Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Сөйләүче” китап

11.04: “Сөйләүче” китап

“Сөйләүче” китапМарсель Сәлимовның әсәрләре сукырлар өчен тәгаенләнгән форматта да чыга.

Халыкара көлке көне алдыннан Уфада социаль тәҗрибәләр фестивале кысаларында сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен язучы-сатирик, журналист, “Русиянең Алтын каурые” премиясе лауреаты, Русия Журналистлар берлегенең Федератив советы әгъзасы Марсель Сәлимовның “Президент мәчесе” китабының презентациясе үтте. Мәскәүдә “Парламент сериясе”ндә чыккан китап авторның үзе тарафыннан республиканың сукырлар өчен махсус китапханәсендә тавыш яздыру студиясендә эшләнгән һәм “Алтын тавышлар” сериясендә дөнья күргән.


— Марсель Сәлимовның “сөйләүче” китапларын укучыларыбыз бик ярата, — ди китапханә директоры вазыйфаларын башкаручы Ирина Күчәрбаева. — 1996 елдан башлап аның әсәр­ләре бездә сукырлар өчен тәгаенләнгән форматларда чыга.
Китап презентациясендә катнашучыларга автор үзе­нең иҗат юлы, сәфәр­ләре хакында сөйләде, урыс, татар, башкорт телләрендә шигырьләрен һәм юморескаларын укып ишеттерде.
Билгеле булуынча, Марсель Сәлимов — Русиядәге әйдәүче сатирикларның берсе, төрле телләрдә чыккан кырыкка якын китап авторы, 30 ел “Һәнәк” журналын җитәкләде.
Быел билгеле сатирик һөнәри бәйрәмен популяр җырчы, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов белән бер сәхнәдә, Уфаның Яшьләр сараенда үткәрде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Мәчетле авыл –  бәхетле авыл
19-08-2017 :: Төрлесеннән
Мәчетле авыл – бәхетле авыл
Туган як кочагына  сыендырды
15-08-2017 :: Төрлесеннән
Туган як кочагына сыендырды
Уфа да, Казан да үз итә
15-08-2017 :: Төрлесеннән
Уфа да, Казан да үз итә
И, хатын-кыз!.. Алиһә син!
9-08-2017 :: Төрлесеннән
И, хатын-кыз!.. Алиһә син!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»