Кызыл таң » Сәясәт » 20-04-2017: Французлар Башкортстанны яулый

Французлар Башкортстанны яулый

Французлар Башкортстанны яулыйРеспублика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Франция-Русия Сәүдә-сәнәгать палатасы генеральный директоры Павел Шинский җитәкчелегендәге Франция предприятиеләре вәкилләре белән очрашты.

— Мин бу очрашу ике як өчен дә файдалы булыр, киләчәккә анык планнар билгеләнер, дип ышанам. Әлегә бу өлкәдә хезмәттәшлек торышы тиешле дәрәҗәдә түгел. Былтыргы ел йомгаклары буенча республиканың Франция белән тышкы сәүдә әйләнеше нибары 60 миллион доллар тәшкил иткән, шуның 60 проценты — безнең экспорт. Чагыштыру өчен 2013 елда товар әйләнеше 254 миллион долларга җиткән булган, ягъни шул вакыттан алып дүрт тапкыр кимегән, — диде Рөстәм Хәмитов.
Былтыр Франциягә дизель ягулыгы, мазут озатылган. Шулай ук каучук, агач күмере, пыяла сүсе экспортлана. Франциядән машиналар һәм җиһазлар, инсулин һәм шприцлар, химик продуктлар, керамика, металл изделиеләре, икмәк һәм алкоголь продукциясе китерелә.
— Бүген Башкортстанга газ, нефть, электр җиһазлары өлкәсендә эшләүче сәнәгать компанияләре вәкилләре килде. Алар биредә күптән уңышлы эшләп килә. Шулай ук Башкортстан базарын өйрәнергә теләүче яңа компанияләр дә бар. Тиздән Уфада “Альянс Франсез” оешмасы вәкиллеге ачылачак. Без Башкортстан белән дуслыкка корылган хезмәттәшлек традицияләрен дәвам итәбез, — диде Павел Шинский.

Кире күчергәБасып чыгарырга