Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Җанга сихәт, тәнгә дәва — “Җидегән чишмә”ләре

29.11: Җанга сихәт, тәнгә дәва — “Җидегән чишмә”ләре

Җанга сихәт, тәнгә дәва —  “Җидегән чишмә”ләреГ. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәдә музыкаль кичә оештырылды.
Тышта ябалаклап кар ява, ә дәваханәнең бала тудыру бүлегендә талгын гына таныш бер моң агыла. Матур итеп бизәлгән якты холлда тезелешеп утыручы яшь әниләр йөзендә елмаю күренә.



Х. Әхмәтов исемендәге филармония артистларының бу чыгышы үзенчәлеклелеге белән аерылып торды. Алар күңелләрне күтәрүче, әниләргә һәм бәбиләргә, гомумән, тормышка мәхәббәт хисләре белән сугарылган заманча һәм халык җырларын башкарды. Бөтендөнья аналар көненә багышланган концерт дәваханәнең бала тудыру бүлегендә җыр-моң, уен-көлке белән аралашып барды.
— Мондый кичәләр дәваханәдә гинекология һәм бала тудыру бүлегенең яңа корпусы ачылганнан соң икенче ел үткә­релә. Концертлар әни булырга җыенган хатын-кызларыбыз күңеленә хуш килә, җаннарына сихәт, тәнгә дәва бирә, — диде баш та­биб­ның акушерлык һәм гинекология буенча урынбасары Марина Мөхәммәдиева.
— Музыкаль кичәләр дәваланучы­ларның күңелен күтәрә, аларга авырулары турында беразга гына булса да онытып торырга ярдәм итә, — ди атказанган сәнгать эшлеклесе, әлеге кичәне оештыручы, филармониянең музыка белгече Венера Әюпова.
Бала тудыру бүлегенең биш катлы бинасында биш бүлекчә эшли. Анда сәламәт­лекләрендә тайпылышлар булган һәм әни булырга җыенган гүзәл затлар җыелган. Табиб­ларның җылы сүзе һәм югары тех­ноло­гияләр сырхауларны санаулы көннәр эчендә савыктырырга сәләтле. Су, озон, электр, ла­зер, музыка терапиясе һәм физик күнегүләр туымны арттыруга булышлык итә. Узган елда дәваханәдә 1803 бала туган булса, быел бу сан ике меңнән артыр дип көтелә. Олег Шупиков, Әлфия Га­лимҗанова, Асия Нургалиева һәм Фәридә Галиәскәрованың чыгышларын пациентлар, һәрвакыттагыча, җылы каршы алды.
— Мин балага узган беренче көннәрдән үк матур музыка тыңларга яратам, палатада аудиоязмалар куябыз, — диде Стәрлетамак шәһәреннән килгән Альбина Котлымөхәм­мәтова. — Милли көйләр яңгыраганда бәбием дә “тыпыр-тыпыр бии” башлый.
Кичәдә катнашучыларга бәйрәм уңаен­нан бүләкләр дә тапшырылды.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Пассажирлар самолет көтә
Сегодня, 15:13 :: Төрлесеннән
Пассажирлар самолет көтә
Менә кайда күңелле!
Сегодня, 00:00 :: Төрлесеннән
Менә кайда күңелле!
Балага ташланган арысланны ни көтә?
Вчера, 10:35 :: Төрлесеннән
Балага ташланган арысланны ни көтә?
“Әрем чәчәк атканда...”
25-05-2017 :: Төрлесеннән
“Әрем чәчәк атканда...”
Иренең бурычларын түләгән...
23-05-2017 :: Төрлесеннән
Иренең бурычларын түләгән...
Җәй... ал төстә булмакчы
23-05-2017 :: Төрлесеннән
Җәй... ал төстә булмакчы








Новости русской версии сайта


Яңа номер

62 (25066)

от 30 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»