Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Гигант кешеләр кайда яшәгән?

27.05: Гигант кешеләр кайда яшәгән?

Гигант кешеләр кайда яшәгән?Аларның табылган скелетлары я серле рәвештә югала, я яшерелә.

Галәмәт зур кеше скелетлары табылу һәм Җирдә баһадир гәүдәле кешеләр яшәгәнлеге турындагы мәгълүматлар Төньяк Америка континенты төбәкләре өчен хас.


Мәсәлән, 1856 елда берничә гәзиттә зур кеше скелетының череп беткән диярлек сөякләре табылу турында хәбәр басыла, шаһитлар аның буен 3,28 метр дип билгели. Аларны әлеге Вирджиния штатының көнбатышындагы Ист-Уилинг шәһәрчеге эш­челәре таба. Ләкин озакламый бу дәү кешенең калдыклары ялган дип табыла, чөнки бер гәзиттә әлеге скелетның баш сөягендә өч пуля табылган, дигән язма басылып чыга. Шул ук вакытта әлеге “пуля”ларның нинди ядрәләр булуы сурәтләп бирелми, бәлки әле алар кургаш яисә бакыр шарчыклар гына булгандыр. Әмма олы-олы сөякләр барыбер табылган бит, нигә төп игътибар нәкъ шуларга юнәлтелмә­гәндер, аңлашыл­мый.
Тагын бер дәү “голиаф”ның скелеты 1833 елда Калифорния штатындагы Ломпок ранчосында табыла. 3,6 метрлы скелетка солдатлар дары склады өчен чокыр казыганда юлыга. Бу табылдыкның тешләре ике рәт була, янында бик зур таш балталар аунап ята. Ләкин болар да, ни сәбәпледер, тиз арада шау-шу куптармыйча гына кире күмеп куела.
1911 елда Невада шта­тының Рино шәһәреннән 112 чакрым төньяк-көнчыгыштагы Лавлок мәгарәсендә гуано ашламасы чыгарган чакта җирән чәчле берничә дәү кешенең мумиягә әверелгән калдыкларына тап булалар, боларының буе 2 метрдан 2,5 метрга кадәр булган. Әлеге баһадирлар турында индеецларның шул төбәктә яшәгән пьюто кабиләсе риваятьләрендә дә телгә алына, алар әлеге озын буйлы кешеләрне “сите-ка” дип атаган булган. Ләкин тикшеренүчеләр бу юлы да ниндидер аңла­шылмаган сәбәпләр буенча әлеге табылдыкларга әллә ни әһәмият бирми, шуңа озакламый эшчеләр ул сөякләрнең күпчелеген чыгарып ташлый, бәхеткә, барысын да түгел. Лавлок гигантларының бер­сенең баш сөяге һәм тагын берничә сөяк бүген штатның Винне-мукка шәһәрендәге —Гумбольд музеенда, калганнары Риноның Тарих җәм­гыяте музеенда саклана.
Әмма Америка гигантла­рының иң гаҗәепләре 1880 елларда Пенсильвания штатының Брэдфорд округындагы Гайога-Пойнт тирәсендә табыла. Алар турында “Тыелган җир” китабында Роберт Лаймен менә нәрсәләр яза: “Штатның тарихчысы һәм элекке рухани, доктор Дж. П. Доунху профессорлар У. К. Морхед һәм А. Б. Скиннер белән берлектә индеецларның борынгы каберлекләрендә казыну эшләре алып барганда 68 кешенең скелетына тап булалар. Ул гигантларның уртача буе 7 фут (якынча 2,4 метр), кайберләре тагын да озынрак була. Берничәсенең баш сөягендә, бик камил булып формалашкан маңгайла­рыннан 2 дюйм (5 сантиметрдан күбрәк) өстәрәк сөяк үскән урыннар аермачык күренә, болары тумыштан ук булган мөгезләр урыныдыр, күрәсең. Табылдыкларның берничә үрнәге Америка тикшеренү музеена озатыла...”
Мөгезле баш сөякләре булган бу гигантларның скелетлары инде югалмас, ташланмас дип өметләнсәк тә, Джим Брендонның “Гайре табигый Америка” китабында язылганнарга ышансак, бу үрнәкләр белән нәрсә булып беткәнен музейда беркем дә белми. Ә бит алар, ул скелетлар, могҗизалы, гаҗәеп табылдык­ларның иң күренеклеләре буларак аерым урнаштырылырга тиеш иде. Хәер, америка­лыларның шуның ише бөтен нәрсәдән сер ясавы, халыктан һәм дөнья җәмәгатьчеле­геннән яшерүе бер дә сер түгел.

3,6 метрлы скелетка солдатлар дары склады өчен чокыр казыганда юлыга. Бу табылдыкның тешләре ике рәт була, янында бик зур таш балталар аунап ята. Ләкин болар да, ни сәбәпледер, тиз арада шау-шу куптармыйча гына кире күмеп куела.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Пассажирлар самолет көтә
Сегодня, 15:13 :: Төрлесеннән
Пассажирлар самолет көтә
Менә кайда күңелле!
Сегодня, 00:00 :: Төрлесеннән
Менә кайда күңелле!
Балага ташланган арысланны ни көтә?
Вчера, 10:35 :: Төрлесеннән
Балага ташланган арысланны ни көтә?
“Әрем чәчәк атканда...”
25-05-2017 :: Төрлесеннән
“Әрем чәчәк атканда...”
Иренең бурычларын түләгән...
23-05-2017 :: Төрлесеннән
Иренең бурычларын түләгән...
Җәй... ал төстә булмакчы
23-05-2017 :: Төрлесеннән
Җәй... ал төстә булмакчы








Новости русской версии сайта


Яңа номер

62 (25066)

от 30 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»