Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Бер авылдан — сигез язучы

28.04: Бер авылдан — сигез язучы

Бер авылдан — сигез язучыШушы көннәрдә Стәрлебаш районының Тәтер-Арслан авылында шаулап-гөрләп Әдәбият елына багышланган кичә узды. Кичәне оештыруга Стәрлебаш район мәдәният йортының баш методисты Зөлфия Гыйззетдинова, клуб мөдире Нәсимә Усманова, үзешчән композитор Гүзәлия Макашева, китапханә хезмәткәре Нурия Бакирова әйтеп бетергесез күп көч салган.

Бүлмәләрдә — пөхтәлек, тәртип. Стендларда Бөек Ватан сугышы яугирләренең дә, яхшы укучы мәктәп балаларының да сурәтләре урын алган. Шушы авылдан чыккан, исемнәре шактый яңгырашлы сигез язучы-шагыйрьләрнең дә фотосурәтләре, китаплары куелган. Аларның берсе — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Акмулла исемендәге премия лауреаты Рәфгать Рысаев. “Күкләрдән йөгергәндә” шигырьләр җыентыгы авторы Фәнирә Ибраһимова үзенең 150 биттән торган китабын яттан белүе белән халыкны таң калдырды. Әнвәр Әхмәтҗанов, Нәгыйм Ярмөхәммәтов, Фәрит Ибраһимов бүгенге көндә арабызда юк, аларны аягүрә басып искә алдык, шигырьләрен тыңладык. Моннан тыш, Гаяз Үләев, Фәридә Садриеваның һәм дә шушы юллар авторының да китапларын куйганнар иде. Кичә барышында үзешчән композитор Гүзәлия Макашева белән моңлы тавышлы Гөлфия Арсланова аларның сүзләренә язылган җырларны башкарды. Мәктәп балалары матур концерт номерлары белән сөендерде.
Әйткәндәй, районыбызның Акмулла фонды тарафыннан чыгарылган ике томлык “Язма гөл чәчәкләре” дигән китапка илледән артык язучы һәм шагыйрьнең исеме кергән. Бер районда шушы кадәр иҗат кешесенең булуы шатлыклы хәл.

Гаян Арсланов





Басып чыгарырга



“Һава еланнарын” бергәләп очырыйк!
Вчера, 15:07 :: Төрлесеннән
“Һава еланнарын” бергәләп очырыйк!
“Доктор” Тимофей
Вчера, 00:00 :: Төрлесеннән
“Доктор” Тимофей
“Китап” исемле тылсым
14-06-2018 :: Төрлесеннән
“Китап” исемле тылсым
Уфада яңа арт-объект куелды
11-06-2018 :: Төрлесеннән
Уфада яңа арт-объект куелды
Ашарга … дроннар ташыячак
7-06-2018 :: Төрлесеннән
Ашарга … дроннар ташыячак
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»