Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Батыршаның батыр егете

27.06: Батыршаның батыр егете

Батыршаның батыр егетеБүздәк районының Батырша-Кобау авылында туып-үскән Айдар Мөхәммәтҗановны республиканың икенче башкаласы дип йөртелүче Стәрлетамак шәһәрендә булдыклы җитәкче һәм ышанычлы төзүчеләрнең берсе буларак беләләр.


Айдар белән безне җыр-моңга һәм гармунга гашыйк булу дуслаштырды. Уфага терәлеп торучы Зубово авылында ул бердәнбер улы Марсель өчен бик зур өй һәм автосервис төзегән. Шактый таушалган машинам белән шул сервиска чираттагы сәфәремдә, күпләр “автодоктор” дип йөрткән Марсельне эзләп, өй эченә үттем. Компьютер артында бик мөлаем йөзле, яшь кенә ир-егет утыра. Быел Уфа нефть универ­сите­тының инженерлык факультетын тәмамлап, яңарак никах укыткан Марсель дәү гәүдәле, олы чырайлы булгангамы: “Сез Марсельнең туганымы?” — дип эндәштем аңа. “Мин Марсельнең әтисе”, дигәч, шаяртадыр бу, дип, бераз ышанмыйрак тордым. Стәр­летамакта яшәүче һәм эшләүче Айдар Уфага эш белән килгән икән. Сөйләшеп киттек. Сервант өстенә тезелгән гармуннарны күргәч, болар сувенирмы, әллә уйныйсызмы, дип кызыксындым. Айдар бик оста гармунчы икән. Беребез — баян, икенчебез гармун тартып, берничә көй уйнадык. “Балыкчы балыкчыны тиз таный” дигәндәй, безнең дуслык шулай башланды.
Гармунда уйнавы, моң­лы итеп җырлавы Айдарның мавыгуы гына. Ул үзе дә, улы Марсель кебек, инженер-механик белемле. Әмма бөтен гомерен төзелешкә багышлаган.
— Төзелеш — минем стихиям! — ди һәр яңа объектын тагын да матуррак, заманчарак итеп төзергә омтылучы Айдар Шакирҗан улы. Аның төзүче карьерасы 90нчы елларда туган районында ПМК-2 оешмасында башлана. Аннан соң күп еллар нефть белән бәйле Муравленко, Нягань шәһәр­ләрендәге төзелеш оешмаларында мастер, директор урынбасары буларак зур тәҗрибә туплый. Моннан төгәл 20 ел элек “Айра” дип аталган төзелеш предприятиесе ача. Себердә йортлар, юллар сала. 1998 елдан туган Башкортстанына кайтып, шул ук эшчәнлеген дәвам итә. Республикада ул эшләмәгән төбәк юктыр. Соңгы елларда аның бригадалары, башлыча, Стәр­ле­тамакта эшли. Бу көннәрдә Илнур Әхьямов җитәкләгән түбә ябучылар бригадасы 230 урынлык балалар бакчасында эш алып бара. Анда Рәшит Тимергалиев, абыйлы-энеле Алексей һәм Игорь Рудаковлар кебек осталар җәлеп ителгән.
— Әлегәчә без төзегән бер объект буенча да ризасызлык белдерүче булмады, — ди төзелештә нинди объектка да икеләнүсез тотынучы һәм һәр эшне тик “бишле”гә башкаручы Айдар Мөхәммәт­җанов.
Заман сулышын тоеп яши һәм эшли белүче шундый егете белән Бүздәк, һичшиксез, горурлана ала.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



“Әрем чәчәк атканда...”
Вчера, 00:00 :: Төрлесеннән
“Әрем чәчәк атканда...”
Иренең бурычларын түләгән...
23-05-2017 :: Төрлесеннән
Иренең бурычларын түләгән...
Җәй... ал төстә булмакчы
23-05-2017 :: Төрлесеннән
Җәй... ал төстә булмакчы
И, Казан, нурлы Казан!
23-05-2017 :: Төрлесеннән
И, Казан, нурлы Казан!
Поши белән бәрелешеп үлгән
19-05-2017 :: Төрлесеннән
Поши белән бәрелешеп үлгән
“Җиде кыз”  уңыш китерде
18-05-2017 :: Төрлесеннән
“Җиде кыз” уңыш китерде
Чын профессиональ төшерүче ул!
18-05-2017 :: Төрлесеннән
Чын профессиональ төшерүче ул!
Берәдәк этләргә көн бетте!
15-05-2017 :: Төрлесеннән
Берәдәк этләргә көн бетте!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»