Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Картиналарны 100 мең кеше караган!

03.08: Картиналарны 100 мең кеше караган!

Картиналарны  100 мең кеше караган!“Башкортстанның яраткан рәссамнары” проекты көннән-көн популярлаша.

Бүген һәркем өйдән дә чыкмыйча Башкортстан рәссамнары иҗаты белән таныша, аларның эшләрен дөньяга тарата ала. Бу нефтехимия тармагы белгече, галим һәм язучы Наил Мәхмүтов­ның чираттагы проекты нәтиҗәсендә мөмкин булды. Нәкъ аның башлангычы белән 1 июль­дән “Башкорт­станның яраткан рәссамнары” интернет-проекты старт алган иде. Нәтиҗәдә, әлегә проектта 135 рәссам катнашкан, алар­ның һәркайсы интернет-кулланучы хөкеменә бишәр эшен тәкъдим иткән. Әлбәттә, монда сәнгать сөючеләргә яхшы таныш исемнәр күп. Шул ук вакытта, яңа исемнәр дә ачылган.


Күп рәссамнар проект турында белми, яки, белсә дә, Интернетлары юк. Андыйлар белән “Тимур һәм аның командасы”на охшаш ярдәмчеләр отряды эшли. Алар рәссамнарның өй­ләренә бара, картиналарны фотога төшереп, сайтка куя. Иң яшь катнашучыга 18 яшь. Ике катнашучы аннан да яшьрәк, тик закон буенча алар балигъ булганчы бәйгедә катнаша алмый, эшләре конкурстан тыш күрсәтелә. Проектта катнашучы утызлап кеше рәссам һөнәренә укымаган, әмма бик матур картиналар иҗат итә. Шундыйларның берсе Любовь Рыбак — “Сбербанк”ның элекке хезмәткәре. Ике ел элек хаклы ялга чыккан да рәсем сәнгате белән ныклап мавыгып киткән. Бик матур төшерә. Альбина Антипова икътисади вуз тәмамлаган, шулай ук соклангыч рәсемнәр иҗат итә.
Кемнеңдер гомерендә бер дә күргәзмәсе булмаган. Әйтик, 400 картинасы булган 65 яшьлек Леонид Юртов күргәзмәләр оештырмаган. Шуңа аның Уфада меңләгән кеше күргән паннолары булып та үзен күпләр белми. Андый исемнәр тагын да бар. Күп кешеләр картиналарны күрә, авторларын белми. Артур Нурадинов кебек бик талантлы, әмма танылмаган шәхесләр бар.
— Эшләрдә ике юнәлеш булуы ачыкланды, — ди Наил Мәҗит улы. — Күпчелек рәссамнарга абстракция ошый, ә гади кешеләр реалистик әсәр­ләрне үз итә. Моны сайтта бирелгән тавышлар аша күреп була. Шунысы да бар: кайбер картиналарның матурлыгын, эчтәлеген Интернет аша гына аңлап булмый. Картинаның янында торып, үз күзең белән күрергә кирәк.
Картиналарны  100 мең кеше караган!Шунысы кызыклы: проект рәссамнарны гына түгел, ә рәссамнарның эшләре белән кызыксынучыларны да барлый. Берничә көн элек сайт буенча статистика 100 мең карау чиген узуын күрсәткән. Бер кешенең уртача 10 картина караганлыгы да ачыкланган. Бу — яхшы нәтиҗә.
Проект киң таралу алган. Аны хәтта чит илләрдә дә хуплаучылар бар. Әйтик, күптән түгел Мексика белән Канададан сәламнәр килгән. Канадада ел саен “Тарантелла” дигән фестиваль уза, анда Башкортстаннан Алексей Смоляр безнең республикадан делегат булып барган. Смоляр­ның тәкъдиме белән Башкортстан рәссам­нарына багышлап җыр башкарыл­ган. Мексикалылар, шулай ук, безнең рәссамнарның эшләрен хуп­лаулары турында җит­кергән.
— Берничә кызыклы тәкъдим булды, — ди Наил Мәхмүтов. — Әйтик, Уфаның “Облака” галереясында “Оживший Айвазовский” экспозициясе бар. Анда картиналар бөтен стенага, түшәмгә проекция­ләнә. Бу — Мәскәү проекты, бездә прокатта гына. “Облака” галереясының хуҗасы Валерьян Гагин Башкортстан тарихын да картиналарда эшләргә тәкъдим итте. Борынгы заманнан бүгенге көнгә кадәр тарихи экспозиция бер сәгать тирәсе барачак, музыкаль бизәлешле булачак. “Баш­кортстанның художество символы” дип аталачак интерактив проект 1 сен­тябрьгә әзерләнәчәк, дип көтелә.
Башкортстан рәссам­нарына багышлап берничә музыкаль клип төшерелгән. Сюжетлар төшерү белән “Колесо” һәм “Лавка задумок” агентлыклары шө­гыльләнә. Проект ярты ел дәвам итәр дип күзалланса, аны хуплаучылар әле үк билгеләнә бара. Рәссамнар танылу ала. Актив караучылар, бәяләү­челәр бүләкләнә. Берничә кеше парашюттан сикерү белән бүләкләнгән. Оештыручылар әйтүенчә, алар барысы да исән-сау. Дүрт кешегә самолет белән идарә итү мөмкинлеге бүләк ителгән.
Проектның нәтиҗәле булачагы әле үк күренә. Киләчәктә исә җиңүче­ләрнең күргәзмә­ләрен үткәрү күзаллана. Бу — һәр рәссам өчен дә кирәкле, мөһим нәрсә. Аннары, проект ахырында, барлык картиналарны да җыеп, электрон архив эшләнәчәк, ул “Башкортстанның художество образы” дип аталачак.
Ә инде Наил Мәхмүтов рәссамнар турында китап чыгаргач, фоторәссамнар, скульпторлар, декоратив-кулланма сәнгать башкаручылар турындагы яңа проект эшләнә башланачак. Анысы инде башка тарих...


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Мәчетле авыл –  бәхетле авыл
19-08-2017 :: Төрлесеннән
Мәчетле авыл – бәхетле авыл
Туган як кочагына  сыендырды
15-08-2017 :: Төрлесеннән
Туган як кочагына сыендырды
Уфа да, Казан да үз итә
15-08-2017 :: Төрлесеннән
Уфа да, Казан да үз итә
И, хатын-кыз!.. Алиһә син!
9-08-2017 :: Төрлесеннән
И, хатын-кыз!.. Алиһә син!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»