Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Малай “Фатыйха”лы булды

26.08: Малай “Фатыйха”лы булды

Малай “Фатыйха”лы булдыШушы көннәрдә Кырмыскалы районында 29нчы мәчет ачылды.

“Бу малайлар һәрчак шәп булды!” — ди күрше-тирә як халкы Кырмыскалы районының Малай авылында яшәүчеләр турында. Авылдагы тәртипне дә, йорт-кура төзеклеген дә, җайга салынган көндәлек тормышны да нәкъ шул “шәп малайлар”га бәйлиләр дә инде. Әлбәттә, кеше эше белән күркәм. Күптән түгел генә күмәкләшеп бер малайлының соклангыч гамәле нәтиҗәсен билгеләп үттеләр. Бу авылда туып-үсеп, бүгенге көндә Кырмыскалыда “Геоземинформатика” предприятиесенә җитәкчелек итүче Салават Сәлимгәрәев күптән күңел түрендә йөрткән хыялын тормышка ашырды — авылны мәчетле итте.


Нишләп соң Малай 85 ел мәчетсез яшәгән?
— Мәчетебез булган ул, нәкъ шушы урында торган, — ди олы яшьтәге әби-бабайлар, ишеткән-белгәннәре белән уртаклашып. Һәм совет елларында дингә каршы ачылган каты көрәшне, күпләп гыйбадәтханәләр ябылуны телгә алалар. Авылдагы мәчет манара­сының киселеп, җиргә авып төшү тарихын да халык телдән-телгә күчереп саклый.
Мәчетнең шул ук урында калкып чыгуын халык яхшыга юрый.
— Башка җирдә төзеп караган идек мәчетне, һәрчак каршылыклар килеп торды, эш һич кенә дә алга бармады, — ди авыл кеше­ләре, уңыш­сыз төзелеш шаһиты булып калган бурага ымлап. — Ә менә монда мәчетнең тарихи, үз урыны!
Төзелеш башланганда да гаҗәеп хәлләр булган.
— Нигез буласы җиргә көрәкне кадавым булды, әллә каян дүрт торна килеп чыгып, мәчет төзеләчәк урын өстендә түбән генә бөтерелеп, әллә нинди моңлы авазлар биреп оча башлады. Моны эшебезгә фатыйха итеп кабул иттек, — ди Салават Әмир улы.
Төзелеш бик тиз барган, барлык авыл халкы ярдәмгә килгән. Әллә ничә шимбә өмәсе узган, хәерен дә кызганмаганнар. Мәчет тө­зелеп беткәнче үк биредә гает билгеләнгән, идәнгә киез паласлар җәеп, Коръән укыганнар. Һәм, ниһаять, узган атнаның җомгасында “Фатыйха” мәчете­нең туган көне билгеләнде.
Мәчет ачу тантанасына авыл халкын котларга Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нур­мөхәммәт хәзрәт Нигъмәтул­лин килде. Ул малайлыларны олы бәйрәм белән котлады.
— Борын-борыннан мәчет­ләр иң матур урын булып исәп­ләнгән, аларга карап, авылга бәя биргәннәр, — диде ул. Нур­мөхәммәт хәзрәт дин, тотрыклы гаилә, милләт турында вәгазь сөйләде, иманлы көн күрергә әйдәде.
Бәйрәмгә райондагы башка мәчетләрнең дә имамнары килгән иде. Алар да котлау сүзләрен ишеттерде, киңәш­ләрен һәм теләкләрен җит­керде.
Каткан күңелләргә ачкыч булсын, һәрбер гаиләгә бәхет өләшсен, кеше мәчеткә аяк атлаган саен “Фатыйха” сүрәсен уйласын, мәчетнең исеме җи­се­менә туры килсен дигән теләкләр аеруча еш ишетелде. Әйткәндәй, әлеге авыл Советына караучы — 3нче, ә районда 29нчы мәчет бу. Әлегәчә үз имамнары булмагач, “Фатыйха”га күрше авыл хәзрәте килеп йөриячәк.
Малайлыларны бәйрәм белән котларга килүче район хакимияте вәкилләре халыкка мөрәҗәгать белән чыкты:
— Кайбер авылларда яңа мәчет ачылып та, буш тора, кеше йөрми. Мәчетегезнең ишеге ябылмасын, биредә биш вакыт намаз укылсын, — диде алар.
Мәчет ачылуга бар да бәй­рәмчә киенеп, бүләкләр алып килгән. Бигрәк тә яшьләрнең күп булуы — куанычлы хәл. Түбә­тәйле малайлар, яулык бөркәнгән кыз-кыркын Коръән укыганны ихлас тыңлады. Моннан да матур күренеш бармы икән?

Малай “Фатыйха”лы булдыМалай авылында бәйрәм икенче көндә дә дәвам итте. Авылдашларны тагын да бер­ләштерүче, якын итүче “Саумысыз, авылдашлар!” чарасы узды. Егермешәр-утызар ел очрашмаган авылдашлар бер-берсе белән елаша-елаша күреште, балалык елларын искә төшереп, хати­рәләргә бирелде.
Бу чарага әзерлек күптән барган. Йола буенча, кунакларны каршы алуга авыл халкы ихаталарын тәртипкә китергән, урам коймаларын яңарткан, юлларга таш түшәгән. Һәркем булдырганча ярдәм итәргә тырышкан. Әйтик, Кырмыскалы юл-төзелеш оешмасы җитәкчесе Фәнил Исха­ковның шушы эшләргә ярдәме зур булган, ул әлеге бәйрәмгә мәртәбәле кунак итеп чакырылган иде.
Шушы авыл егетләре — Салават Сәлимгәрәев, Кырмыскалы почта бүлекчәсе җитәкчесе Азамат Гайфуллин, мәктәп директоры Гайса Гайфуллин бәйрәмне әзерләүгә һәм үткәрүгә зур көч салганнар.
Авыл Советы рәисе Илгиз Биккужин бәйрәмне оештыруда катнашкан һәр кешегә кыйммәтле бүләкләр әзерлә­гән. “Иң күркәм йорт” конкурсында җиңүчеләр — Салих Юламанов, Равил Байегетов, Нурия Галиәкбәрова, Финат Җәлилов билгеләп үтелде. Авылның иң олы кешеләре Мәвә Суфиянова белән Хә­тимә Кодакаеваны да хөрмәт­ләп үттеләр. Шушы елда юбилейларын үт­кәргән авылдашлар да, үрнәкле гаиләләр дә, тыл ветераннары да бүләксез калмады.
Район Мәдәният йорты хез­мәткәр­ләре зур концерт күрсәтте.
Республикада танылган шә­хес, Башкортстан Хөкүмәте рәисенең элекке урынбасары, соңыннан күп кенә югары вазыйфаларда эшләгән Фәнис Исхаков та килгән иде бәй­рәмгә. Баксаң, ул шушы авылда сугыштан соң яшәп киткән икән. Ул вакытта аңа сигез генә яшь булса да, хәтерендә тетрәндергеч вакыйгалар калган. Ветеран авылның күр­кәмлеген билгеләп үтте, бәйрәмне оештыручыларга олы рәхмәтен җиткерде. Хез­мәт ветераны Рәйлә Вахи­тованың чыгышын да җые­лучылар ихлас каршылады.
Уфада яшәүче Кырмыскалылар оешмасының рәисе Фәнил Кодакаев чарага зур бүләк әзер­ләгән, ул әле яңа гына басылган “Авы­лымның исеме гади — Малай” дигән китабын халык хөкеменә чыгарды. Иллюстра­цияләргә бай, тарихи чыганакларны файдаланып язылган китап авылдашларга бик ошады.
Менә шулай, гади исемле гади бер авылда җылы, истә­лекле, күркәм чаралар узды.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Яшь иҗатчының  икенче китабы
Вчера, 00:00 :: Төрлесеннән
Яшь иҗатчының икенче китабы
“Изге эшләр агачы” чакыра
22-06-2017 :: Төрлесеннән
“Изге эшләр агачы” чакыра
Җыры кайтты
22-06-2017 :: Төрлесеннән
Җыры кайтты
Картлыкта дa  шатлык белән
22-06-2017 :: Төрлесеннән
Картлыкта дa шатлык белән
Автоледи күлгә чумган
20-06-2017 :: Төрлесеннән
Автоледи күлгә чумган
“БАБИЧ”
20-06-2017 :: Төрлесеннән
“БАБИЧ”








Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»