Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Телевидениедә танышлык буенча эшләп булмый”

26.11: “Телевидениедә танышлык буенча эшләп булмый”

“Телевидениедә танышлык буенча эшләп булмый”“Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясенең милли тапшырулар бүлеге җитәкчесе Вилдан Галин белән әңгәмә.

“Хәерле көн! Туры эфир студиясендә Флүрә Мурзина...” “Башкортостан-Россия” каналында бу сүзләрне еш ишетәбез. Заман ничек алга китмәсен, телевидение хәбәрләрне секунды-минуты белән халыкка җиткерә. Телехәбәрчеләр — безне дөнья белән бәйләүчеләр, вакыт белән бергә атлатучылар. Бүгенге телевидение ничек яши икән? Бу хакта “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясенең милли тапшырулар бүлеге җитәкчесе Вилдан Галин белән сөйләшәбез.


— Соңгы чордагы эшлә­ре­гез, казанышларыгыз бе­лән таныштырсагыз иде.

— Үзгәрешләр байтак булды. Яңа каналлар ачылды, атап әйткәндә, “Культура-Мәдәният” каналы. Интернетта “Башкортостан-24” каналы эшли башлады, легендар “Маяк” радиосы да хәзер безнең аша эфирга чыга.

Төрле конкурсларда катнашабыз. 22 ноябрьдә Уфа “ТЭФИ-Төбәк” Бөтенрусия телевизион конкурсында катнашучыларны кабул итте. Анда бөтен Русиядән хезмәттәшләребез килде. Конкурсның безнең канал чикләрендә үтүе мөһим. Бик зур абруй, Башкортстанны күрсәтү мөмкин­леге, шул ук вакытта үзебезнең телевидение белән таныштыру да бу. Конкурска күп эшләр җибәргән идек, сайлап алу туры Бөек Новгородта узды, “Мәдәни мизгел” тапшыруы финалга чыкты (алып баручысы — Айгөл Кантюкова). Күптән түгел Тольяттида телеакадемиклар каршында “Иртәнге тапшырулар”ны яклап чыгыш ясадык.

Бездә милли тапшыруларга зур игътибар бирелә. Моңа кадәр “Россия” каналында башкорт телендәге тапшырулар атнасына өч сәгать кенә дәвам итә иде. Ел ярым элек уйладык та, директорыбыз Азамат Салихов башлангычы белән, киңәшләшеп, башкорт телендә “Хәбәрләр” эшләргә карар иттек. Шулай итеп, көн саен 14 сәгать 30 минутта “Хәбәрләр” чыгара башладык. Сораулар күп булды. Тәү чиратта, әлбәттә, кеше җитеш­мәү. Моны уңышлы хәл иттек. Холдингта “Рәсәй радиоһы” бар. Эфирга башкорт телендә яңалыклар чыга. Анда күпләргә таныш Галимҗан Ибәтуллин, Газиз Локманов, Закир Шәрипов кебек хәбәрчеләр эшли. шул егетләрне, шулай ук телевидение хәбәрчеләрен җәлеп итеп, “Хә­бәрләр”не югары дәрәҗәдә эшләүгә ирештек. Тәү чиратта, халыкка кызыклы хәбәрләр, мәгълүмат җиткерү алымы белән рейтингларны күтәрә алдык, шулай итеп реклама бирү­челәрне дә кызыксындырдык. Байтак кына табыш алалдык. Аннары, Мәскәүдәге төп җитәкчелектән эфирга көн саен чыгарга рөхсәт алдык. Бу бик зур казаныш. Төп юнәлеш башкорт телендә алып барыла, әмма без үзебезне тел буенча да, география буенча да чикләмибез. Вакыт аз булса да, игътибарны барысына да бүләргә тырышабыз, урысчага тәрҗемә дә эшли башладык. Шулай итеп, урыс телле аудиторияне дә үзебезгә җәлеп иттек.

— Вилдан, сезнең телеканал оештырган проектлар арасында “Алтын бишек” акциясе зур популярлык казанды. Моның өчен авылларга чыгып йөрергә туры килгәндер?

— Әйе, ул авыллар белән тыгыз бәйләнешнең матур бер үрнәге булды. Бәйгегә 100дән артык гариза килде. Без аларны карап чыктык, милләт, тел буенча чик куелмады. Авылларга хәбәрчеләр чыгып китте. Чуваш, удмурт, татар, башкорт, урыс авыллары белән танышып, үзебез өчен күп ачышлар ясадык. Мәсәлән, Шаран районында бер чуваш авылы белән таныштык. Анда гаиләләре белән бал җитештерүчеләр яши. Икътисади көрчек, акча юк, дип кайгырып яткан кеше юк. Товар билгесе эшләгәннәр, бренд булдырганнар. Бер олы яшь-тәге апа бал җитештерүдән елына 1 миллион һәм аннан да күбрәк акча эшләвен әйтте. Чишмә районы­ның Иске Хәҗәт авылында булдык. Тапшырудан соң, бер апа шалтыратып, балачакта шушы авылда яшәвен, аннары Ленинградка җибәрелүен, блокада узуын, Уфага кайтуын, шуннан соң авылны күрә алмавын елый-елый сөйләде.

Күркәм, тырыш халык яшәгән авылларны майдан 11 октябрьгә ка­дәр тавыш бирү юлы белән ачыкладык. 60 мең смс килде. Финалга Баймак районының Мерәс авылы, Дәүләкәннән — Иске Яппар һәм Миякәдән Сәфәр авыллары чыкты. Сәфәр авылы җиңде, аның өчен 12 меңгә якын кеше тавыш бирде. 22 октябрьдә, зур бүләкләр алып, Миякә районына юл тоттык. Үзебез белән дусларыбыз Айдар Галимовны, Рәвилә Мәсәлимованы алдык. Зур концерт оештырып, бүләкләр тапшырып кайттык. Җиңүче өч авылга да телевизорлар бүләк иттек. Сәфәр авылына клуб өчен бүләк итеп музыкаль система, колонкалар, микрофоннар алып бардык.

Мәләвез районында Йомак дигән үзенчәлекле авыл бар. 80 генә кеше яши, алар территориаль үзидарә оештырган, бөтен законнарга таянып, ипләп кенә эшләп яталар. Анда фельдшер пункты ябылган булган, аны яңадан ачуга ирешкәннәр. Тавышлары аз булса да, без аларга авылны үстерүгә өлеш керткән өчен махсус бүләк әзерләдек. Йомак авылы кешеләре безнең тапшыруларны яздырып алып, федераль конкурска җибәргәннәр. Алар авылны үстерү өчен грант алырга өмет итә.

Киләсе елда да бу акцияне дәвам итәргә карар кылдык.

— Коллектив хакында ишетәсе иде. Ничә кеше? Кәефләр ничек?

— Телевидениенең төп байлыгы — кешеләр. Директорыбыз — үзе хәбәрче, кабинетта утырмый, районнарга чыгып, сюжетлар эшли. Идея әйтәсең, шундук күтәреп ала. Эшлә генә! Компаниядә 200 кеше. Опти­мальләштерү бар, әмма бу кеше­ләрне эштән бушату аша башкарылмый, ә яңа ресурслар кулланып эшләүгә кайтып кала.

— Сер түгел, Интернет көннән-көн зуррак мәйдан яулый. Тамашачыларыгыз Интернет киңлеклә­ренә китеп бетүдән курыкмыйсызмы?

— Без бу киңлекләрне тамашачы белән бергә яулыйбыз! Соңгы яңа­лыклардан — башкорт телендә Интернет-радио эшләргә булдык. Андагы хәбәрләрне һәм музыканы бөтен планетада тыңлап булачак. Интернетта “Башкортостан-24” дигән канал эшли. Нәрсә дисәк тә, киләчәк Интернет белән бәйле ич.

— Тапшыруларыгыз цензура үтәме?

— Әлеге вакытта берничә “каты” гына репортаж әзерлибез. Әйтик, республика Башлыгының авыл хуҗалыгы өлкәсендә яхшы башлангычлары бар, проект-программалар күп. Ә кайбер төбәкләрдә акча бүлен­гән, ферма төзелгән, чит ил җиһаз­лары кайтарылган, печән чабылган, ә мал юк! Мал булмагач, эш тә юк. Эш булмагач, авыл халкы Себергә китә. Димәк, урындагы җитәкчелек эшне дөрес оештыра алмый. Объектив күрсәтергә, ике якны да тың­ларга тырышабыз. Сүз иреге бар, шул ук вакытта сары прессадан ерак без, дәгъва белдерүгә урын калдырмыйбыз. Республиканы үстерү максаты белән эшлибез.

— Сезгә эшкә эләгү авырмы? Телехәбәрчеләргә таләпләр нинди?

— Телевидение — табигатьтән бирелә торган әйбер, анда танышлык буенча килеп эшләп булмый. Теле­хәбәрченең тавышы да, төсе-кыя­фәте дә матур булырга тиеш. Күп әдәбият укырга тәкъдим ителә. Фикер алышу, әңгәмә төрендә сынау үткә­рәбез. Тел буенча аз гына ялгышлык булса да, телефон шалтырый, хаталы урынны әйтәләр. Аннан җыелы­шып, хаталар өстендә эш алып барабыз. Интеллект, дөрес сөйләм, пөхтәлек һәрвакыт модада булачак. Көн саен эфирга чыга башлау белән без алып баручыларның киемнәренә милли бизәк өстәргә телибез. Алып баручы — мода күрсәтүче дә бит. Милли элементларны кертүдә модельерлар белән эш алып барыла.

— Үзәк каналлардан көн саен негатив мәгълүмат, үтереш-сугышлар турындагы хәбәрләр агыла. Сез дә моны читләтеп үтә алмыйсыздыр?

— Кеше тискәре күренешләрдән арыган. Дөнья матур бит ул һәм без моны күрсәтергә тырышабыз. Көн­дәлек эфирда матурлыкны күб­рәк җиткерәлсәк, максатыбызга ирешә­чәкбез. Шушы фикерне алга сөрүче директорыбыз Азамат Салиховка, безнең белән дус булып калган тамашачыларыбызга зур рәхмәт җит­керәсебез килә.
Айгөл Юлъякшина әңгәмәләште.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Яшь иҗатчының  икенче китабы
Вчера, 00:00 :: Төрлесеннән
Яшь иҗатчының икенче китабы
“Изге эшләр агачы” чакыра
22-06-2017 :: Төрлесеннән
“Изге эшләр агачы” чакыра
Җыры кайтты
22-06-2017 :: Төрлесеннән
Җыры кайтты
Картлыкта дa  шатлык белән
22-06-2017 :: Төрлесеннән
Картлыкта дa шатлык белән
Автоледи күлгә чумган
20-06-2017 :: Төрлесеннән
Автоледи күлгә чумган
“БАБИЧ”
20-06-2017 :: Төрлесеннән
“БАБИЧ”








Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»