Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Үзе су җыя торган шешә

28.07: Үзе су җыя торган шешә

Үзе су җыя торган шешәГалимнәрне яңа ачышларга табигать үзе илһамландыра. Намиб чүлендә яшәүче кара коңгызның, дымны һавадан җыеп, суга әйләндерү сәләте аларга шәп идея бирә.

Бу үзенчәлекле коңгыз яшәгән чүлдә явым-төшем елына 1,2 сантиметр гына тәшкил итә. Кара коңгыз иртә таңнан, чүлдә томан җыелгач, биек ком калкулыклары (дюналар) өстенә менеп, корсагын өскә куеп җил уңаена ята һәм башын аска ия. Аның бөтен тәне һава парларын җыярга сәләтле вак кына орылардан (түмгәкчекләрдән) тора. Алар, су хасил итеп, коңгызның авызына агып төшә.
Шул ук ысулны кулланып, NBD Nano галимнәре үзе су җыя торган савыт уйлап чыгарган. Гадәти шешә тышлыгын шундый ук вак кына төерчекләр белән каплыйлар. Алар ярдәмендә һавадагы дымнан шешә эченә үзеннән-үзе су җыела.
Мондый шешә, беренче чиратта, спортчыларга бик ошаячак. Чөнки аларга еш кына авыз чайкарга яисә бер йотым су эчеп куярга кирәк була. Эчәргә яраклы чиста су җитешмәгән кайбер илләр өчен дә бу күптән көтелгән ачыш булачак.
Мондый гаҗәеп шешәләр тиздән сатуга чыга башлаячак, әмма аларның төгәл бәясе әлегә билгеле түгел. Киләчәктә шуңа охшаш технологияләрне теплицаларда, ә бәлки, хәтта авыл хуҗалыгында фермаларда да куллану мөмкин булыр, дип фаразлый белгечләр.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Биш мең сумга хаҗга  барып буламы?
Вчера, 00:00 :: Төрлесеннән
Биш мең сумга хаҗга барып буламы?
Алар Уфаның йөзен билгели
18-03-2017 :: Төрлесеннән
Алар Уфаның йөзен билгели
Зөләйха  кем кызы?
16-03-2017 :: Төрлесеннән
Зөләйха кем кызы?
Фура белән бәрелешкән
12-03-2017 :: Төрлесеннән
Фура белән бәрелешкән
Чын эшлекле ханым ул!
11-03-2017 :: Төрлесеннән
Чын эшлекле ханым ул!
Пәйгамбәрләрдин калган
7-03-2017 :: Төрлесеннән
Пәйгамбәрләрдин калган
Март
2-03-2017 :: Төрлесеннән
Март








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

36 (25040)

от 28 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»