Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Тарихка кереп калыр

15.07: Тарихка кереп калыр

Якташлар бәйрәмдә очрашты.Якташлар бәйрәмдә очрашты.Район сабантуйлары үткәч, күп төбәкләрдә авыл бәйрәмнәре башлана. Туймазы районының Яңа Бишенде авылында якташлар, авылдашлар очрашуының төгәл көне билгеле – июль аеның икенче шимбәсе. Урыны — элекке алма бакчасында. Халык телендә “Алмалык” дип йөртелгән мәйданда быел да гөрләп узды “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме.

Туган төбәгендә күркәм чараның оештыручысы булып Яңа Бишенде авылында туып-үскән, игелекле гамәлләре белән авылдашлары ихтирамын яулаган шәхес – Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Октябрьскийдагы “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы генеральный директоры Раил Фәхретдинов тора. Бәйрәмнең быел яңа бизәкләр белән баетылуы да аның тырышлыгы нәтиҗәсе. Яңалыкларның күзгә ташланганнары арасында бәйрәм үтүче мәйданның киңәйтелүен билгеләргә кирәк. Монысы инде бик урынлы да булды, чөнки бәйрәмгә күрше төбәкләрдән дә халык гаять күп җыелды.
Чараның тантаналы өлешен ачып җибәргән Югары Бишенде авылы хакимияте башлыгы Ринат Миңнуллин билгеләвенчә, Яңа Бишенде соңгы елларда төбәктә иң төзек авылларның берсе санала. “Альтернатива” тарафыннан финанс ярдәме күрсәтелү нәтиҗәсендә авылда социаль өлкә объектларыннан авыл клубы, медицина пункты сакланып калынды, мәчет төзелеп эшчәнлеген җәелдерде, юллар яңартылып тора. Болар барысы да Раил Камил улы Фәхретдиновның якташлары турында хәстәрлеге нәтиҗәсе, дип ассызыклады хакимият башлыгы һәм авыл­дашларының көчле алкышлары астында аңа авыл хакимиятенең Мактау кәгазен тапшырды.
Гомумән, авыл бәйрәмендә дәрәҗәле кунаклар катнашуы аның мәртәбәсен дә күтәрде. Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов үзенең тәбрикләү чыгышында авылдашлар очрашуының социаль-тәрбияви яктан әһәмиятен югары бәһалап, Яңа Бишенде бәйрәменең мондый чараларда районда матур үрнәк булып торуын билгеләде. Америка кунаклары Миңлегөл һәм Вахит Хәлфетдиновлар 1998 елдан бирле Нью-Йорк шәһәрендә гомер кичерә икән. Моңарчы алар Октябрьский шәһәрендә яшәгән. Башкортстан белән бәйләнешләрне өзмәсәләр дә, Яңа Бишендедәге кебек якты бәйрәмдә беренче тапкыр катнашалар. Аларны авылдашлар очрашуындагы ихлас мөнәсәбәт, бәләкәй авылдагы зур чараның милли төсмерләргә бай булуы сокландырды.
Авыл бәйрәменең быелгысындагы күркәм яңалыклар арасында сабантуй программасының киңәйтелүен дә билгеләргә кирәк. Атап әйткәндә, соңгы чордагы авыл бәйрәме тарихында беренче тапкыр ат чабышлары үткәрелде. Шушы максатта чабыш трассасы булдырылган, ул гомум таләпләргә тулысынча җавап бирә. Әйткәндәй, көннең яңгырлы торуына карамастан, атлар чабыштыру программасы тулысынча үтәлде. Шунысы әһәмиятле, бәйгегә төбәктәге киң танылу алган чабышкылар, шул исәптән районның елкычылык буенча махсуслашкан “Бишенде” хуҗалыгы атлары да чыкты, алардан “Арден” кушаматлысы исә беренчелекне яулады.
Милли йола рәвешенә кереп баручы авыл бәйрәме үткәрүнең төп максат­ларының берсе булып аның гамәли юнәлеше билгеләнә. Төзекләндерү ягыннан авыл халкының елына бер тапкыр уздырылучы чарага ныклап әзерләнгәнлеге күренеп тора: атап әйткәндә, йорт-ихаталар бизәлгән, абзар-куралар төзекләндерелгән, урам-юллар тәртипкә китерелеп, янә дә күркәмләнгән. Шуңа да авыл бәйрәмендә уңган-булдыклы авылдашларның, матур тормыш рәвеше алып баручы гаиләләрнең киң җәмәгатьчелек алдында билгеләнеп үтүе гаҗәп түгел. Мәсәлән, авыл урамнарын төзекләндерүгә зур өлеш кертүчеләр булып Минхатыйп Гыйльманов һәм Флүр Сәйфуллин танылды һәм алар “Альтернатива”ның махсус бүләкләренә лаек булды. Гомумән, бүләкләүләр дистәгә якын номинация буенча үтте. Моңа өстәп, Яңа Бишенденең иң яшь кешесе Рамзан Юнысовтан башлап иң өлкәне – 91 яшьлек Оркыя Фәхретдинова да бүләкләр алды. Шулай ук, быел юбилейларын билге­ләүчеләргә дә бүләкләр тапшырылды.
Яңа Бишенде авылы бәйрәменең быелгы иң якты бизәге булып, әлбәттә, Салават Фәтхетдиновның эстрада театры чыгышы саналырга хаклы. Шунысы үзенчәлекле, иҗади коллектив бәйрәмгә тулы составта килгән. Сабантуй белән үрелеп барган концерт 4 сәгатьтән артык дәвам итте, халыкның яраткан җырчысы Салават Фәтхетдинов үзе исә репертуарындагы иң популяр җырларын башкарды, дияргә була. Бер сүз белән әйткәндә, бәйрәмдәге халык Салаватны күккә чөяр дәрәҗәдә үз итте, җырчы да тамашачылар ышанычын тулысынча аклады.
– Минем зурлыгы һәм бизәлеше ягыннан төрле сәхнәләрдә чыгыш ясаганым бар, ә менә Яңа Бишенде авылы бәйрәменең җыйнак кына сәхнәсе миңа барыннан да якынрак кебек, чөнки тамашачыларның гаять җылы кабул итүе сизелеп тора, – диде ул тойгыларын яшерә алмыйча. – Авыл бәйрәмнәрен, сабантуйларны да күп күргәнем бар, ә мондагы чарага оештыручыларның күңел җылысы мул салынган. Ә эшнең башында, әлбәттә, Раил Фәхретдиновның торуы аңлашы­ладыр. Без аның белән күптәнге танышлар, бүген туган төбәгендә аны ихлас ихтирам итүләрен күреп, янә дә шатландым.
Авыл бәйрәмендәге концерттагы чыгышлар кабатланмас балкышлары белән истә калды. Азат Имаевны биредә яхшы беләләр, аның башкаруындагы Яңа Бишендегә багышланган җыр авылның гимнына әверелде, дип әйтергә мөмкин. Билгеле җырчылар Ришат Галиханов, Фирзәр Мортазин шулай ук тамашачылар сөюен яулады. Гомумән алганда, эстрада йолдызлары концерты Татарстан-Башкортстан дуслыгының ачык чагылышы булды, дип әйтергә мөмкин. Яңа Бишенде авылы бәйрәме дә тарихка шулай кереп калачак.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Кешеләр югалган!
21-07-2017 :: Төрлесеннән
Кешеләр югалган!
Туганнан башлап бергә
20-07-2017 :: Төрлесеннән
Туганнан башлап бергә
Иркен фатир урынына... тар кабер
19-07-2017 :: Төрлесеннән
Иркен фатир урынына... тар кабер
Уяндыгызмы?
19-07-2017 :: Төрлесеннән
Уяндыгызмы?
“Мин гашыйк бар Җиһанга”
18-07-2017 :: Төрлесеннән
“Мин гашыйк бар Җиһанга”
Беренче  депутат
18-07-2017 :: Төрлесеннән
Беренче депутат








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»