Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Якты йолдыз атылды...

25.11: Якты йолдыз атылды...

Якты йолдыз атылды...Әдәбиятыбыз зур югалту кичерде. Талантлы шагыйрь, журналист, Караидел районы хаки­миятенең Гаян Локманов исемендәге премия лауреаты Мөхәммәт Тәфтизани улы Закиров 64 яше тулган көннәрдә көтмәгәндә мәңгеллеккә арабыздан китте. Үзеннән соң күз явын алырлык якты юл калдырып, иң якты йолдыз­ларыбызның берсе атылды. “Кызыл таң” гәзитендә күп еллар хезмәт кую белән бергә, заман шигъриятенең алгы сызыгында барды ул. Татар һәм башкорт телләрендә шигырь җыентыклары чыгарды, урыс шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итүдә активлык күрсәтте. Лаеклы ялга чыккач та “Кызыл таң” белән актив элемтәдә булды, аның иң яңа әсәрләрен тәүдә без укып хозурландык, алар иң элек безнең гәзиттә дөнья күрде.


Мөхәммәт Закиров — табигатьтән килгән, ясалмалылыктан ерак олы талант иде. Үтә дә гади, мәрхәмәтле шагыйранә холкы яраклашудан ерак булды. Язмышында да ул Тукай шикелле үксез, ләкин горур, туры сүзле, буйсынмас җан иде. Тормышы җиңел булмаса да, шигърияте белән бәхетле, бәһаланып бетмәс талантлы икәнен калебе белән тойды ул. Шуңа да зарланып, вакланып йөрмәде, әйләнә-тирәгә һәм үз язмышына юмор аша карады, башкаларның да күңелен күтәрде.
Мөхәммәт-шагыйрь, син, кешелеккә бөтен шигъри хәзинәңне калдырып, мәңгелеккә юл алдың. Заман шигъриятенең югары дәрәҗәсен билгеләүче иҗат мирасың исемеңнең үлем­сезлеген раслар. Чын талантларны тулысынча бәһалар өчен кеше гомере генә җитми, аңа гасырлар мөһере кирәк. Хуш, каләмдәш! Урының оҗмахта булсын!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Пассажирлар самолет көтә
Сегодня, 15:13 :: Төрлесеннән
Пассажирлар самолет көтә
Менә кайда күңелле!
Сегодня, 00:00 :: Төрлесеннән
Менә кайда күңелле!
Балага ташланган арысланны ни көтә?
Вчера, 10:35 :: Төрлесеннән
Балага ташланган арысланны ни көтә?
“Әрем чәчәк атканда...”
25-05-2017 :: Төрлесеннән
“Әрем чәчәк атканда...”
Иренең бурычларын түләгән...
23-05-2017 :: Төрлесеннән
Иренең бурычларын түләгән...
Җәй... ал төстә булмакчы
23-05-2017 :: Төрлесеннән
Җәй... ал төстә булмакчы








Новости русской версии сайта


Яңа номер

62 (25066)

от 30 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»