Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Шүлгән күлендә ниләр бар?

27.08: Шүлгән күлендә ниләр бар?

Шүлгән күлендә ниләр бар?М. Нестеров музеена килеп, бу сорауга тулы җавап табарга мөмкин.

Бу рәссамның нинди ысуллар белән иҗат итүен саный китсәң, хәйран каласың: акварель, пастель, график дизайн, граттаж, металл тактаны энә очы белән чыеп төшерү, агач һәм металлга гравюра эшләү һәм башкалар. Тылсымчы кебек ул — нәрсәгә тотынса, шуннан бизәк тудыра. Сүз Русиянең (2014) һәм Башкортстанның (2004) атказанган рәссамы, Галимов Сәләм (1990) һәм М. В. Нестеров (2014) исемендәге премияләр лауреаты, 1990 елдан СССР (РФ) Рәссамнар берлеге әгъзасы, Экслибрис Русия ассоциациясе әгъзасы (2003), “Инҗәр” иҗат төркеме әгъзасы һәм аны оештыручыларның берсе, ике тапкыр Русия художество академиясенең дипломанты (2002, 2005) Айрат Терегулов турында.


Айрат Рәүф улы Уфада туган, Башкортстан дәүләт педагогия институтының художество-графика факультетында белем алган. Иҗат итүе дә Уфада. Узган елның июленнән ул Михаил Нестеров исе­мендәге Башкортстан дәүләт художество музее директоры булып эшли.

Шүлгән күлендә ниләр бар?Рәссам һәм график 100дән артык республика, зона, төбәк, Бөтенрусия, Бөтенсоюз һәм халыкара күргәзмәләрдә катнашкан. Шәхси күргәзмәләре Уфа, Чиләбе, Копенгаген шәһәрләрендә, Даниянең Фредериксхавн шәһәрендә урнашкан сәнгать музее һәм экслибрис җыелышында, Клуж-Напока шәһәрендәге “Октавион Гога” китапханәсендә, Марамурештагы (бүгенге Румы­ниянең бер өлеше) Бая-Маре шәһәрендә “Флореан музей” заманча сәнгать фондында, Арад шәһәрендәге сәнгать музеенда, Прахов шәһәрендәге милли сәнгать музеенда, Гливице шәһәренең муниципаль китапханәсендә һәм Майданек­ның мемориаль музеенда (икесе дә — Польшада), Узице шәһәр галереясында (Югославия), Тетево художество музеенда (Македония), Бодьо Ломнаго шәһәрендәге китап­ханәдә һәм мәдәният департаментында (Италия) һәм төрле илләрдәге башка бик күп сәнгать учреждение­ләрендә оештырылган, картиналары Австрия, Бөекбри­тания, Германия, Дания, Израиль, Италия, Канада, АКШ, Польша, Финляндия, Франция, Япония һәм Русиядә яшәүче­ләрнең шәхси коллекция­ләрендә саклана. Айрат Тере­гу­ловның төрле конкурс-күргәзмәләрдә яулаган җиңү-бүләкләрен атый китсәң дә, шактый урын һәм вакыт таләп ителер иде.

Бәхеткә, дөньякүләм та­ныл­­ган рәссамның эшләрен күрү өчен Җир шары буйлап сәяхәткә чыгып китү мотлак түгел. Бүген алар М. Нестеров музееның ике залында урнаштырылган, ә “Шүлгән күле серләре” дип аталганы Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән.

“Шүлгән күле серләре” — граттаж техникасы белән башкарылган, 120 биттән торган “Акбузат” башкорт эпосына иллюстрацияләр сериясе. Әйтергә кирәк, күргәзмә — эпосның бөтенләй яңача укылышы. Эшләрдә “Акбузат” геройлары, анда сурәтләнгән вакыйгалар таныла. Граттаж техникасын (офорт энәсе белән махсус әзерләнгән кәгазь битен тырнап эшләү) ил­люстрацияләрдә куллану да сирәк күренеш. Кыскасы, килегез — күрегез! Күргәзмә 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Мәчетле авыл –  бәхетле авыл
19-08-2017 :: Төрлесеннән
Мәчетле авыл – бәхетле авыл
Туган як кочагына  сыендырды
15-08-2017 :: Төрлесеннән
Туган як кочагына сыендырды
Уфа да, Казан да үз итә
15-08-2017 :: Төрлесеннән
Уфа да, Казан да үз итә
И, хатын-кыз!.. Алиһә син!
9-08-2017 :: Төрлесеннән
И, хатын-кыз!.. Алиһә син!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»