Кызыл таң » --- » 20-04-2017: “Саламат” басуда сынатмас

“Саламат” басуда сынатмас

Илдус Шиһапов, Тәбрис Рәхмәтуллин һәм Филүс Йомагуҗин.Илдус Шиһапов, Тәбрис Рәхмәтуллин һәм Филүс Йомагуҗин.Моңа ышанычны игенчеләрнең бай тәҗрибәсе бирә.

Язгы кыр эшләренә әзерлек Әлшәй районында тулы куәтенә бара. Бөртеклеләрнең чәчү мәйданы 51200 гектар тәшкил итәчәк, шуның 33 мең гектары – язгы сабанашлык культуралары. Сызма техник культураларга 21 мең гектар, мал азыгы мәйданнарына 15 мең гектар бирү планлаштырыла. Әйткәндәй, быел техник культуралардан шикәр чөгендере, көнбагыш һәм силоска кукуруз плантацияләренең былтыргыдан берникадәр арттырылуы көтелә. Тоташ алганда, быелгы чәчү мәйданы район буенча 89 мең гектар тәшкил итәчәк.


Техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү буенча барлык категория хуҗа­лык­ларда да зур эш башкарылган. Район хакимия­тенең авыл хуҗалыгы бү­легеннән алынган мәгъ­лүматлардан чыгып шуны билгеләргә мөмкин: басу эшләренә төрле маркадагы 385 трактор, 116 туфрак эшкәртү, 188 чәчү агрегаты җәлеп ителәчәк, шулардан 14е – куәтле чәчү комплекслары. Бер чәчү агрегатына 292 гектар туры килә. Апрель башына туфрак эшкәртү, чәчү агрегатлары тулысынча әзер иде. Тракторлар ремонтлау тә-мамлану алдында, алар беррәттән дәүләт техник тикшерүен дә үтеп бара. Мон­нан тыш, язгы кыр эшләренә әзерлек барышында Аксен агросәнәгать колледжында механизатор кадрларын укыту һәм ат­тестацияләү оештырыл­ган. Язгы басуга алар да, белемнәрен камилләш­тереп, тулы әзерлектә чыга.

Тәҗрибәле механизатор Илнур Йомагуҗин.Тәҗрибәле механизатор Илнур Йомагуҗин.— Хәзерге вакытта төп игътибар чәчү орлыгын әзерләп, аны тиешле ко­н­дициягә җиткерүгә юнәл­телде, — ди авыл хуҗа­лыгы бүлеге җитәкчесе, Әлшәй районы хакимия­тенең беренче урынбасары Данир Әхмәдишин. — Бу мәсьә­ләдә борчылырга урын юк, чөнки бөртекле­ләр орлыгы район буенча җиткелекле. Аның 8 мең тоннасы тулысынча эшкәр­тү үтте. Бөртеклеләрнең элита орлыгы 300 тонна тәшкил итә. Сызма техник культуралар игүче авыл хуҗа­лыгы предприя­тие­ләре шикәр чөгендере, кукуруз һәм көнбагыш орлыгын китерү буенча тәэми­натчы оешмалар белән килешү­ләр төзеде. Хуҗа­лык­ларда минераль ашлама, үсемлек­ләрне саклау препаратлары туплау да дәвам итә. Ягулык-майлау материаллары кайтару буенча рай­он­ның барлык эре предприятиеләре һәм 18 крес­тьян-фермер хуҗа­лыгы Раевка нефть материаллары базасы белән килешү төзеде. Бер сүз белән әйткәндә, район игенче­ләре кыр эшләрен башлап җибәрергә бүген­нән әзер.

Слесарь Илмир Хәбетдинов  һәм эретеп ябыштыручы Руслан Хөсәенов.Слесарь Илмир Хәбетдинов һәм эретеп ябыштыручы Руслан Хөсәенов.Районның эре хуҗа­лыкларының берсе санал­ган “Саламат” турында да шулай ук әйтергә мөм­кин. Шунысы үзенчә­лекле, быелгы басу эшләрен ул крестьян-фермер хуҗа­лыгы статусында каршылый. Исем алыштыру мәсьә­ләсенең язгы чорда крестьянга әллә ни зур әһәмияте юк, әлбәттә. Чәч­ми калсаң, җир каргар, дигән әйтем дә шуннан чыга. Районның чәчүлек­ләр структурасыннан күре­нүенчә, “Саламат”та бөр­теклеләрне быел 2260 гектарда игү каралган. Шуның 1622 гектарын сабанашлык бөртеклеләр тәшкил итә. Бодайны — 900, арпа һәм солыны 300әр гектарда үстермәкчеләр. Бер сүз белән әйткәндә, мәй­дан-нар зур гына. Басу эш­ләрен башкарып чыгарга техника җиткелекле монда. Төрле маркадагы 10 трак­тор исәпләнә. Алар арасында төп таяныч булып тәҗрибәле механизаторлар Илдус Шиһапов һәм Илнур Йомагуҗин идарә иткән куәтле Т-150 һәм К-700 тракторлары тора. Өч чәчү агрегаты әзерләнгән, монда инде җитеште­рүчәнлеге югары заманча чәчү комплексына зур өметләр баглана.
“Саламат” җитәкчесе Әнвәр Зәйнуллин хуҗа­лыкның язгы кыр эшләренә әзерлеген “уртача” дәрә­җәдә дип бәһалады. Ни өчен дигәндә, техника шактый искергән, яңасын сатып алырга финанс мөм­кин­лекләре чикле. Шуңа да карамастан, запас часть­лар кайтарылгач, техника ремонтланган, файдалану вакыты үткән тракторлар да яңартылып, сафка бастырылган. Җи­тәкче авыл хуҗалыгы машиналарын, туфрак эш­кәртү агрегатларын, тагылма инвентарьны әзерләүгә зур өлеш керткән белгеч­ләр арасыннан Тәбрис Рәхмәтуллин, механизатор Филүс Йомагуҗин, слесарь Илмир Хәбетдинов, эретеп ябыштыручы Руслан Хө­сәенов исемнәрен атады.
“Саламат”ның үзәге Трунтаиш авылы электән үзенең игенчеләре белән дан тоткан. Биш авылны берләштергән хуҗалык механизаторлары быел да язгы басуда сынатмас, дигән ышаныч бар, әл­бәт­тә.

Кире күчергәБасып чыгарырга