Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Мин гашыйк бар Җиһанга”

18.07: “Мин гашыйк бар Җиһанга”

“Мин гашыйк бар Җиһанга”Ярмәкәй районының Түбән Карамалы авылында яшәүче Гөлфания Җиһаншинаның тәүге шигырьләр җыентыгы шулай атала.

– Әбеки, уяндыңмы? Чәй эчә­безме? Ашыйсың киләме? Әбеки, әйдә тышка чыгып керәбез.
– Ии, балакайлар, күзләрем дә, аякларым да сез булырсыз дип кем уйлаган, ә булмасагыз, нишләр идем... Монысы бигрәк йомшак куллы булды, кайсыгыз? Гөлфаниямдыр...
Биш балалы ишле гаиләнең мәшәкате исәпсез булса да, төп мәшәкать – ул егерме ел сукыр, шуның унике елын аяксыз гомер итүче Маһиҗиһан әбекине тәрбияләү. Вәлия апа бианасын һич зарланмыйча карый – аның урын җире чиста, тамагы тук, атна саен мунча, анда утыртып алып барырга бәләкәй арбасы да бар. “Ничек күңелең, ничек вакытың җитә еллар буена хаста карарга?!” – диючеләргә: “Балаларга аннан да үтемлерәк тәрбияне тагын каян аласың?!” – дип кенә куя яшь хатын.
Әнисе – бакча бригадиры Гөл­фанияның, яздан алып, кара көзгәчә колхозга яшелчә, җимеш үстерә, җәй җитсә, көне дә юк, төне дә... “Нигә шулай көне-төне чабасың, салмаграк булсаң да ярар иде!” – диючеләргә аның җавабы янә әзер: “Эшләмичә уңыш алып булмый!” Шуның өстенә, авыл Советы депутаты да ул. Балаларны назлап сөяргә, сәгатьләр буена алар белән уйнарга, дәресләрен карарга каян булсын ди вакыт – барысына да үзләре!
Әтисе Шәһит абый да көне-төне эштә, әмма ул әнисеннән бераз йомшаграк, шуңа да Гөлфания еш кына аңа барып сарыла, әтисенең кытыршы кулы башыннан сыйпаса, түбәсе күккә тия! Ә күктә – илһам яши...
Бик кечкенә чагында ук килә илһам Гөлфанияга. Кызчыкның бер дулкын да йөгермәгән күңел дәрьясына саба җиле сулыш бөркәме – ул чайкалып куя. Бер чайкала, ике... Кыз үзенең күңел халәтен аңлый алмый: бу чәчәкләр кичә генә җансыз иде, ә бүген серле күзләре белән аның җанына ук бакканнар, кичә генә Ык бакалары ямьсез кыланышып бакылдый иде, бүген мең тавышлы хорга салынган җырлары күңелне җилкетә. Ник үзгәрде соң әле бу дөнья?!
Көтмәгәндә күңелгә килеп кереп, аны мең төрле нәкышкә манган, нур булып тамган бу Илһамнан Гөл­фанияның барлык дөньясы балкып киткәндәй була. Бу балкыш аннан тирә-юньдәгеләргә дә күчә, ахрысы, әнә бит, кичә генә гадәти булган дөнья, кешеләр бөтенләй башкача күренә аңа.
Самими хисләр сафка тезелеп, шигырь туган вакыты кайчан булгандыр, әмма матбугатта дөнья күргәне өченче сыйныфта укыганда “Башкортостан пионеры”нда була. “Балкыды игенче йөзе” дигән бу кыска гына әсәргә ул үзенең дә күңелендә кинәт кенә пәйда булган теге серле балкышны да сала. Алдагыларына да.
Сигезьеллык мәктәпне тәмам­лагач, Бәләбәй педагогия училищесына укырга керә Гөлфания. Аны тәмамлагач, Чакмагыш районының Тайняш урта мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшкә юллана. Биредә матур гына эшләп китә, укучылары күңеленә дә үзендә булган балкышны салырга омтыла. “Их, берсенә генә булса да кунсын иде илһам нуры, алар күңелендә дә шигырь тусын иде”, дип хыяллана яшь укытучы, укучыларына карап. Үзе дә нәкъ шул башлангыч сыйныфларда, яза белә башлагач та иҗатка ылыгуын искә ала ул.
Аның хыялы тормышка аша – укучыларының берсе, уйчан күзле матур малай Илгизәр Гаскәров иҗатка тартыла, беренче укытучысын иҗат җимешләре белән бүген дә әледән-әле сөендереп тора.
Кыз бала бик еш кына үз язмышына үзе хуҗа була алмый, никах сәгате суккач, бөтенләе белән ире кулына күчә. Гөлфания да язмышын ул вакытта ышанычлы булып тоелган кулларга тапшыра, кияүгә чыга, әни була. Әмма арага хыянәт кергәч, аның үз язмышы гына түгел, балаларыныкы да җиде юл чатында кала. Шул юлларның тик берсен, хәзер инде һич ялгышсыз, иң дөресен сайларга үзенә кала яшь хатынның.
Таба ул юлны Гөлфания, янә гаилә кора, янә мәхәббәт чишмәсеннән авыз итә. Әмма язмышы аны янә утларга сала – башта инде туам дип тыпырчына башлаган сабыен югалта. “Ярат­кан колына” гына бирсә дә, артык булмасмы бу әрнешләр?
Ничек кенә булмасын, барысы да үзенеке – әрнешләре дә, күз яшьләре дә. Тик үзенеке, чит күзләрдән яшерен алар. Ә кеше алдында – шулай ук балкыш бөркелгән караш, ирен читенә кунган һәм бер дә китми торган серле елмаю.
Һәм шигырьләр! Соңгы елларда аларны тыеп торган буа ерылдымыни – ярларына сыймый аккан елгадай ургылды алар. Алга – дөньяга, укучыларына, якташларына.
Шигырьләрдә борчак төшкән күлмәк кигән бер кыз чишмәгә килгән, анда пар аккошлар күлгә төшкән, анда әбекиләр, әтки-әнкиләр исән, анда авылдашлар, якташлар, ил халкы, дөнья гаме... Гөлфания Җи­һаншинаның шигырьләре һәрберсе җирлекле, һәрберсенең тамыры бар, ныклы кәүсәсе, серле чәчкәләре... Ни өчен серлеме? Чөнки укучыга аларның таҗын ачып карарга кирәк әле, күзгә бәрелеп торганы аның асылы булмавы да бик мөмкин. Шигырьләрнең асылы тирәндәрәк. Хәер, өстәгесен җилләр бик тиз алып китә, дулкыннарга ияреп юыла өстендәге. Ә шигырьләр ул бик тирәннән – бәгырь чоңгылларыннан килеп чыга да Җиһанга юллана. Әнә шул юлда алар, беразга гына тукталып, безнең дә күңелләргә кагыла. Кагыла, чөнки алар ихлас күңелдән ургып чыккан.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Кешеләр югалган!
Вчера, 09:20 :: Төрлесеннән
Кешеләр югалган!
Туганнан башлап бергә
20-07-2017 :: Төрлесеннән
Туганнан башлап бергә
Иркен фатир урынына... тар кабер
19-07-2017 :: Төрлесеннән
Иркен фатир урынына... тар кабер
Уяндыгызмы?
19-07-2017 :: Төрлесеннән
Уяндыгызмы?
Беренче  депутат
18-07-2017 :: Төрлесеннән
Беренче депутат
Яңа юл билгеләре куелачак
17-07-2017 :: Төрлесеннән
Яңа юл билгеләре куелачак








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»