Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Чүлмәкчеләр дә, күлмәкчеләр дә үзебезнеке!”

29.11: “Чүлмәкчеләр дә, күлмәкчеләр дә үзебезнеке!”

“Чүлмәкчеләр дә, күлмәкчеләр дә үзебезнеке!”Стәрлебаш авылының Балалар иҗат йортында шөгыльләнүчеләр турында шулай дип горурланып сөйлиләр.

Хәзерге заман бала­ларының ялкау, битараф булып үсүенә, компьютерга гына ябышып ятуына сукранучылар байтак. Кибеттә күңелең теләгән бөтен нәрсә булганда кием тегеп утырасы, оек бәйлисе юк. Акчаң гына булсын, теләсә нәрсәне сатып алып була. Үзең башкарган эштән ләззәт алу хисе генә сатылмый.


Бәләкәй чакта картәни яшәгән өйдәге такта идәнне юу истә калган. Кыргыч белән кырып-кырып юасың, идән чистара, матурлана. Ошамаса, картәни яңадан юдыра. Ә безнең идәндә ламинат, аны хәтта юешләргә дә ярамый. Өй эшләренең күпчелеген техника башкара хәзер. Хәтта савыт-саба юмаска да күнегеп барабыз. Менә шулай эштән саклап-яклап үстерәбез дә балаларны, алар киләчәк тормышка сукыр песи кебек аяк атлый. Ярый әле балаларның ниндидер сәләтләрен үстерү өчен түләүле түгәрәкләр бар...

Стәрлебашның Балалар иҗат йортына барып кергәнче мин шулай уйлый идем. Баксаң, авыл җирендә (бөтенләй бушлай!!!) теләсә нинди һөнәр буенча белемеңне камилләш­тереп, осталыгыңны чарлап була икән.

Иҗат йортының директор вазыйфасын вакытлыча үтәүче Лилия Тимербаева безне бер бүлмәдән икенчесенә йөртә, таныштыра.

Берсендә, әйтик, “Кул эш­ләре” түгәрәге урын алган. Аның җитәкчесе Зөлминә Ганиева биредә 19 ел, ягъни Балалар иҗат йорты ачылганнан бирле эшли. Һөнәре буенча тегүче ул, укучыларын да шуңа өйрәтә. Аның янына төрле яшьтәге кыз-кыркын җыелган. Бәләкәй­рәкләре — Барби курчагына, өлкәнрәкләр үзләренә күлмәк­ләр тегә. Эшне иң гадидән башлыйлар — энә саплау, төен төйнәү. Өйрәнмәгән кешегә алар да авыр тоела бит! Гәзитләрдән, конфет кәгазь­ләреннән, калдык-постык тукымалардан әллә нинди кызыклы эшләнмәләр ясаганнар. Алдан әйткәнемчә, моның өчен бер бала да акча түләми, ә куллану өчен кирәкле материалларны кемнең күңеле киң, шулар бирә, хәтта бөтенләй чит кешеләр дә.

“Корама” түгәрәгенә, ә бәлки, хыял иленәдер, Айгөл Маннанова җитәкчелек итә. Биредә шөгыльләнүче балалар сатуга чыгарырлык гаҗәеп эшлән­мәләр ясый. Квиллинг, пэчворк ысуллары белән башкарылган кул эшләре теләсә нинди күргәз­мәнең бизәге була алыр иде. Әмма эш анда түгел. Балалар матурлыкны күрергә һәм аны үз куллары белән тудырырга өйрәнә. Бу — бик кыйммәт. Айгөл Фәргать кызы кулдан эшләнгән чәчәкләр, заколкалар, йомшак уенчыклар күрсәтте. Алар кибеттә сатылганнардан берни белән дә аерылмый. Бәлки, матуррактыр да әле.

“Көмеш киерге” төркеменә чигәргә өйрәнергә теләүчеләр тупланган. Түгәрәк җитәкчесе Саймә Хәбибуллина келәмле, тәре һәм машина белән чигү серләрен өйрәтә.

“Яшь чәчтарашчы” төр­кеменә йөрүче балалар да иң гадидән башлый — башта чәч юарга, аны дөрес киптерергә, тәр­бияләргә, аннары матур прическалар эшләргә өйрәнә. Шунда ук маникюр серләрен дә төшенә балалар. Түгәрәкне алып баручы Әлфинә Салишева әйтүенчә, бөтен бәйрәмнәргә дә хәзер балалар шулай чәчта­рашларда акча чыгармыйча, үзләре әзерләнеп килә. Прическа ясау мавыктыргач, күп кызлар чәчләрен озын итеп үстерә башлаган.

“Сандугачкай” җыр түгәрә­генең җитәкчесе — Наилә Вәлиуллина, уң канаты — концертмейстер, баянчы Илдар Халиков. Аңа тавыш режиссеры Рөстәм Салихов ярдәм итә. Монда балалар нота грамотасын, җырлар һәм биюләр өйрәнә, татар, башкорт, урыс һәм чит ил композиторларының әсәрләре белән таныша. “Сандугачкай” төркеме районда узган барлык чараларның бизәге генә булып тормый, ә зона, республика җыр бәйгеләрендә дә җиңүләр яулый.

“Тылсымлы пумала” түгә­рәгендә яшь рәссамнар тәр­бияләнә. Төрле техника, буяулар белән рәсем ясау серләрен Лилия Хәкимова ача.

Мине иң нык тәэсир­ләндергәне “Балчыктан могҗи­залар” түгәрәге эшчәнлеге булды (җитәкчесе — Кәдрия Мәһ­диева). Монда, нигездә, егетләр шөгыльләнә. Без килгәндә, мөкиббән китеп, балчыктан чүлмәкләр ясап утыралар иде. Калган эшләнмәләр — уенчыклар, кечкенә скульптуралар, сыбызгылар киштә­ләрдә күргәзмә итеп тезелгән. Табигый балчыкны коллектив үзе барып, бер елга җитәрлек төяп кайта икән. Әзер эшләнмәләрне киптерү өчен махсус муфельле мич бар. Шушы ук төркемгә йөрүче балалар киез һәм каен тузы белән дә эшләргә өйрәнә.

Сөмбел Йосыпова үткәргән бию дәресенә дә кереп чыктык. Төркем “Яңгыравык үкчәләр” бию коллективы дип атала.

Экскурсия барышында Лилия Мөдәрис кызы хуҗалык мөдире Гөлнара Чербаева һәм ремонт остасы Илдар Биккинны да мактап телгә алды. Җитәкче үзе “Алтын бармаклар” түгәрәге алып бара икән. Курчак театрына кирәкле декорацияләр бүлмә тулы, хас әкият иленә килеп кергәндәй буласың. Моннан тыш, Иҗат йортында “Осталар” (җитәкчесе — Ринат Халитов) белән “Яшь техник” (Рөстәм Салихов) түгәрәкләре эшли. Педагоглар авыл мәктәпләрендә дә түгәрәкләр эшчәнлеге алып бара.

— Коллективыбыз бик тату, һәр эшне бергәләп башкарабыз. Балалар да, мәктәптән соң килеп, кичкә кадәр шушында кайнаша: бер түгәрәктән чыгалар, икенчесенә, өченчесенә керә­ләр, — ди җитәкче.
Безнең сүзне бер кызчык бүлдерде.

— Апа, язылырга мөм­кинме? Күрше малаен да ияртеп килдем! — диде ул.

“Менә бит тагын бер бәхетле бала”, дип озатып калдык аны. Теләк кенә булсын, эшкә өйрәнү өчен барлык шартлар бар монда. Киләчәктә гөрләтеп дөнья көтәрлек уңганнар үсеп килә бит биредә!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



“Әрем чәчәк атканда...”
25-05-2017 :: Төрлесеннән
“Әрем чәчәк атканда...”
Иренең бурычларын түләгән...
23-05-2017 :: Төрлесеннән
Иренең бурычларын түләгән...
Җәй... ал төстә булмакчы
23-05-2017 :: Төрлесеннән
Җәй... ал төстә булмакчы
И, Казан, нурлы Казан!
23-05-2017 :: Төрлесеннән
И, Казан, нурлы Казан!
Поши белән бәрелешеп үлгән
19-05-2017 :: Төрлесеннән
Поши белән бәрелешеп үлгән
“Җиде кыз”  уңыш китерде
18-05-2017 :: Төрлесеннән
“Җиде кыз” уңыш китерде








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»