Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Һәр чара тәрбияви булды

11.05: Һәр чара тәрбияви булды

Менә алар — Нефтекама гүзәлләре!Менә алар — Нефтекама гүзәлләре!Нефтекама шәһәрендә апрель Татар теле һәм мәдәнияте айлыгы буларак үткәрелә. Телне, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклауга юнәлтелгән нинди генә чаралар узмый бу айлыкта!

Айлык шәһәрдә “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәме белән ачылып китте (“Кызыл таң” гәзите башлангычы белән үткәрелгән бу искиткеч чара турында гәзитебез язып чыкты).
Аның артыннан ук Светлана Вә­лиева җитәкләгән “Ак калфак энҗе­лә­ре” фольклор төркеме тамашачыларга “Кәккүк чәе” бәйрәмен күрсәтте. Бу чара да җыр-биюләр белән үрелеп барды. “Ак калфак энҗеләре” инде шә­һәрдә генә түгел, тирә-як авыллар­да, бистә­ләр­дә дә танылу алып өлгер­де.
Шәһәрдә Марс Нуртдинов җитәк­челегендә “Без” татар халык театры эш­ләп килә. Ел саен алар тамашачыларны яңа тамашалар белән шатландыра. Бу юлы труппа Сәид Шәкүровның “Тол хатыннар, тол кызлар” әсәрен сәх­нәләштерде. Инде халык сөюен яулап өлгергән тәҗрибәле артистлар Фируза Йосыпова, Резида Шәфыйкова, Рәмзия Зиннәтуллина, Айрат Гаптуллин, Илмира Хәсәнова, Эльвира Галиханова, Резеда Исламнурова белән яшь актерлар Алсу Хафизова, Айнур Вәлиев, Лариса Садретдинова, Эльза Рахманова, Винера Галикәева уйнады. Мәрданша ролен башкарган 83 яшьлек Вәкил Билаловның уйнавы тамашачыларга аеруча ошады.
— Бик җитди әсәр сәхнәләштердек. Тәүдә халык кабул итәрме, авыр булмасмы, дип тә уйландык. Әмма зал сәхнәдә барган хәлләрне үз йөрәге аша кичереп, күз яшьләрен сөртеп утырды. Тамашачыга гел уен-көлке генә түгел, мондый әсәрләр дә бик кирәклегенә без тагы бер кат ышандык, чөнки тамашачылар әлеге әсәрне сәхнәләштер­гәнебез өчен кат-кат рәхмәт әйтте, — ди Марс Гайнетдин улы.
Апрельдә татар һәм башкорт кызлары арасында “Гүзәлем” матурлык һәм талант бәйгесе үткәрү Нефтекамада матур традициягә әйләнгән. Аны ел саен Иҗат сарае үткәреп килә. Быел да матурлыкта көч сынашырга теләү­челәр күп иде. Шулай ук әлеге чара – милләтләр дуслыгын ныгытуга да бер адым, чөнки татар һәм башкорт сылулары бер үк сәхнәгә чыга, бер үк биремнәрне үтә, үзара дуслаша, аралаша.
Конкурста катнашучы кызларның барысы да матур, һәрберсе беренче урынга лаек иде. Бу юлы гран-прины 1нче лицей укучысы Алия Гыйлемханова һәм башкорт гимназиясендә укучы Эльвина Рәхимҗанова алдылар. Гүзәлләргә кыйммәтле ташлар белән бизәлгән таҗ һәм башка бүләкләр тапшырылды.
Ә татар кызлары арасында “Ак калфак”ны Регина Зарафетдинова яулады. Аның сөйкемлелегенә, чибәрлегенә сокланмаган кеше калмагандыр, шуңа да жюри аңа беренчелекне бирде.
“Сулпылар” титулын алган Элина Шарапова да үзенең табигый матурлыгы, осталыгы белән жюрине әсир итте.
— Бүгенге акча, киемгә табыну культы киң таралганда без яшь буында ата-бабаларның гореф-гадәтләренә, туган телгә, милли киемнәребезгә, җырлары­бызга сөю тәрбияләргә тырышабыз. Шуңа да әлеге конкурс зур тәрбияви чарага ия. Биремнәр ел саен катлаулана барса да, әлеге чара яшьләр арасында бик популяр, анда катнашырга теләүчеләр елдан-ел арта, — ди Балалар иҗат сарае директоры, Татар милли-мәдәни үзәге рәисе Глүзә Зәйруллина.
Бу айда Нефтекама дәүләт филар­мониясенең “Кайтаваз” татар төркеме вокалисты Чулпан Гафурҗанованың да концерты үтте. Туган телне, җыр­ларыбызны саклауга зур өлеш керткән төркемнең һәр чыгышына Нефтекама тамашачысы теләп йөри, бу юлы да концерт тулы залларда кайнар алкышлар астында үтте.
Бөек шагыйребез Габдулла Ту­кайның туган көнендә, 26 апрельдә, Татар теле һәм мәдәнияте айлыгының ябылу тантанасы үтте. Балалар сараенда бу көнне басып торырга да урын юк иде. Тамаша “Гүзәлем” бәйгесендә гран-при алган Алия Гыйлемханованың чыгышы белән башланып китте. “Телне беләм икән, димәк, мин дөньяны беләм!” дигән композициясе бик матур, тирән эчтәлекле иде.
Бу көнне айлыкка йомгак ясалып, шәһәрдә телне, мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән кешеләргә махсус премияләр тапшырылды. “Милләткә тугрылык” премиясенең “Моңлы күңел” номинациясенә Энергетик авылыннан Альберт Садыев җитәкләгән “Моң чишмәсе” ансамбле лаек булды. “Җитез читек” номинациясе татар биюе белән Русия күләмендә үткән конкурсларда җиңү яулаган “Виктория” эстрада-спорт үрнәкле бию ансамбленә тапшырылды. “Алтын битлек” номинация­сенә “Без” татар халык театры лаек булды. “Үткер каләм” номинациясе “Кызыл таң” гәзитенең милләтпәрвәр хәбәрчесе Гөлнара Гыйлемхановага бирелде. “Туган телем — назлы гөлем” премиясе 9нчы мәктәпнең татар теле укытучысы, “Татар теле укытучысы-2017” республика бәйгесе финалисты Гөлназ Корбановага тапшырылды. Шулай ук бу көнне актив эшләре өчен “Ак калфак энҗеләре” фольклор төркеме махсус бүләккә лаек булды. Концертны музыкаль яктан шәһәр тамашачысы яратып өлгергән яшь җырчылар Даян Рәхимов, Алия Хөснетдинова, шулай ук үзешчән композитор Данил Хуҗин, Миңлегөл һәм Рамил Лотфуллиннар, филармония артистлары җырчылары бизәде. Тамашаны җанлы, күңелле итеп Айгөл һәм Эльмир Җиһангировлар алып барды.
Татар айлыгына йомгак ясап, Милли-мәдәни үзәк җитәкчесе Глүзә Зәй­руллина Дуслык кубогын Украин милли-мәдәни үзәгенә тапшырды.
Мондый бәйгеләр, бәйрәмнәр, конкурсларны үткәрүгә, әлбәттә, шәһәр хакимияте дә зур өлеш кертә. Шулай ук иганәчеләр дә зур ярдәм күрсәтә. Һәр ел саен татар айлыгы чикләрендә үткәрелгән чараларда күрсәткән матди ярдәмнәре өчен шәһәрнең “Мир ковров” кибете директоры Әминә Гыйззәтовага, шәхси эшкуар Фируза Насыйровага, “Транзит” кибете директоры Илдар Зариповка зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Гөлнара Рәшитова.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Яшь иҗатчының  икенче китабы
Вчера, 00:00 :: Төрлесеннән
Яшь иҗатчының икенче китабы
“Изге эшләр агачы” чакыра
22-06-2017 :: Төрлесеннән
“Изге эшләр агачы” чакыра
Җыры кайтты
22-06-2017 :: Төрлесеннән
Җыры кайтты
Картлыкта дa  шатлык белән
22-06-2017 :: Төрлесеннән
Картлыкта дa шатлык белән
Автоледи күлгә чумган
20-06-2017 :: Төрлесеннән
Автоледи күлгә чумган
“БАБИЧ”
20-06-2017 :: Төрлесеннән
“БАБИЧ”








Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»