Кызыл таң » --- » 12-08-2017: Башкортстан балына җитәме соң!

Башкортстан балына җитәме соң!

Умартачы Ринат Зиннәтуллин һәм аның  ярдәмчесе Илмир  Курлович.Умартачы Ринат Зиннәтуллин һәм аның ярдәмчесе Илмир Курлович.Республикабыз татлы продукция җитештерү буенча Русиядә лидерлар исемлегендә.

Соңгы мәгълүматлар буенча, республиканың барлык төр хуҗалыкларында ел башына 356 мең бал корты гаиләсе теркәлгән. Гомум күләмнең 4 проценты, ягъни 14 меңе – авыл хуҗалыгы предприятиеләренә карый. Әлеге өлешнең 12 проценты — фермерларда, калган 84 проценты — шәхси ихаталарда.


Республика умартачыларының даны Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә таралган. Ике яклы хезмәттәшлек кысаларында Башкортстан шифалы табигый хәзинәне башка илләргә дә күпләп озата башлады. Сәүдә мөнә­сәбәтләренең географиясе киңәя. Хәзер Башкортстан балының ни дәрәҗәдә югары сыйфатлы һәм тәмле булуын дистәдән артык дәүләттә беләләр. Күптән түгел, мәсәлән, Индонезия Респуб­ликасының Көнбатыш Ява провинциясе делегациясе, Башкортстанга эш сәфәре белән килгәч, авыл хуҗалыгы тармагындагы казанышлар белән танышканда Башкортстан балы турында аерым кызыксынды. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның уникаль табигый хәзинәбез белән таныштыруы бу провинция губернаторын битараф калдырмады.
Умартачылык казанышлары гомумән, Русия күләмендә бал һәм бал продукциясен дөнья базарына тәкъдим итәргә мөмкинлек бирде. Әйтергә кирәк, Башкортстанның халыкара дәрәҗәдәге чараны үткәрүгә дәгъва итүе дә очраклы түгел. Республика 2021 елда умартачыларның халыкара “Апимондия” конгрессын үткәрү хокукын алу өчен көрәшә. Ул быел көз айларында Төркиядә узачак форумда хәл ителәчәк. Шунысы да игътибарга лаек, Русия умартачылар ассоциациясе рәисе Арнольд Бутов соңгы елларда Башкорт­станның дөньякүләм мәртәбәле чараны үзендә үткәрү хокукы алу ихтималлыгы зур булуын берничә тапкыр белдерде. Әгәр Башкортстан әлеге ышанычны яулый калса, респуб­ликабызның бал һәм бал продукциясе бик күп илләрнең игътибарын җәлеп итәчәк. Ихтимал, әлеге юнәлештә Башкортстанга ин­вестицияләр күләме дә артыр, дигән ышаныч бар.
— Русиядә бал җитештерү буенча Башкортстан өлеше 9 процентка җитә, ә федераль округта ул — 24 процент. Узган елда 11 мең тонна, ягъни һәр умартага уртача 31 килограмм бал җитеш­терелде. Республикада әлеге тармакны үстерү өчен, табигый шартлар белән беррәттән, дәүләт ярдәме дә яхшы. Башкортстан — табигый бал бирүче үсемлекләр дөньясына бай төбәк. Умартачылыкны үстерү буенча республика парламенты кабул иткән законнар нәтиҗәле эшли. Шул ук вакытта, төп бурыч — Башкортстан җирлегендә гасырлар дәвамында формалашкан үзебезнең бал кортлары токымын саклап калу, аларны үрчетү, — диде Умартачылык һәм апитерапия буенча Башкортстан фәнни-тикшеренү үзәгенең генеральный директоры Әмир Ишемгулов.
Чакмагыш районының Иске Бәшир авылыннан Ринат Зин­нәтуллин — яшьлектә сайлаган умартачы һөнәренә 30 елдан артык тугры калган. Мәктәп тәмамлау белән Михайловка һөнәрчелек училищесына укырга керә. Беркемнең үгет-нәсыйхәтенә карамыйча, умартачы һөнәрен үзләштерә. Аны тәмамлау белән районның Фрунзе исемендәге колхозына эшкә кайта. Үз һөнәренә бирелгән яшь белгечне умарталыкка тәгаенлиләр. Җи­тәкчеләр алышынып, дөньялар үзгәреп киткәч, хуҗалыкта әлеге тармакка игътибар кими. Әмма Ринат Хәниф улы зур хезмәт һәм көч түгеп тергезелгән умартачылыкның таралуына юл куярга теләми.
— Колхозда баш умартачы булып Фәрит абый эшли иде. Бал кортларын тәрбияләргә генә түгел, алар белән ни рәвешле аралашырга кирәк икәнен остазымнан өйрәндем. Хәзер үземне бал кортлары белән бер гаиләдә яшәгән кебек тоям. Бал кортлары да чисталыкны, төгәллекне ярата. Уңганлыклары белән көчле, — ди Ринат Зиннәтуллин.
Ринатның картәтисе дә заманында тирә-якта кешеләргә фә­һемле киңәшләр бирүче бал бабай булган. Димәк, бу шөгыль нәселдән дә килә. Хәзер Зиннәтуллин шәхси предприятие статусы алуга ирешкән. Әмма, ничек кенә булмасын, тармакның үсеше, табышлылыгы умарта­чының үзеннән тора. Ринатның бу мәсьәләдә омтылышлары да, тырышлыгы да ныклы. Хәзер һөнәр серләренә башкалада яшәүче улы Алмазны, кызы Регинаны өйрәтә. Алар ял җитүен көтеп алалар, ашкынып әтиләре янына умарталыкка киләләр. Ринат күптән түгел үзенә яңа ярдәмче тапкан. Училищеда тракторчы һөнәрен үзләштерүче Илмир Курловичның күптән умартачылык серләренә төшенәсе килеп йөргән икән. Ринат абыйсы аны җәйгә үзе янына эшкә чакыра.
— Безне дә шулай тәрбия­ләделәр. Эшләгәне минем өчен булса, өйрәнүе — үзе өчен. Әйт­кәндәй, биредә яңа һөнәр серләрен үзләштергән байтак егетләрнең күбесе хәзер фермер хуҗалыгында умарта тота, — ди Ринат Зиннәтуллин.
Шәхси предприятиедә быел умарталар саны 150 баштан артмый. Әлбәттә, монысы да аз түгел. Аны, билгеле, арттырып та булыр. Ләкин Ринат Хәниф улын башка мәсьәлә борчый: Башкортстанга чит төбәкләрдән чит бал корт­ларының контрольсез кертелүе киләчәктә үзебездәге нечкә биллеләренең кимүенә китерүе ихтимал. Әйтергә кирәк, әлеге проблема — республиканың умартачылык тармагы алдында торган мөһим мәсьәләләрнең берсе.

Кире күчергәБасып чыгарырга