Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Алар Уфаның йөзен билгели

18.03: Алар Уфаның йөзен билгели

Чүп ташучы ISUZU  автомобиле үзенең аналогыннан  өч тапкыр кечерәк һәм күпкә җитезрәк хәрәкәт итә.Чүп ташучы ISUZU автомобиле үзенең аналогыннан өч тапкыр кечерәк һәм күпкә җитезрәк хәрәкәт итә.Иртәгә — Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне.

Шәһәрне җыештыру буенча махсуслашкан автохуҗалык елына 2 миллион 280 мең кубометр чүп-чар чыгара.

Нинди генә мизгелдә дә Уфаның чисталыгы, җәйге айларда биредәге яшеллек күзне иркәли. Чит җирләрдә йөреп кайтканнан соң, үзебез яшәгән төбәк тагын да гүзәлрәк тоела. Әлбәттә, бу күркәмлекне булдыру өчен торак-коммуналь хуҗалык эшчәннәре белән беррәттән, “Шәһәрне җыештыру буенча махсус автохуҗалык” предприятиесе уңганнары да гаять зур көч сала.


Предприятиенең тарихы бик бай. Уфада коммуналь хуҗалык эшчән­леге документлар буенча Октябрь революциясе чорыннан ук билгеле. 1919 елның гыйнварында биредә революцион комитет оештырыла, аның карамагына шулай ук шәһәр хуҗалыгы да керә башлый. Шул ук елның июнь аенда губерна революцион комитеты оештырыла һәм аның каршында коммуналь бүлек барлыкка килә. Санитария бүлек­чәсе коры чүпләрне чыгару, мәрхүмнәрне соңгы юлга озату, чүплекләрне карау, ат абзарларын, җәмә­гать бакчаларын саклау, мәйдан һәм тротуарларны себерү белән шөгыльләнә башлый. Баштагы мәлне бу эшләргә ат көче җәлеп ителсә, арытаба сәнәгать киң колач алып үсешә башлагач, оешмага махсус техника кайтарыла. Ул чордан бирле гасырга якын вакыт үткән. Елдан-ел тармакка заманча тех­ноло­гияләр үтеп керсә дә, бүген дә аларның төп бурычы бер үк кала. Аның эшчәнлеге белән безне предприятиенең генеральный директоры Рамил Гомәров таныштырды.

— Көн саен вакытында һәм сыйфатлы итеп чүпүткәр­гечләр, контейнерлардан калдыкларны җыешты­рып, аларны югары җи­тештерүчәнле махсус ма­шина­ларда полигонга илтеп бушату — безнең предприятиенең төп бурычы, — диде Рамил Нәҗип улы. — 2017 ел “Экология елы” дип игълан ителгәч, предприятие алдында көн саен шәһәрне чүп-чардан арындыру, тармакка заманча тех­нологияләр кертүне таләп иткән мәсьәләләрне хәл итү тагын да арта. Бу, үз чиратында, җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, аларны ташу, үтил­ләш­терү хез­мәт­ләренең дә сыйфатын яхшыртуны таләп итә.

— Сезнең предприятие актив рәвештә инновацион технологияләр кертә. Алар­ның кайсын аерым бил­геләп үтәр идегез?

— 2007 елда йорт алларына чүп өчен заманча евроконтейнерлар куя башладык. Тимер баклар инде тарихта гына калып бара. Евроконтейнерлар уңайлылыгы һәм матур эшлә­неше белән күзне иркәләп тора. Аларның барысының да капкачлары бар. Бу чүп-чарны җил очырып алып китмәсен өчен эшләнелгән. Халыкка уңайлы булсын өчен һәркай­сының педале бар. Моннан тыш, аларны чүп җыючы машинага тиз арада якынайтып китереп була. Бу аеруча Уфада машиналар белән тулы ихаталарда эшләгәндә бик мөһим. Чүпне төягәндә дә ма­шина, контейнерларны автомат рәвештә ачып, сыешлык эченә бушата. Мондый механизм тирә-юньгә чүпне таратмый. Алар моңа кадәр булган гади бакларга караганда күпсый­дырышлы да. Евроконтейнерлар тармакка кергәч, кырыйдан төяүче машиналарны да арткы яклап төйи торганнарга алыштыра башладык. Әйтик, 2014 ел­да “SCANIA” шасси базасында эшлән­гән заманча ZOLLER корылмалы ике чүп ташучы машина сатып алдык. Бу бик тә отыш­лы, чөнки бер автомобиль ЗИЛ шассилы өч машинаны алыштыра. Ә инде машина белән тулы өй алларына үтү өчен безгә HidroMAK корылмалы ISUZU базасындагы шассилы автомо­бильләр ярдәмгә килә. Алар 1,1 кубометрлы 30 берәм­лек евроконтейнерларга төяргә мөм­кин­лек бирә. Мондый төр техника үзлә­ре­нең аналогларыннан өч тапкырга кечерәк һәм күпкә остарак хәрәкәт итә. Машиналар йөрү өчен тар гына калган юлдан да ихаталарга алар күпкә җиңелрәк үтеп керә.

— Белүебезчә, сезнең предприятие үзаллы рә­вештә контейнерларны кую өчен мәйданчыклар да җитештерә?

Куллануда бик уңайлы булган евроконтейнерлар.Куллануда бик уңайлы булган евроконтейнерлар.— Әйе, дөрес. Безнең предприятиедә павильон модульләр һәм евроконтейнерлар җыела. Профиль торбалы металл каркаска профнастил корыла, ә мәй­данчыкларның түбәләрен поликарбонаттан эшлибез. Эшчеләр бу эшләрне башкарганда иҗади карашны да онытмый. Мәсәлән, ихатада күбрәк нинди төсләр бар икән, шушы гаммадан алар да читкә тайпылмый. Цехларда шулай ук евроконтейнерларны җыю, ПЭТ тараларга тәгаенләнгән челтәрсыман модульләр, зур габаритлы калдыклар өчен бункерлар эшләү буенча да зур эшләр алып барыла. Әйтик, узган елда 111 павильон, 1,1 кубометрлы 350 евроконтейнер эшләнеп, шәһәр­дә урнаштырылды.

— Яңа техника сатып алу предприятие эшчән­легендә нинди чагылыш таба? Сез күрсәткән хез­мәтләрнең сыйфатын яхшыртамы.

— Әлбәттә, заманча техника сатып алу предприятие эшчәнлегенә бары тик уңай йогынты ясый. Алда телгә алган арткы яклап төйи торган югары җитеш­терүчәнле машиналар бе­лән эшләгәндә мәй­дан­чыкларны хезмәт­ләндерү вакыты күпкә кими һәм күрсәткән хезмәтләрнең сыйфаты да яхшыра. Шулай ук көнкүреш калдыкларын полигонга ташыр өчен тәгаен­ләнгән КамАЗ МК-20 автомо­бильләрен “Мультилифт” МАС 20 авто­мобильләренә алыштырдык. Чүп ташыганда мондый төр машина файдалану рейслар санын азайта. Нәти­җәдә, ягулык-майлау материалларына чыгымнар да сизелеп кими. “Мультилифт” системалы җиде автомобильне файдалану, ис­кергән 14 берәмлек техниканы алыштырырга мөм­кинлек бирде. Зур габаритлы калдыкларны чыгарырга чыгымнарны кыскарту өчен “Москоммаш” заводында җитештерелгән БМ-53229-1 автомобиле сатып алынды.

— Гомумән алганда, автопаркның горурлыгы бул­ган кайсы техниканы билгеләп үтәр идегез?

— Алда әйтеп үткән КамАЗ, SCANIA, ISUZU базасында эшләнгән чүп ташучы машиналар иң нә­тиҗәлеләр­дән санала. Бу төр техника ышанычлы, каты салкыннарда да алар сынатмый. Паркта чүп ташучы 104 автомобиль, 9 ассенизатор техникасы, 20гә якын трактор һәм механизмнар бар. Маршрут графикларын нәтиҗәлерәк итү өчен автомобильләр бер­дәм диспетчер хезмәтенә тоташтырылган “Глонасс” спутниклы күзәтү системасы белән җиһазлан­дырыл­ган. Бу корылма диспетчерларга һәм мастерларга маршрутка чыгу вакытын, хәрәкәт итү тизлеген, ягулык-майлау материал­ла­рының нинди күләмдә тотынылуын күзәтергә мөм­кинлек бирә. Бу да күпме­дер дәрә­җәдә чыгымнарны киметүгә хезмәт итә.

— Аеруча хәвефле дип саналган калдыкларны үтилләштерү һәм зарарсызландыру ничек башкарыла? Билгеле булуынча, тармактагы бу төр эшегез Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗа­лык министрлыгы тарафыннан да билге­ләп үтелде.

— Безнең предприятие медицина һәм биологик калдыкларны җыеп алып, ташу, зарарсызландыру буенча да хезмәтләр күрсәтә. Бу эшне көн саен маршрут буенча махсуслаштырылган ике “Газель” автомобиле башкара. Мондый төр калдыклар махсус герметик пакетларга салынгач, полигон мәйданында ел саен ике махсус корылма яр­дәмендә 75 тонна биологик һәм 80 тонна медицина калдыклары зарарсызландырыла.

— Калдыклар полигонда ни рәвешле күме­лә? Шушы турыда да сөйләп үтсәгез иде.

— Каты көнкүреш калдыклары, чүп-чар, агач ботаклары Черкассы поселогы янында урнашкан 102,8 гектарны биләгән полигонда кабул ителә. Техник мөм­кинлекләре һәм җитештерү куәте ел саен 3,5 миллион кубометр чамасы калдыкларны урнаштыра ала. Чүпне вакытында тигез­ләү һәм тыгызлау өчен 9 буль­дозер, 1 тыгызлагыч, 2 экс­каватор, 2 МТЗ-82 тракторы, 2 үзбушаткыч эшли. Чүпнең күләмен киметү максатында аларны төрле сортларга бүлү каралган. Бу эш безнең предприя­тиенең сортларга бүлү һәм брикетлау мәйданында һәм “ЭКО-Уфа” заводында башкарыла.

— Быелга планнарыгыз нинди?

— “2014-18 елларда Башкортстан Респуб­лика­сының Уфа шәһәр округында контейнерлар паркы һәм махсус техниканы яңарту” муниципаль программага ярашлы, быел тагын да евроконтейнерлар, ав­томобильләр сатып алачакбыз һәм павильон мо­дульләр җитештерәчәкбез. Шулай ук Башкортстан Рес­публика­сының Уфа шәһәр округының “Шәһәрне җыеш­тыру буенча махсус автоху­җалык” инвестиция программасын тормышка ашыру дәвам итәчәк. “Уфа шәһә­ре­нең төньяк өлеше үсеше” программасы чик­ләрендә контейнер мәйдан­нарын төзек­лән­дерү чараларын тормышка ашырып, 175кә якын модульле павильон, 425 пластик евроконтейнер, ПЭТ тара өчен 50 берәмлек челтәрсы­ман контейнер кую планлаштырыла. Шулай ук, “GPS-ГЛОНАСС”ка тоташтырылган мәйданчыклардан калдыкларны чыгаруны контрольдә тоту өчен электрон базаны булдырмакчыбыз. Әлбәттә, эш­чәнлектәге нәтиҗәлелек тәү чиратта үз һөнәренең осталары булган эшче кадрлар­ның тырыш хез­мәтенә бәйле. Гомумән, планлаштырылган эшләрне башкарып чыгу өчен барлык көче­безне, тырышлыгыбызны салачакбыз. Бу — безнең предприятиедә төп бурыч-максат кына түгел, чын мәгънәсендә яшәү рәве­шебез дә.

— Әңгәмә өчен рәхмәт!

Сүз ахырында
Барлык төр эшләрне дә кызу темпта, шул ук вакытта сыйфатлы итеп башкарып чыгуда коллективның тырышлыгы, һөнәри осталыгы зур әһәмияткә ия. Предприя­тиедә 542 кеше хезмәт сала. Кол­лективның нигезен, әл­бәттә, озак еллар биредә эшләүче водительләр тәшкил итә. Хезмәт кешесенең би­редә кадере зур. Аларга лаеклы эш шартлары булдырылган. Предприятиедә 70 урынга исәпләнгән ашханә бар. Медицина пункты, стоматология кабинеты эшли. Савыктыру чараларына зур игътибар бирелә. Предприятие исәбенә чаңгы ярышлары, җиңел атлетика буенча кросслар, һөнәри осталык бәйге­ләре, өстәл теннисы, шахмат, бильярд буенча ярышлар үткәрелә. Предприятие эш­чәннәренең балалары да күз уңыннан читтә калмый. Аларга Яңа елга бүләкләр, ял итәргә “Звездочка” савыктыру лагерена юллама бирәләр.

Ирешелгәннәр, әлбәттә, җитәкченең эшне оста оештыруы, эшчеләренә карата игътибарлы һәм таләпчән булуы турында сөйли. Үз эшен энәсеннән җебенә кадәр белгән Рамил Нәҗип улы предприятиене 17 ел җитәк­ли. Тырыш хезмәте өчен “Русия торак-коммуналь хуҗа­лы­гының почетлы хез­мәт­кәре” билгесенә һәм “Башкортстан Республикасы хез­мәт­ләндерү тармагының атказанган хезмәт­кәре” исе­менә лаек булган.

Дистә еллар дәвамында оешма шәһәрне чүп-чардан тазарта. Тирә-як мохит чиста, пөхтә булганда гына яшәү күңелле. Предприятие хез­мәт­кәрләре бу җәһәттән барлык тырышлыгын салып эшли, уңган коллектив һөнәри бәйрәм­нәрен матур хезмәт казанышлары белән каршылый.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Туган як кочагына  сыендырды
15-08-2017 :: Төрлесеннән
Туган як кочагына сыендырды
Уфа да, Казан да үз итә
15-08-2017 :: Төрлесеннән
Уфа да, Казан да үз итә
И, хатын-кыз!.. Алиһә син!
9-08-2017 :: Төрлесеннән
И, хатын-кыз!.. Алиһә син!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

95 (25099)

от 17 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»