Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Сыйфатлы төзелеш материаллары — яхшы ремонтның нигезе

17.04: Сыйфатлы төзелеш материаллары — яхшы ремонтның нигезе

Сыйфатлы төзелеш  материаллары — яхшы ремонтның нигезеЙорт төзү, ремонтлау — бик катлаулы һәм күп көч таләп итүче җитди, зур эш. Төзелеш барышында даими рәвештә теге яки бу материалларны сатып алырга туры килә. Бүген төзелеш базары барлык кирәкле товарларга да бай. Аларны тулы ассортиментлы зур кибетләрдән сатып алу уңайлырак.

Стәрлетамак шәһәрендә урнашкан “Теплоизоляция үзәге” кибете төзелеш өчен тәгаенләнгән материаллар сату белән шөгыльләнүче оешма. Биредә коры катнашмаларны (ябыштыргыч җилем, шпаклевка, штукатурка), кирпеч, агач материалларын (такта, борыс), металл прокатлау материалларын (арматура, профильләнгән торбалар һ.б.), югары сыйфатлы базальт һәм минераль җылыткычларны һәм башка бик күп төрле товарларны күмәртәләп тә, ваклап та сатып алырга була. Оешманың эшчәнлеге, төзелеш материаллары турында аның җитәкчесе Вадим Искәндәров белән сөйләштек.


— Вадим Венирович, “Теплоизоляция үзәге” кибетендә нинди эшләр алып барыла?
— Теге яки бу материалны сайлаганда клиентларыбызны кызыксындырган товар хакында һәрвакыт тулы мәгълүмат бирәбез. Күмәртәләп сатып алган чакта материалларны илтеп бирү каралган. Үзаллы ремонт яисә төзелеш эшләрен башлаганнарга да, тәҗрибәле төзелеш компанияләре өчен дә бездә уңайлы шартлар тудырылган. Клиентларыбыз канәгать булу — безнең бурычыбыз. Кибеттә төзелешкә бәйле һәр нәрсә турында сез тәфсилле консультация ала аласыз. Мәсәлән, сезгә базальт һәм минераль мамыкның сыйфаты, йорт төзегәндә аны куллану үзенчәлекләре хакында безнең белгечләр аңлатып бирергә гел әзер.

— Агач йорт төзегән очракта ни рәвешле сыйфатлы вагонка, борыс, такталар сатып алырга?
— Бу очракта йортны төзиячәк белгеч хезмәте белән файдаланырга кирәк. Кибеткә аның белән бергә килеп, ул сезгә үзе эшләячәк материалларның тиешле сыйфатлысын сайлап алырга ярдәм итә ала. “Киңәшле эш таркалмас”, — дигән безнең ата-бабаларыбыз. Чынлап та, төзелеш өлкәсендә дә киңәшләшеп эшләгән чакта артык чыгымнарсыз, вакытны юкка сарыф итми йорт төзеп, сыйфатлы ремонт эшләп була.

— Төзелеш материалларын кайчан сатып алырга кирәк?
— Кайсыбер материалларны төзелеш алдыннан ук, ә кайсыберләрен төзи башлаганда алып кую хәерле. Конструкцион материалларны (стеналар, түбә эшләнмәләрен, тимер-бетоннарны, теплоизоляция материалларын) сезонлы ташламалар белән арзан хакка алып була. Декабрь һәм гыйнвар — сатып алу өчен иң отышлы вакыт. Ә май һәм июнь — төзелеш материалларына хакларның иң югары чоры. Заказлар тотрыкланып тору сәбәпле, җәен чират булырга, ассортимент тулы булмаска мөмкин. Кыш айларында төзелеш материалларын 10-20 процентка арзанрак хакка сатып алып, ә китереп һәм бушатып бирү хезмәтен 10-15 процентка арзанрак хакка эшләтеп була. Сакчыллык өчен күрше участоклардагы төзүчеләр белән сөйләшеп, заказ бирелгән материалларны бер машинага төятеп китерергә мөмкин.

— Төзелеш материалларын сатып алучыга нәрсәне белергә кирәк?
— Материаллар алганда кибеттә кулланучыга товарның җитеш­терүчесе хакында бөтен мәгълүмат та билгеле булырга тиеш. Юридик адресы, товарның тышкы йөзе, маркасы, төре, үлчәме, сорты турында, шулай ук товарны китереп бирүнең ысуллары, вакыты, шартлары хакында; комплект белән тәкъдим ителгән төзелеш материалларын сатып алганда (бакча йортлары, хуҗалык төзелешләре һ.б.) кулланучыга комплектка кергән корылмаларның исемнәре, исәбе, аларны эшкәртү ысуллары турында тулы мәгълүмат бирелергә тиеш.

— Сез йортларны җылыту өчен тәгаенләнгән материаллар да тәкъдим итәсез.
— Әйе. Тышкы яктан да, эчке яктан да җылыту өчен махсус материаллар каралган. Аларның һәрберсенең, тышкы факторларга карата ныклыгын, чыдамлыгын билгеләүче, файдалану сыйфаты бар. Универсаль җылыткычлар юк. Аларның һәрберсе билгеле бер шартлар өчен тәгаенләнгән була. Мәсәлән, нигезне җылытыр өчен полимер, пенопласт, экструзия һәм башка җылыткычлар белән файдалану яхшырак. Күпчелек очракларда материал сайлаганда без төзелеш мате­риалларының җылы­лыкка каршы торуына игътибар итмичә, бары тик кешедән күреп сатып алабыз. Алгач әйтелә торган сүзләр­нең иң танылганнары: “күршенеке кебек”, “элеккечә”, “калын катламлы” һәм иң еш очрый торганы “әйбәт булырга тиеш”. Йортның нинди ысул белән җылытылуы һәр йорт хуҗасының үз эше. Әмма кышын йортта салкын, ә җәен эссе булмасын өчен йорт стеналары аша һава үткәрелү дәрәҗәсен ачыкларга кирәк. Аны ничек аңларга һәм бу белемнәр ни рәвешле ярдәм итәчәк дигән сорауларга җавапны безнең кибеттә табарга мөмкин.
Әгәр йортның 4 төп өлешенең (нигез, стеналар, түбә, тәрәзәләр) берсе дә җылытылмаган булса, йорт бөтенләй җылынмаган дигән сүз. Йорт эчендәге җылылыкның 15-20 проценты тәрәзә-ишекләрдән; 20-25 проценты тышкы стеналардан; 10-15 проценты нигездән, идәннәрдән; 30-35 проценты түбәдән һәм түшәмнән чыгып бетә.

— Безнең гәзит укучылары­бызның күбесе авыл җирендә агач йортларда яши. Ә менә агач йортларны нинди материал белән җылыту яхшырак?
— Агач йортның стеналарын тышкы яктан пенопласт белән җылытырга киңәш итмәс идек. Чөнки, беренчедән, пенопласт йорт эчендә булган парны чыгара алмый һәм ул стенаның тышкы ягына җыелып барып, йортның бүрәнәләрен черетергә мөмкин. Икенчедән, пенопласт белән тышланган йортта һава алмашынуы начар. Нәтиҗәдә, агач йортта яшәүнең мөһим бер өстенлеге — стеналар аша һава үтүе туктый. Йортта гел тынчу һава хөкем сөрә башлый. Шул чакта ышанычлы вентиляция системасын хәстәрләп куярга кирәк. Борыстан төзелгән йортның агачы һава үткәрүгә булышлык итә. Яшәеш өчен бу бик мөһим. Шуңа күрә агач йортны җылытканда базальт мамыгына өстенлек бирү урынлы. Аның хакы да пенопластка караганда арзанрак.

— Йортның җылыткычы калын булса, хакы ике мәртәбә кыйммәтрәк була дигән фикер бар. Бу дөресме?
— Күпләр шулай дип ялгыша. Бу дөрес түгел. Безгә бик еш очракларда базальт яисә полимер җылыткыч файдаланып, йортларын 50 мм калынлыкта җылытырга дип мөрәҗәгать итәләр. Без 100 мм калынлыкта җылытырга кирәк дип киңәш биргәндә, клиентларыбыз ул җылыту ике мәртәбә кыйммәтрәккә төшә дип уйлый. Ә чынында 100 мм калынлыктагы җылыткыч түшәүнең гомум хакы 9-10 процентка гына югарырак булып чыга. Җылыткыч калынлыгында акчаны экономияләргә кирәкми. Безнең климатта йортларга 100-200 мм калынлыктагы җылыткычлар кирәк.
“Теплоизоляция үзәге” кибетендә үз һөнәренә тугры, эшен яратып, намус белән башкаручы яшь белгечләр эшли. Һәр клиентка файдалы киңәшләрен бирә алар. Товарлар ассортиментын тагы да баету, хезмәт күрсәтү сервисын тагы да камилләштерү — бүгенге көндә аларның төп максаты.

Элина ИСХАКОВА.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Торналар кайтты!!!
Сегодня, 10:57 :: Төрлесеннән
Торналар кайтты!!!
Чыгарылыш кичәсенә ... табутта
20-04-2018 :: Төрлесеннән
Чыгарылыш кичәсенә ... табутта
90 берни түгел!
20-04-2018 :: Төрлесеннән
90 берни түгел!








Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»