Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Матбугаттагы көнүзәк проблемалар тикшерелде

13.04: Матбугаттагы көнүзәк проблемалар тикшерелде

Матбугаттагы  көнүзәк проблемалар  тикшерелде5 апрельдә “Кызыл таң” нәшрияты Башкортстан дәүләт университетының журналистика кафедрасы белән берлектә “Кеше капиталын формалаштыруда гавәмкү­ләм мәгълүмат чараларының урыны” дип аталган Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясен уздырды. Аңа танылган галимнәр, матбугат җитәкчеләре һәм белгечләре чакырылган иде. Чара “Кызыл таң” гәзите чыга башлауга 100 ел тулуга багышланды. Аны БДУның башкорт филологиясе һәм журналистика факультеты деканы, профессор Риф Әхмәдиев һәм “Кызыл таң” нәшрияты директоры-баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Фаил Фәтхетдинов ачтылар.

Республиканың барлык дәүләт басмаларын берләштерүче “Республика Башкортостан” нәшрият йорты җи­тәкчесе, социология фәннәре кандидаты Венера Хәкимова Башкортстан матбугатының бүгенге хәле, бу өлкәдәге дәүләт сәясәте турында хәбәр итте, тиражлар кимүнең сә­бәпләрен ачыклап үтте.
“Кызыл таң” гәзитенең җаваплы секретаре, филология фәннәре кандидаты, республика Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исе­мендәге лауреаты Илдар Фазлетдинов та соңгы ун елда гәзитне алдыручылар саны икеләтә кимүен билгеләде. Шул ук вакытта гәзитнең интернет-сайты белән кызыксыну айдан-айга арта. “Димәк, без, элекке эш алымнарыннан баш тартып, Интернет челтәребезне киңәйтергә, үз радио-телевидениебезне булдырырга тиешбез. Ә моның өчен, беренче чиратта, дәүләт ярдәме кирәк. Бүгенге шартларда медиакиңлектә шулай гына сакланып калып була”, – дип ассызыклады ул.
Иң кызыклы чыгыш Уфа дәүләт авиация техник университеты профессоры, социология фәннәре докторы Равил Насыйбуллинныкы булды. Ул үзләрен саклау өчен матбугат чараларының төрле юллар эзләргә мәҗбүр булуын саннар белән раслады. Галим фикеренчә, Башкортстандагы район гәзитләренең төп эчтәлеген реклама материаллары һәм игъланнар тәшкил итә. Мәгълүмати-аналитик язмаларга нибары 30 процент урын кала икән. Бу исә укучыларда гәзитләргә карата кызыксыну кимүенә китерә. Шул ук вакытта республикада Интернет белән файдаланучылар елдан-ел артса да, глобаль челтәрдә урнаштырылган мәгълү­матларга ышанучылар кимегәннән-кими бара икән. Халыкны объектив мәгълүматтан читләштермәс өчен дәүләт матбугатны беркайчан да үз ярдәменнән читтә калдырмаска тиеш, дип билгеләде Равил Насыйбуллин.
БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, профессор Алмас Шәйхулов белән М. Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Илшат Насый­пов­ның чыгышлары әлеге уку йортларының “Кызыл таң” гәзите белән бәйләнешләрен анализлауга багышланды. БДУның Стәрлетамак филиалындагы татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире, доцент Илсур Мансуров исә үз чыгышында “Кызыл таң” битләрендә чит ил татарлары тормышы яктыртылу мәсьә­ләсенә тукталды. Гыйльми җыенны оештыручыларның берсе, БДУның журналистика кафедрасы мөдире, доцент Рәшидә Мәһәдиева тыңлаучы­ларны Башкортстанда татар яшьләр матбугатының барлыкка килү тарихы белән таныштырды. “Кызыл таң” хезмәткәре, журналист Рәзилә Низамованың чыгышы татар телендәге беренче матбугат басмаларының халыкның аң үсешенә йогынтысын тикшерүгә багышланды.
Конференция эшлекле шартларда үтеп, Башкортстандагы татар матбугатының үткәненә байкау ясарга, бүгенге проблемаларын барлауга һәм киләчәк үсеш юлларын билгеләүгә зур өлеш кертте.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Чыгарылыш кичәсенә ... табутта
20-04-2018 :: Төрлесеннән
Чыгарылыш кичәсенә ... табутта
90 берни түгел!
20-04-2018 :: Төрлесеннән
90 берни түгел!
Шигъри тамчылар
12-04-2018 :: Төрлесеннән
Шигъри тамчылар








Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»