Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Австралия татарлары – “Кызыл таң” кунаклары

01.08: Австралия татарлары – “Кызыл таң” кунаклары

Австралия татарлары – “Кызыл таң” кунакларыЯзмыш җиле кая гына илтмәсен, милләтен, туган телен, гореф-гадәтләрен саклап калучы кешеләр ихлас соклану тудыра. Редакциягә килгән кунакларыбыз — Рөстәм Садри, аның җәмәгате һәм тәрҗемә эшләрендә булышучы Рәмилә ханым белән Наил әфәнде Габитов — ерак Австралиядә туган татар телебезне саклап калучы милләттәшләребез.

Австралиядә татар җанлы кешеләр Татар җәмгыятенә берләшкән. Аның рәисе — алда атап үтелгән Рөстәм Садри. Дөресрәге, җәмгыять “Татар-башкорт” исемен йөртә. Австралия хөкүмәте ике милләтнең рухи ихтыяҗын канәгатьлән­дерүгә акча бүлә.
— Нәсел әгъзаларыбыз Татарстаннан 1830 елларда Кытайга чыгып киткән. Рәхәт­лектән китмәгән. Ул чакта Русиядә дистәләгән елга рекрут итеп хезмәткә алу тәртибе булган, ата-бабаларыбыз моның белән килешмәгән. Аннары, 1917 елгы инкыйлаб белән дә кысрыкланган алар, кайбер туганнарыбыз шул вакытта илдән качкан, — ди җәмгыятьтә секретарь эшен башкаручы Наил Габитов.
Кытайга бәхет эзләп чыккан чыгуын милләтәшләребез, әмма бәхетсезлек аларны чит илдә дә куып җиткән. 1956 елда Көнбатыш Кытайда туган Наил Габитовны нахакка гаепләп, 18 елга төрмәгә утырталар. Төрмәдән чыгып, ул якыннары белән Австралиягә күченеп китә.
Кунаклар сөйләвенчә, бүген Австралиядә меңнән артык уйгыр мөселманы яши. Әлбәттә, читтән килеп төпләнүчеләргә җиңел түгел. Австралия татарлары күбрәк төзелешләрдә, рестораннарда эшли, әмма югалып калучылар, эшсез ятучылар юк. Иң мөһиме — Австралиядә ниндидер җинаятьтә гаепләнеп, төрмәгә эләгүче бер генә татар да юк.
— Австралиядә тормыш дәрәҗәсе начар түгел, дөнья буенча 3-4нче урында, — ди җәмгыять рәисе. — Ит экспорты зур. Илдә 50 миллионлап көнгерә бар. Аның итен башта ашамыйлар иде, хәзер диеталы булуын танып, ашый башладылар. Сарык, сыер, кыргый ат һәм кыргый дөя асрала. Дуңгызлар юк.
Эчкечеләргә, тәмәке тартучыларга илдә җиңел түгел икән. Бер шешә аракы — 50-60, ә тәмәке 15-20 доллар тора. 1 долларның бүген 60 сум тирәсе торуын исәпкә алганда, эчәсең дә, тартасың да килмәс, вал­лаһи.
Австралия татарларының милләттәш­ләре белән бәйлә­неше өзелмәгән. Бигрәк тә Татарстан белән дуслыклары зур. Аннан рәсми делегацияләр еш килә, берчак хәтта самолет белән сөтле сыерлар да Австра­лиягә очкан.
Башкортстаннан да Австра­лиягә баручылар бар. Фән Вәлиәхмәтов, Фәнир Галимов, Ма­рат Шәрипов кебек моң ияләре җир читендәге милләт­тәшләребез белән очрашып, аларның күңелләрен яулап, дуслашып кайткан.
Австралиялеләр безне дә кунакка чакырды. Анда самолетта эконом-класста очып бару-кайту барлыгы 80-90 мең сумга төшә икән. Юлда нибары 20-21 сәгать очасы. Бездә менә эссегә чыдап булмый, ә анда — кыш, кар ява. Чаңгыда шуасыгыз килсә, Австралиягә рәхим итегез! — дип чакырып китте кунакларыбыз. Арытаба юлын алар Казанга дәвам итте.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Мәчетле авыл –  бәхетле авыл
19-08-2017 :: Төрлесеннән
Мәчетле авыл – бәхетле авыл
Туган як кочагына  сыендырды
15-08-2017 :: Төрлесеннән
Туган як кочагына сыендырды
Уфа да, Казан да үз итә
15-08-2017 :: Төрлесеннән
Уфа да, Казан да үз итә
И, хатын-кыз!.. Алиһә син!
9-08-2017 :: Төрлесеннән
И, хатын-кыз!.. Алиһә син!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»