Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Шигъри тамчылар

12.04: Шигъри тамчылар

Шигъри тамчыларАларның әдәбиятта шифалы ләйсән яңгыр булып явачаклары алда әле.

Интернет, телевидение хакимлек иткән заманда шигърият белән кызыксынучылар аз, диләр. Бу фикер белән мин килешеп бетмим... Һәркем рухи азыкка мохтаҗ. Йөрәкләргә үтеп керерлек фәһемле шигырьләр игътибардан читтә калмый.


Һәвәскәр шагыйрьләрнең иҗатын популярлаштыру максатында Благовар һәм Чишмә районнарында үткәрелә башлаган районара каләм тибрәтүчеләр проектын Бүздәк районы кабул итте. Район мәдәният йортында “Шигьри тамчылар” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Шалтыратып чакыргач, мин дә, туган ягыма ашкынып кайтып төштем.
— Чараны халык көтеп алды, — ди оештыручы, район китапханәсе директоры Зөлфия Вәлиуллина.
Чынлап та, тамаша залында буш урын юк иде. Бүздәк районыннан чыккан иҗат әһелләре белән горурлана идем. Ә кичәдә миңа алар белән якыннан танышу, тәҗрибә уртаклашу бәхете тиде. Шигърият бәйрәменә Благовар районыннан килгән “Каләмдәшләр” әдәби түгәрәге вәкилләре Рәхилә Биглова, Сәрия Гафарова, Нурлан Ганиев, Өммегөлсем Шәрәфетдинова, Фиюзә Бурангулова, Әнисә Имаева, Илмира Токбулатова һәм Флүр Әбдрәкыйпов белән Бүздәк иҗатчылары тыгыз бәйләнештә эшли.
Чара Регина Шәйхәйдәрова җитәкчелегендәге “Өмет” халык бию ансамбле чыгышы белән күтәренке рухта башланып китте. Ирек Сакаев сүзләренә иҗат ителгән Гүзәл Әхмәтова башкаруындагы “Бүздәгем чияләре” җырына һәммәсе кушылып җырлашып утырды. Алып баручылар, Гөлнара Хәбирова белән Нурлан Ганиев бәрәкәтле Бүздәк җирендә каләм тибрәтүчеләрне сәламләп, кичәне ачып җибәрде. Бүздәк районының төрле авылларында туып-үсеп, иҗат итүче 9 кеше чакырылган иде. Алар: Ирек Сакаев, Фәнирә Мансапова, Асия Сакаева, Гамилә Мәсәлимова, Фларит Сәйфетдинов, Марат Моратов, Рәйсә Якупова, Нур Ахунов һәм Элина Исхакова.
Оештыручылар тарафыннан әзерләнгән махсус видеороликлар иҗатчылар турында тамашачыларга тулырак мәгълүмат алырга ярдәм итте. Алып баручылар килгән кунакларга һәр шагыйрьнең 4 шигырен күңелләргә үтеп керерлек осталык белән укып ишеттерде. Мәхәббәт, балачак, туган як, табигать, ана, гаделсезлек, яшәү мәгънәсе, яшьлек, бәхет турында берсеннән-берсе тирән мәгънәле шигъри юллар яңгыраганда тамаша залында хәтта тын алган тавыш та ишетелмәде. Һәр шигырьне игътибар белән тыңлап утырганнан соң, көчле алкышлар яңгырады. Зал тулы шигърият сөючеләр булуы сокландырды. Җылы хис-тойгыларга күмелгән бәйрәм сәхнәсеннән шигъри әсәрләр белән бергә җыр-моң агылды. Популяр җырчылар Гүзәл Әхмәтова, Эльмир һәм Гөлназ Газизуллиннар, Илдар Шәрипов, Резеда Бүләкова, Ришат Галиханов һәм Бүздәкнең яшь җырчысы Айнур Кинҗикәев башкаруындагы җырларның күпчелеге кичәгә килгән иҗатчылар сүзләренә язылган иде. Чара ахырында һәр шагыйрьгә чәчәк гөлләмәләре бүләк иттеләр. Киләчәктә дә шундый күркәм бәйрәмнәр үткәрү йоласын сакларга кирәк дигән ният белдерде бәйрәмне оештыручылар.

Элина КӘЛИМУЛЛИНА.
Бүздәк районы.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Чыгарылыш кичәсенә ... табутта
20-04-2018 :: Төрлесеннән
Чыгарылыш кичәсенә ... табутта
90 берни түгел!
20-04-2018 :: Төрлесеннән
90 берни түгел!








Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»