Кызыл таң » Сәясәт » 20-04-2017: Башкортстанда миграция үзәге ачылды

Башкортстанда миграция үзәге ачылды

Башкортстанда миграция үзәге ачылды
Күпфункцияле үзәк (МФЦ) каршында Башкортстанның Миграция үзәге ачылды.


Ул Уфа районының Чесноковка поселогында урнашкан. Миграция үзәге Башкортстан территориясендәге чит ил кешеләренә эш хокукына ия булу өчен патент бирү белән шөгыльләнә. Әлеге патент җәмәгатьчелек тәртибен бозмаган, җинаять эше кылмаган, Русия территориясендә легаль яшәүче чит ил кешеләренә бирелә. Шуңа өстәп тагы бер таләп – алар урыс телен дә камил белергә тиеш.
Мондый патент белән, башлыча, Әзербайҗан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Украина һәм Молдова кешеләре файдалана.

Кире күчергәБасып чыгарырга