Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

Алда гомер бардыр барын, сагындыра узганы...

Алда гомер бардыр барын, сагындыра узганы... Рәсемдә: Резеда Зыятдинова (беренче рәттә, сулдан) якыннары белән. Фото гаилә архивыннан.Ир-егетнең йөрәгендә иярләгән ат ятар, диләр. Хатын-кызда да бар ул. Тик җилләр белән ярышка чыккан чаптар түгел, ә калын камытлы, кайчан – дилбегә, кайчан чыбыркы , кайчан йөгән кирәклеген белүче зирәк, ышанычлы ат. Гомер юлына нәфис тояклары белән керт-керт басып, көяз генә килеп чыкса, еллар узу белән аның аның арбасына төрле йөкләр өелә, мең төрле хәстәр төялә. Юлга аркылы яткан киртәләре, тынга капланган усал җилләре дә бар әле. Кемгә – юлның озынын үтәсе, кемгә кыскарагын. Әмма, мотлак, башны – текә тотып, дуганы – кыйшатмыйча, бәкәлне – какшатмыйча. Кушнаренко районының Карача-Елга авылында яшәүче иң күркәм шәхесләрнең берсе булган укытучы Резеда Зыятдинованы шундый затлы кавемнән булуы өчен хөрмәт итәләр.
07.03.2017 (№ 27 (25031)): Төрлесеннән

Март

Март Календарьда – март. Яз әле үз көченә кермәгән, шуңа да борынгылар бу айны “яз иртәсе” дип йөрт­кән. Мартта кар эри башлый, димәк, яңа ел да шул миз­гел­дән башлана дип санаган алар. Әй­тик, яһүдләр, мисырлылар, борынгы греклар һәм римлыларда, шул исәптән, Русиядә дә XV гасыр башына кадәр ел март аеннан башланган. Иван III реформасыннан соң, ел башы сентябрьгә, ә 1699 елда Петр I әмере буенча ул гыйнварга күчкән.

Язның беренче аена исемне, тыныч хезмәтне яклаучы сугыш алласы Марс хөрмәтенә, римлылар кушкан. Русиядә бу айны “сухий”, “березозол”, “грачник”, “протальник” дип тә йөрткәннәр.

Мартта кояш 109 сәгать яктырта, көн белән төн тиңләшә. Һава температурасы уртача -5, +2 градус булучан. Айның тәүге көннәре, гадәттә, салкынча тора, хәтта 8-15 мартта бураннар да була. “Март бураннары” дигән төшенчә әнә шуннан килә. Ә менә 18 марттан көн “сындыра” башлый.

02.03.2017 (№ 25 (25029)): Төрлесеннән

“Барыгызга да рәхмәтлемен!”

“Барыгызга да рәхмәтлемен!” Ирек Ризванов “Башкортостанстат”та 40 елдан артык хезмәт сала.

Бүгенге көндә дөньяда кыйммәтләр кискен үзгәрүчән. Берәүләр имин тормышны — нефтькә бәяләр, икенчеләр азык-төлек хаклары белән бәйли. Шул ук вакытта, кеше капиталы үзенең кыйммәтен беркайчан да югалтмый. Иосиф Сталинның 1935 елда әйткән “Кадрлар барын да хәл итә”, “Төп капитал ул — кешеләр” дигән фикерләре бүгенге көнгә дә туры килә. Үз эшен белеп, яратып, җиренә җиткереп башкаручылар тормышта да максатына ирешә, җәмгыятькә файда китерә. “Башкортостанстат”та 40 елдан артык хезмәт салучы, СССР Югары Советы Президиумының Почет грамотасы иясе, статистика алдынгысы, Башкортстан Рес­публикасының атказанган икътисадчысы, иң мөһиме, мәрхә­мәтле кеше Ирек Ризванов та шундыйларның берсе. Дөнья­га сәламәтлеге йомшак булып туса да, үз алдына куйган барлык максатларга да ирешкән. Ул яшәү көче каян ала? Аның тормыш девизы нинди? Юбилярга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

14.02.2017 (№ 18 (25022)): Төрлесеннән

“Йөрәгеңне кешеләргә бир, ә намусыңны үзеңә калдыр...”

“Йөрәгеңне кешеләргә бир,  ә намусыңны үзеңә калдыр...” Журналист Гөлнара Гыйлемханованың тормыш девизы шундый.

“Кызыл таң”ның Краснокама, Тәтешле, Яңавыл районнары, Нефтекама шәһәре буенча үз хәбәрчесе Гөлнара Гыйлемханова ихлас күңелле булуы белән аерылып тора. Аның мәкаләләрен башка беркемнеке белән дә бутап булмый. Гөлнара — аңлаешлы һәм җиңел тел белән яза, башлыча тормышчан темаларга мөрәҗәгать итә.

Гөлнара, талантлы журналист булудан тыш, тагын бик күп күркәм сыйфатларга ия: буш вакытларында повесть-хикәяләр, шигырьләр яза, туган як чишмәләре турындагы китабына материаллар туплый, җәмәгать эшләренең уртасында кайный, туган телебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклау максатында төрле чаралар үткәрә, гаиләсенә дә тиешле вакыт бүлә. Барысына да ничек өлгерә? Каян үзенә шулкадәр көч-куәт ала? Сезне Гөлнара Гыйлемханованың күңел дөньясы белән тагын да якыннанрак таныштырабыз.

28.01.2017 (№ 11 (25015)): Төрлесеннән

Үз илеңдә ямьле икән бәрәңге бакчасы да!

Үз илеңдә ямьле икән бәрәңге бакчасы да! Чит кыйтгаларны күпме генә мактасак та, туган төяккә җитми.

Без юлда! Очкычыбыз Казан халыкара аэропортыннан Тунисның Джерба утравына юл тотты. Ун мең метр биеклеккә күтәрелеп, биш сәгатьтән артык очканнан соң, Италиянең Сицилия утравын узуга, ул түбәнәя башлады. Аста зәп-зәңгәр киңлек – Урта диңгез җәелеп ята! Менә пальмалар, минераль сулы чишмәләр, җылы диңгезнең аксыл чиста комы белән меңләгән туристны җәлеп итүче Джерба утравы! Бу яшеллеккә күмелгән субтропик климатлы курортта көндез 38 градус эссе булган икән, без мунчага килеп кергәндәй булдык. Таможня аша үтеп, безне көтеп торган салкынча автобуска кереп утырганда, караңгы төшә иде инде. Ярты сәгатьтән отельдә чемоданнарыбызны калдырдык. Безгә кичке ашка керергә тәкъдим иттеләр.

17.01.2017 (№ 6 (25010)): Төрлесеннән









Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

36 (25040)

от 28 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»