Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Бәхет – туган җирдә бит ул!

30.06: Бәхет – туган җирдә бит ул!

Бәхет – туган җирдә бит ул!Күпләр бәхетне зәңгәр диңгезләр аръягында, сөт елгалары аккан, авызга җимешләре үзе өзелеп төшкән Каф тау артында дип уйлый, газиз туган ягын ташлап китә дә, чит җирләрдә нужа чигеп, зарыгып гомер итә. Ә менә Стәрлетамак районының Усылы авылында туып-үскән Шамил Байбәковның колагына фәрештәләр сабый чагында ук бәхетнең кендек каны тамган җирдә икәнлеген пышылдап куйгандыр, мөгаен. Шуңа да Шамил Тимерша улы мәктәп тәмамлау белән, Салават исемендәге колхозда хезмәт сукмагын башлый. Бүген алты дистәсен тутырган фидакарьнең 45 ел хезмәт стажы бар!

Армия сафларында Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткач, ул иптәш егетләре белән бергә ул вакыттагы колхоз рәисе Рәис ага Баһавет­динов янына керә. Читкә чыгып китәргә белешмә алып булмасмы, янәсе. Акыллы җитәк­че яшь көчләрне читкә җибәрәмени?!
— Малларга азык әзерләү заводы ачабыз, операторлар кирәк, — дип егетләрне колхоз эшенә дәрт­ләндерә. Бераздан Шамил “ГАЗ-63” машинасында шофер булып эшли башлый. Читтән торып авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, агроном дипломы алгач, яшь белгечне колхоздагы су сиптерү җайлан­ма­ларына җаваплы белгеч итеп куялар. Тиздән ул бригадир яр­дәм­чесе, хисапчы-агроном була. Кыскасы, башы-аягы белән колхоз эшенә чума, елдан-ел зуррак җаваплылык йөкли.
Соңгы 32 елда Шамил Байбәков – Салават исемен­дәге хуҗалыкта бригадир. Аның җаваплылыгындагы Югары Усылы, Садовка, Чоң­гыл авыллары биләмәсенең чәчүлек мәйданы гына да 2000 гектар. Ә бит элек тулаем колхозның да бу кадәр җире юк иде, ди бригадир.
Без әлеге хуҗалыкта июнь башында ук булган идек.
Ул безгә биләмәләрен дә күрсәтеп йөрде. Бөртекле­ләрне чәчү инде тәмамланган. Әнә кәбестә басуы, анда махсус агрегат кәбестә үсентеләре утырта, ә-әнә тегендә “МТЗ” тракторы чөгендер чәчә. “Печән өлгерде, костер да, кәҗә үләне дә ишелеп уңды. Шушы көннәрдә печәнгә төшәбез”, – дип янып йөри бригадир.
Шамил Байбәков — башы-аягы белән җиргә береккән, шушы хуҗалыкның һәр өлкәсен энәсеннән җебенә кадәр белүче кеше. Бүген ул Баһаветдиновлар династия­сен­нән өченче хуҗалык җитәкчесе кул астында эшли. Хуҗалык җитәкчесе өчен ул ышанычлы остаз, киңәшче.
Гаиләсе, тылы нык булган кеше генә халыкка шулай фидакарь хезмәт итә ала. Шамил Тимерша улының хәләле Рәвилә ханым да озак еллар шушы хуҗалыкта эшләгән. Хәзер ул лаеклы ялда. Гаиләдә менә дигән ике кыз үскән: Зөлфия — Уфада табиб-кардиолог, Лилия — Стәрлетамакта баш икътисадчы.
Күпләрне көнләштерерлек фидакарь җан Шамил Байбә­ков 60 яшьлек юбилеен тормышыннан зур канәгатьлек алып каршылый. Ә елмаюы элеккечә: якты, киң, эчкерсез...


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Кешеләр югалган!
21-07-2017 :: Төрлесеннән
Кешеләр югалган!
Туганнан башлап бергә
20-07-2017 :: Төрлесеннән
Туганнан башлап бергә
Иркен фатир урынына... тар кабер
19-07-2017 :: Төрлесеннән
Иркен фатир урынына... тар кабер
Уяндыгызмы?
19-07-2017 :: Төрлесеннән
Уяндыгызмы?
“Мин гашыйк бар Җиһанга”
18-07-2017 :: Төрлесеннән
“Мин гашыйк бар Җиһанга”
Беренче  депутат
18-07-2017 :: Төрлесеннән
Беренче депутат








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»