Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Серең тишәм, әнкәй, гафу ит!

26.11: Серең тишәм, әнкәй, гафу ит!

Серең тишәм, әнкәй, гафу ит!Ул бүгенге асыл затларга иргә зур хөрмәт үрнәге дә, тәрбия сабагы буларак та барып ирешсен.

“Кадерле иптәшем! Җаным, бәгърем! Сезне тәмам сагынып, бер күрергә зар булып, асыл кошлар канатынча ялкынлы сәламнәремне, Ходайның җиткерүенә ышанып, бүләк итәм... Алты балаңның алтын тауларыннан да кадерле сәламнәрен дә сезгә ирештерүне Ходайга тапшырам...”


Әйе, бу хат та барып иреш­­­кән сугыш яланына, әмма, адресатына юлыкмыйча, кире кайткан. Аны әнием 1942 ел­ның 31 июлен­дә фронтка әтиебез Ганигә юллаган. Әтиебез, каты сугыш барышында кулы яраланып, гос­питальдә була.
Ә сугышлар Ворошиловград тирәсендә дәвам иткән.

Без бәләкәй чакта әние­без Коръән һәм башка китапларын актарганда бу хатны күреп калгалый идек, тик әллә ни игътибар итмәдек. Мин Бишкурайга күчеп, мәктәптә эшли башлагач һәм янып-дәртләнеп, музей эше­нә керешкәч, әни кыяр-кыймас кына: “Улым, мондый әйберләрне анда куярга ярар микән?” — дип, миңа бер хат биреп җибәрде.
Һәм ничек кенә ярады әле!

Бу хат егерме еллап мәк­тәп музеенда иң затлы экспонатлар исәбендә, фронт хатлары арасында булды. Фронтка язылып, кире кайткан бердәнбер хат... Мин эш­тән киткәндә, гаилә-нә­селебез хәзинәсе булганга, аны музейда калдыра алмадым, күчермәсен генә куйдым. Әмма мин эшлә­гәндә ул үзенең фәһем­ле-гыйб­рәтле ролен яхшы үтәде. Еллар шактый гына үз тамгасын салса да, мин бу тигез, матур почерк белән язылган, әнием кулы тигән, аның хис-тойгылар ташкыны сеңгән бу изге-газиз язманы укый алдым. “Җәйнең кыска тө­нендә, кырыкка ярылырдай мәшәкатьле көнендә кайчан вакыт табып язды икән?” — дип уйландым.

...Әти, ярасы төзәлгәч, яңадан Төньяк Кавказ юнә­лешендә сугышка керә. Аңар­­­дан исәнлек хаты кил­гәч, яңасы язылып, җавап җибәрелә. Ә монысы, озын гомерлесе “Адресат выбыл” дигән тамга белән тарихта кала. Коръән эченә тыкканда, әни: “Кайткач алып укытырмын әле...” — дип кенә куя иде. Кайтуына ышанычын җуймыйча.

Хатта ул, авыл кешесенә хас булмаганча, иренә “Сез” дип мөрәҗәгать итә. Үзенчә олылавы, хөрмәткә лаек санавы булгандырмы... Бала­ла­рының атасын изгеләш­терү билгеседер, бәлки. “Күптин-күп” сәламнәреннән соң, авылдагы яңалыклар тезелеп китә. Бодай-арыш­ның чамалы булуы, коры ел булганлыктан, тары уңуы, яшь кызлар — Миңлехәят белән Асияне звеновод итеп куюлары бәян ителгәннән соң, балалар, гаилә хәллә­ренә күчелә (сугышка кадәр бригадир булгач, башта колхоз эше турында хәбәр итү мотлак булгандыр). Әткәй киткәндә сыер зыянлаган була. Сыер терге­зергә ният­ләве, бер кәҗәне сатып, кышка балаларының өстенә юнәтүен хәбәр итә әни. Иң мөһиме — мөселман ха­ты­нының әдәплелеге, ирне баш итеп санавы сокландыра. Әни сугыштагы иреннән киңәш сорый, ипләп кенә үз ниятен белдерә, “карт кәҗә­не сатып, Чиләбедәге хезмәт армиясен­дәге абыйга акча җибәреп ярдәм күрсәтсәм, син ни диярсең икән?” (Әни, әтинең риза булачагын белеп, Әх­мәтнәби абыйсына акча белән ярдәм итә).

Әни Даимның (минем) “Әткәйне алып киткән паровоз тагын килде”, дип җырлап йөрүен, сеңлемнең тәпи китү­ен, ләпелди башлавын, Лия белән Лиза апа­ларымның укырга әзер­лә­нүен, Фәния апамның тракторчылар әзер­ләү курсында укуын тәфсилләп яза.

Тагын бер деталь: “Фә­ния­гә искерәк пальто алдым, үзең кайткач, әйләндереп тегеп бирерсең әле” (әти атаклы тегүче иде). Аның исән-имин әйләнеп кайтачагына никадәр өмет һәм ышаныч! Әйтерсең лә әти Әмин базарына мал сатарга гына киткән. Ләкин әни моңа бик нык ышана иде, чөнки ул үз төшләренең юш килүенә шикләнмәде. “Син исән-сау, карап торуга төзек гәүдә белән кайтып керерсең. Тагын ике бәбәебез була”, — дип әйтеп җибәрә әтигә. Һәм шулай булды да. Сугыш гарасатына кергәндә әтине шушы сүзләр өметләндерә, канатландыра, гомере дәвам итәчәгенә ышаныч уята.

1943 елның июлендәге канкоешлы һөҗүм вакытында әти тагын каты контузия ала. Мәет җыючылар бер тәүлектән соң, балчык арасыннан чыгып торган итеклә­рен күреп, табып ала. Пятигорск госпитален­дә 9 ай ятып, башы һәм аяк-кулы калтырап торган килеш, “полный әпә” булып, 44нең апрелендә хатыны һәм алты баласы янына кайтып төште.

Абзар тулы вак мал. Сыер бар. Баздан ике умарта бакчага чыгарып утыртыл­ган. Минем хәтердә: нәкъ шул көнне әни сөенчегә колхозга бер ат йөге печән биреп җибәрде. Шәяхмәт абзыйга — бер кәҗә, күрше Миң­леямал әбигә күлмәклек тукыма белән бер йомарлам май кертте. Салынып та кире әйләнеп кайткан хат, иясенә бирелеп, икесе янәшә утырып, әлбәттә, елмаеп та, күңел сыктавы аша да укыл­гандыр. Башыннан унлап вак тимер ярчыгы алынгач, әтинең калтыравы бетте. Ә “әпә”леге 18 елга сузылды. Хат иясе сугыштан кайтып, егерме ел гомер кичереп, вафат булды. Ә аңа язылган хат, истәлек булып, мине төрле хатирәләргә күмеп, һаман саклана.

Язмамны әни язган хат­ның соңгы юлларына бәйләп дәвам итәм. Әтине күңелсез уйларга бирелдермәслек итеп, кыяр-кыймас кына кем­нәрнең “үлде” хәбәре килүен соңгы җөмләгә төртә: “Хәли­рахман, Хөсәен абзыйлар­ның да “югалу” хәбәрләрен алдык”. Югалу гына түгел шул. Әткәйнең яшьтәшләре яу кырында башларын сал­ган иде. Хөсәен абзыйның хатыны Бибикамал җиңгәчәй тугыз бала белән калды. Иң өлкәне Галимҗан абыйга 17 яшь иде. Чәмле, тырыш, булдыклы хатын балаларын исән-сау тәрбияләүгә генә түгел, тугызын да югары белемле итүгә иреште.

Әткәйне тагын бер үке­неч-аяныч биләгән мәлне искә төшердем. 1942 елның сентябрь ахырында каты бәре­леш­ләрдән соң зур булмаган бер елга ярында почтальон исән калганнарга хат тарата. Шулчак су өстендәге мәетләр­не ярга чыгарырга боерык яңгырый. Уналты яше тулган Фәния апам, Кандрада тракторчылыкка укып чыгып, үзенең үзаллы эшли башлавын әткәйгә сөенче итеп язган була. Әт­кәй хатны укып тора алмый, кесәсенә салып куя да приказны үтәргә керешәләр. Вакыт табып, хатны укыйм ди­сә, бер хәрефе дә танырлык булмый. Көрән (химик) каләм белән язылган хаттагы сүзләр суда җуелып беткән була. “Шул­кадәр йөрә­гем әрнеде...” — дип сөйләр иде.

Күңелемнән генә җир белән күк арасына зур бер бизмән астым. Бер ягына ба­лалары­ның пособие акчасын эчеп, нарасыйларын ач-ялан­гач калдырган, кабә­хәт­лекнең чигенә чыккан, “ана”, “хатын-кыз” дип әйтер­гә тел әйләнмәгән затларны бас­тырдым. Икенче ягына әниебез Зәкия һәм Бибикамал җиңгәчәйнең чордашларын куйдым. “Те­геләре” үл­чәүдән бушлыкка очты, югалдылар. Ә соңгылары, бизмән җиргә тигәч, шунда һәйкәл булып басып калдылар...

Ул хәтәр елларда фронтка миллионлаган хат агылды. Кире кайтканнары да бихисап булгандыр. Шулар­ның берсе­нең, әниемне­кенең “сер”ен фашладым. Әти-әниемә карата изге хис­ләрем көчле булганга, сугыш чорының кечкенә бер гадәти детален укучыларга җиткер­дем. 74 еллык кечке­нә хи­кәят­не синнән рөхсәт­сез фаш­лаганым өчен гафу ит, Әнием!

Даим ЯУШЕВ.
Бишкурай авылы.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



“Әрем чәчәк атканда...”
25-05-2017 :: Төрлесеннән
“Әрем чәчәк атканда...”
Иренең бурычларын түләгән...
23-05-2017 :: Төрлесеннән
Иренең бурычларын түләгән...
Җәй... ал төстә булмакчы
23-05-2017 :: Төрлесеннән
Җәй... ал төстә булмакчы
И, Казан, нурлы Казан!
23-05-2017 :: Төрлесеннән
И, Казан, нурлы Казан!
Поши белән бәрелешеп үлгән
19-05-2017 :: Төрлесеннән
Поши белән бәрелешеп үлгән
“Җиде кыз”  уңыш китерде
18-05-2017 :: Төрлесеннән
“Җиде кыз” уңыш китерде








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»