Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Сандугачлар бездә яши

20.04: Сандугачлар бездә яши

Бәләбәй шәһәренең үзәк мәдәният йорты “Урал батыр”да халык концерт карарга җыелган. Залдагы тамашачыларның чыш-пыш сөйләшүенә колак салам:
— Тузлыкушлылар да чыгыш ясый ди. Шуларның чыгышларын күрер өчен генә килдем, — ди бер ханым.


— Алардагы дәрт, оптимизм, җыр-биюләр! Аякларым утырган җирдән тыпырдый башлый, — дип җөпли икенчесе. Бу чынлап та шулай. Физәлия Мәхәсим кызы белән Мәгъсүм Мөхәммәди улы Гәрәевлар җитәкләгән “Гөлнәзирә” җыр-бию вокаль төркеменең уңышлары киң билгеле. Ирле-хатынлы бу гүзәл пар Тузлыкуш авылына 1989 елда килеп төпләнәләр. Авыл мәдәният йорты җитәкчесе Физәлия ханым чыгышы белән Туймазы районының Ярмөхәммәт авылыннан. Мәгъсүм — күршедәге Кәлшәледән. Өздереп гармунда уйный.
— Гармун телләрен бу кадәр килешле биетүең кемнән килә? — дигән соравыма, ул шаяртып җавап кайтарды:
— Кече яшемдә үк төнлә караңгы мунчага бикләнеп уйнарга өйрәндем. Без үскәндә, җеннәр мунчада гармун уйнарга өйрәтә дигән имеш-мимешләр йөри иде бит. Курыкмадым һәм ышандым.
Соклангыч тавышлы җырчы Физәлия ханыма: “Сездәге илаһи моң кемнән килә?” — дигән сорау биргәч һич икеләнмичә:
— Әниемнән! — дип җавап кайтарды. Заманында әнисе Галимә апа тамаша зал­ларын алкышларга күмеп җырлаган икән.
— Тузлыкуш — җыр-моң иле бит ул! — ди Гәрәевлар. Күпме талантлы кешеләр яши биредә! Аларны күреп ала белеп, музыкаль төркемгә җәлеп итәргә генә кирәк.
Әйтик, китапханә мөдире Лена Бин кызы Юлаева оста җырчы да, биюче дә, аннан бигрәк, шәп конферансье да. Концерт программаларын җанлы, тамашачы күңеленә үтәрлек итеп төзи алуы белән үрнәк булып тора. Гөлсинә Хәбиб кызы Зәйнуллина — иң шәп биючебез. Җырчыларыбыз Зөлфия Усманова, Рәмзия Синагатуллина, Зөлфия Миңнуллина, Рәзилә Гафарова, Зилә Юлаева, Зилира Гыйльметдинова, Миңнегөл Кәримова һәм башка бик күпләрнең моңлы җырларына сокланмаган тамашачы юк. Күптән түгел төркемгә Себердә эшләп, пенсиягә чыгып күченеп кайткан Мөнәвир Синагатуллин килеп кушылды һәм репертуарны үзенчәлекле яңа җырлар белән баетты.
— Хәл ителмәгән проблемаларыгыз да юк бугай, — дип соклану белдерәм.
— Эштә проблема адым саен туып тора, — ди Физәлия Мәхәсим кызы. — Бүген тамашачыга сәхнә әсәрләре — пьесалар күрсәтәсе килә. Ә 80 яшьлек бабайны 20 яшьлек егет итеп ничек уйнатасың?! Шуңа күрә скетчлар күрсәтү белән чикләнәбез. Анда да хатын-кызларыбыз ир-егетләр ролен үзләре башкара. Ә костюмнар, декорация мәсьәләләрен Бәләбәйдәге үзәк мәдәният йорты белән берлектә уңай хәл итеп торабыз.
Үткәргән төрле музыкаль-әдәби чараларыбыз еллык эш планы нигезендә алып барыла. Нәүруз бәйрәмендә кышны озатабыз, аның артыннан яз шатлыгы — Карга боткасы бәйрәме, май аенда кәккүк чәе һәм башка чаралар көтеп тора.
Гәрәевлар авылда үрнәкле гаилә. Йорт-җиһазлары төзек, матур. Өйләрендә һәрчак күңелле бала тавышлары. Ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерделәр. Гүзәл белән Алсу бүген үзләре бәбәй үстерә. Линар армия хезмәтен үтәп кайтты.
Бу гүзәл пар һәрчак халык арасында. Яңа сәләтләрне ачыклыйлар. “Гөлнәзирә” вокаль төркеменә янә дә Ирина Вәлиәхмәтованы — җырчы итеп, Гүзәл Вәлиуллинаны биюче итеп кабул иттеләр.
Төркем еш кына Бәләбәй шәһәренең төрле мәдәни учакларында чыгыш ясап, тамашачы тарафыннан хуплап каршы алына. Бер сүз белән әйткәндә, сандугач оясы ул Тузлыкушның “Гөлнәзирә” вокаль төркеме.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Мәчетле авыл –  бәхетле авыл
Сегодня, 00:00 :: Төрлесеннән
Мәчетле авыл – бәхетле авыл
“Туя”да “яшел елан”ны җиңүчеләр эшли
Сегодня, 00:00 :: Төрлесеннән
“Туя”да “яшел елан”ны җиңүчеләр эшли
Туган як кочагына  сыендырды
15-08-2017 :: Төрлесеннән
Туган як кочагына сыендырды
Уфа да, Казан да үз итә
15-08-2017 :: Төрлесеннән
Уфа да, Казан да үз итә
И, хатын-кыз!.. Алиһә син!
9-08-2017 :: Төрлесеннән
И, хатын-кыз!.. Алиһә син!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»