Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Җылы сүзе белән дәвалый

15.04: Җылы сүзе белән дәвалый

Җылы сүзе белән дәвалый39 ел гомерен фармацевтикага багышлаган Физәлия Хәмәдиярова хакында якташлары шулай ди.

Дүртөйле шәһәрендә тырыш, эшсөючән гаиләдә туып-үскән Физәлия Хәмәдия­рова кечкенәдән фармацевт һөнәрен үз итә.


— Мәктәптә укыганда химия, биология дәресләрен көтеп ала идем, шуңа да мәктәп тәмамлагач, ике дә уйламыйча, документларымны Бөре дәүләт фармацевтика училищесына тапшырдым. Аннары Пермь дәүләт фармацевтика институтында да белем алдым, — ди изге күңелле, сабыр холыклы Физәлия Әвгать кызы. – Арытаба башкаладагы 5нче даруханәдә, БАССР Министрлар Советы каршындагы даруханәләр идарәсендә хезмәт салдым.
Моннан 35 ел элек ул туган ягына кайта һәм шуннан бирле Дүртөйледәге 39нчы дәүләт даруханәсендә эшли, соңгы 27 елда аңа җитәкчелек итә. Намуслы, фидакарь хезмәте өчен “Ру­сиянең сәламәтлек саклау алдынгысы”, “Башкортстанның атказанган сәла­мәтлек саклау хезмәткәре” исемнәренә, күп­санлы Мактау грамоталарына, бүләк­ләргә лаек булган хезмәт ветераны ул.
Ә инде хәстәрлекле җитәкче буларак, “Башфармация” предприятиесенә караучы Дүртөйледәге 39нчы дәүләт даруханәсенең республикада һәрьяклап алдынгы булуында аның өлеше гаять зур. Предприятие карамагында өч даруханә, сигез даруханә пункты исәпләнә. Шулай ук аңа Дүртөйле районындагы 24 фельдшерлык-акушерлык пунктын дару белән тәэмин итү бурычы куелган. Бердәм, тату коллективта 23 кеше эшли, күпләре зур хезмәт стажына ия. Аеруча Венера Миңнеәхмәтова, Рина Рамазанова, Гүзәлия Шәрипова, Алсу Тимербаева, Альмира Шәянова һәм башкаларның тырыш хезмәте мактауга лаек.
Соңгы елларда булдыклы җитәкче, югары категориягә ия, 39 ел гомерен фармацевтикага багышлаган Физәлия Хәмәдиярованың хәстәрлеге һәм тырышлыгы белән предприятиенең матди-техник базасын яхшырту буенча байтак эшләр башкарылган, даруханәләр төзелгән, ремонт үткәрелгән. Гомумән, хезмәткәрләр, пациентлар өчен барлык уңайлыклар булдырылган, тиешле шартлар тудырылган.
Заман сулышын тоеп эшләүче даруханәдә күптөрле дару, препаратлар сатыла, күзлекләр җитештерү бүлеге уңышлы эшли. Шәхси даруханәләрдән аермалы буларак, монда дарулар рецепт буенча җитештерелә, аерым категориягә ия инвалидларны дару белән бушлай тәэмин итү каралган.
Эштән соң вакытын күңелле һәм файдалы үткәрүгә гадәтләнгән аш-суга оста Физәлия Хәмәдиярова. Бакчачылык, чәчәкләр үстерү белән шөгыль­ләнергә ярата. 39нчы дәүләт даруханәсе бина­сының гөл-чәчәккә күмелүендә аның да өлеше зур.
— Физәлия Әвгать кызы белән күрешү — үзе бер гомер. Аралашкан саен ару-талулар гына түгел, авырулар да онытыл­гандай була, — дип мактап телгә ала аны ахирәтләре. — Ул һәм аның җитәк­че­легендә эшләүче предприятие уң­ганнары авыруларны дару белән генә түгел, җылы сүз белән дә дәвалый. Инде үзләренең дә кул-аяклары сызлау күрмәсен!
Һәркем белән уртак тел табып эш итүче, һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер торучы Физәлия Хәмәдиярова гаилә­сендә уңган хуҗабикә, хәстәрлекле хатын, үрнәкле ана. Җәмәгате, отставкадагы майор Нәҗип Әнвәр улы белән 35 ел тигез, тату гомер кичерәләр, ике ул тәрбияләп үстергәннәр, аларга Уфа дәүләт нефть техник университетында белем алырга ярдәм иткәннәр. Марат — Согуд Гарәбстанында һөнәре буенча эшли, хатыны Зөлфия белән уллары Рөстәмне үстерәләр. Руслан Уфа шәһәрендә эшкуарлык белән шөгыль­ләнә.
Гомумән, бер шатлыкны ике итеп, якташларын сөендереп яшәүче, сәламәт тормыш рәвеше алып баручы, һәрнәр­сәне үзләренең хәләл көче белән булдырган Хәмәдияровларның тырышлыгына, татулыгына, бердәмлегенә хәйран калырлык.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Яшь иҗатчының  икенче китабы
Вчера, 00:00 :: Төрлесеннән
Яшь иҗатчының икенче китабы
“Изге эшләр агачы” чакыра
22-06-2017 :: Төрлесеннән
“Изге эшләр агачы” чакыра
Җыры кайтты
22-06-2017 :: Төрлесеннән
Җыры кайтты
Картлыкта дa  шатлык белән
22-06-2017 :: Төрлесеннән
Картлыкта дa шатлык белән
Автоледи күлгә чумган
20-06-2017 :: Төрлесеннән
Автоледи күлгә чумган
“БАБИЧ”
20-06-2017 :: Төрлесеннән
“БАБИЧ”








Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»