтайга депутатлыкка язучылар һәм галимнәр дәгъва итә15 майда сайлауларга чыгучы кандидатлардан гаризалар кабул итү тәмамланды. Депутатлыкка сайлануның беренче раунды – 3 июньдә узачак алдан тавыш бирүгә 700дән артык нәмзәт чыга.

9 сентябрьдә Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайга һәм урындагы үзидарә органнарына депутатлар сайланачак. Кичә Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе депутат кәнәфиенә дәгъва итәргә теләүчеләрдән гаризалар кабул итүне тәмамлады.

Быел нәмзәтләр арасында язучылар һәм галимнәр шактый. Алар арасында тәнкыйтьче-галим, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаев, шагыйрә, Шәехзадә Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты, “Башкортостан” гәзитенең әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Лариса Абдуллина, шагыйрь, “Истоки” гәзитенең баш мөхәррире Айдар Хөсәенов, танылган галимнәр – М. Акмулла исемендәге БДПУ ректоры Раил Әсәдуллин, Башкортстан Фәннәр академиясе президенты Әлфис Гаязов, Башкортстан Республикасы Башлыгы карамагындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе ректоры Илгиз Кызыргулов, З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты ректоры Әминә Әсфәндиярова бар. Шулай ук депутат вазыйфасына милли оешма җитәкчеләре – Бөтендөнья башкортлары Корылтае рәисе Әмир Ишемгулов һәм Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчесе Римма Үтәшева дәгъва итә.

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары булуга кандидатларның төгәл исемлеге 3 июньдә узачак алдан тавыш бирүдән соң билгеле булачак.

Кире күчергәБасып чыгарырга