Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Елата торган көйләр бар, Үтерә торган җырлар...

28.07: Елата торган көйләр бар, Үтерә торган җырлар...

Елата торган көйләр бар, Үтерә торган җырлар...Хисләргә музыкадан да көчлерәк тәэсир итүче бернәрсә дә юктыр, күрәсең.

Кайбер җырларның тарихы сәер генә түгел, үзәк өзгеч тә, ә үзләре хәтта үтергеч тә. Шундыйлардан “Болытлы якшәмбе” дигәненең яманаты еллар үтсә дә җуелмый. Аны 1932 елның декабрендәге яңгырлы бер якшәмбесендә венгр композиторы Ресо Шереж язган. Бер көн элек кенә аны ярәшкән кәләше ташлап китә. Бик нык кайгырган һәм күңел төшенкелегенә бирелгән Шереж шушы болытлы көннең бөтен өметсезлеген, караңгылыгын һәм авырлыгын тоеп, моңаеп утырганда аның колагында моңарчы ишетелмәгән, таныш булмаган көй чыңлый башлый. Ресо, бөтен кайгысын онытып, шул көйне нотага төшерергә тотына һәм аны “Болытлы якшәмбе” дип атый. Соңрак ул әлеге көенә сүзләр дә яза, анда ул сөйгәне әле генә вафат булган һәм үзе дә аның җаны белән кавышыр өчен үз-үзенә кул салырга җыенучы егет сагышын бәян итә.


Беренче нәширләр әлеге җырны бастырып чыгарудан, яздырудан баш тарта, аны артык боек һәм моңсу дип таба. Аларның берсе хәтта: “Бу җырны кешеләр бөтенләй ишетмәсә тагын да яхшырак булыр иде”, — ди. Аның бу сүзләре әүлиянекедәй булган, ахры, чөнки әлеге җыр, ниһаять, яңгырый башлагач, аның тирән өметсезлек белән сугарылган хәсрәтле көе начар дан яулый, бу җыр аны тыңлаучыларны суицидка этәрә, дип табалар.
Шундый беренче очрак берничә ай үтүгә үк, 1933 елның язында теркәлә: Будапешт кафеларының бер­сендә ниндидер егет музыкантларга “Болытлы якшәм­бе”не уйнарга заказ бирә дә, җыр тәмамлану белән өенә кайтып китә һәм атылып үлә. Мондый очраклар әлеге мисал белән генә чикләнми, әлбәттә. Үз-үзенә бу җыр тәэсире астында кул салган кешеләр арасында аны үз репертуарына керткән музыкантлар да берничә булган. Мондый очракларның берсе аеруча билгелелек ала. Бер фатирда бертуктаусыз “Болытлы якшәмбе” уйнауга түзмәгән күршеләре аның ишеген ватып керә. Алар идәндә яп-яшь чибәр кызның җансыз гәүдәсенә тап була; ул бахыр агу эчеп үлгән, ә граммофондагы пластинка уйнаган да уйнаган...
“Болытлы якшәмбе” 1930 еллар ахырына шундый “дан” казана ки, Венгрия Хөкүмәте бу җырны халык алдында башкарудан тыелырга чакырып мөрәҗәгать итә. Үз гомерләре өчен чын-чыннан куркуга калган музыкантлар бу карарны аеруча шатланып кабул итә, чөнки Шережның бу әсәрен алар тамашачылар сораган саен башкарырга мәҗбүр була. Күп кенә ра­диостанцияләр, шул исәп­тән Би-Би-Си да, әлеге җырны башкаруны бөтенләй тыярга маташып карый, кайберләре аны уйнатмый да башлый. Ә инде шушы җыр аркасында якын кешеләрен югалткан берничә гаилә (андыйлар 200дән артык була!) бу башлангычны киңрәк таратуга бөтен көчен сала.
Җырны инглиз теленә Сэм Льюис тәрҗемә итә һәм, 1941 елда аны яздырып, Билли Холидей пластинка чыгара. Ләкин ул вакытка җырның үлемечле тәэсир көче бераз югала, чөнки сугыш башлану сәбәпле, җәмәгатьчелекнең игътибары кайгылырак хәл-вакыйгаларга юнәлтелгән була. Шулай да куркыныч бөтенләй үтми әле.
Һиндстанның Еравде ин Пун төбәгендә Америка Хәрби-һава көчләренең 76нчы эскадрасында 1946 елда командир булып хезмәт иткән Гордон Бэк сөйләвенчә, “Болытлы якшәмбе”не, Арти-шоу оркестрына кушылып, ниндидер хатын-кыз җыр­лавында яздырылган пластинканы уйнатырга кую белән бер очучысының үз-үзен тотышы бик сәерләнгән, анысы үз-үзенә кул салырга теләге уянуын әйткән. Бэк башта моңа әлләни игътибар итми, әмма аның белән үзе дә оча башлагач, әлеге җырның башыннан чыкмавын, хәтта самолет моторы тавышыннан да көчлерәк яңгыравын тоеп ала. Шуннан соң Бэк ул җырны башкача бервакытта да тыңламый.
Бу шомлы җырның сәер тәэсир итү көчен нәрсә белән аңлатып була соң? Музыка белгече Теин Джексонның фаразы иң дөреседер, күрәсең: “Шереж үзен биләп алган кайгы һәм хәсрәт хисен җыры белән шулкадәр нечкә тоемлап тотып ала белгән ки, ул әсәр төшенкелеккә бирелгән яисә җыр эчтә­легенә якын кичерешләр белән сагышланган кеше­ләрне тормыш белән хушлашырга һәм түзеп тора алмаслык газапларга нокта куярга этәргән”. Моны булмастай хәл дип уйларга һич ярамый, чөнки, “Музыканың серле көче” дип аталган китабында Дэвид Тэйм язганча, музыка кешегә төрле яклап тәэсир итә: кан басымына да, йөрәк тибешенә дә, ашкайнату эшчәнлегенә һәм башка метаболик процессларга да. Ә инде хис-тойгыларга тәэсире турында сөйләп торасы да юк.
Бу җырның тууына катнашы булган ике кешенең язмышы бу вакыйгаларда, бәлки, иң аянычлысыдыр да әле. Композитор Ресо Шереж, “Болытлы якшәмбе”дән соң шундый ук киң билгеле бер генә әсәр дә яза алмавы белән килешә алмыйча, 1968 елда тәрәзәдән ташлана. Ә бу сәләтле композиторны яшьлегендә ташлаган кәләш­не исә үле килеш табалар, гәүдәсе янында “Болытлы якшәмбе” җырының сүзләре язылган кәгазь кисәге аунап яткан була...


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Туган як кочагына  сыендырды
15-08-2017 :: Төрлесеннән
Туган як кочагына сыендырды
Уфа да, Казан да үз итә
15-08-2017 :: Төрлесеннән
Уфа да, Казан да үз итә
И, хатын-кыз!.. Алиһә син!
9-08-2017 :: Төрлесеннән
И, хатын-кыз!.. Алиһә син!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

95 (25099)

от 17 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»