Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Ут эченә кермәсәм дә, ялкынында күп көйдем...”

05.08: “Ут эченә кермәсәм дә, ялкынында күп көйдем...”

 Әнвәр Байков Мәрзия ханым белән.Әнвәр Байковның шулай дияргә тулы хакы бар.

Кеше, тормыш юлындагы авырлыклар, начарлыклар белән очрашып, аларны башыннан кичереп, усаллана, каты бәгырьлегә әйләнә, диләр. Мин моның белән килешмим. Авырлыклар кешене көчле итә, аларны җиңә барып, ул ныгый, көч туплый, һәр авырлык безгә ниндидер сабак бирә, зирәклек өсти. Бүгенге героебыз Әнвәр Байков турында да шулай дияргә була.

Менә ул минем алдымда бәхеттән балкып утыра. Тормыш тәҗрибәсе зур, һәр сүзендә тирән акыл, тыйнаклык. Ә уйлап карасаң, аның тормышында күпме авырлыклар, кайгылар бул­ган! Ләкин Әнвәр абый сынмаган, сыгылмаган, язмышына зар­ланмый. Усалланмаган да, киресенчә, тормыш аны бу тормыштан канәгать булып яшәргә, якыннарының кадерен белергә өйрәткән.


Әнвәр сугыш башланырга 10 ел кала якты дөньяга килгән. Әтисе белән әнисе колхозда эшли, гаиләдә дүрт бала үсә. Матур гына яшәп ятканда илгә олы кайгы килә — Бөек Ватан сугышы башлана. Әле генә бала булган кызлар һәм малайлар бер төн эчендә җитдиләнә. Әнвәргә бишенче сыйныф урынына эшкә барырга туры килә. Авылдагы ир-егетләр сугышка китеп беткәнлектән, барлык авырлык хатын-кызлар һәм үсмерләр иңенә төшә.
— Кияргә — кием, ашарга ризык юк иде, ачлы-туклы яшәдек. Боларның барысы турында да сөйләп бетерерлекмени! Минемчә, безнең нинди аврлыклар кичер­гәннне хәзерге буын аңламас та. Коточкыч еллар иде. Мин тракторда эшли башладым. Хәтердә, суык тимергә утырырлык түгел, кием юк, бөтен җир өши, сөяккә кадәр үтеп керә. Әмма эшләдек. Илебезгә ярдәм итәргә теләк зур иде, сугышның тизрәк бетүен теләдек, җиңүгә ышандык, — дип искә ала Әнвәр абый балачак елларын.
Әйе, сугышның беренче көн­нәрендә алар балачак белән мәң­гелеккә хушлашуын әле аңламый да. Соңрак, бригадир үзләрен өлкәннәр урынына эшкә чакырып килгәч, сабан тарту, ашлыкны җыеп алу хәстәре үзләренә торып калгач, ачы чынбарлыкны аңлый алар һәм барысына да тешен кысып түзә. Ике елдан соң Әнвәрне ФЗУга җибәрәләр. Башкалада укып кайтканнан соң колхозда тагы күпмедер эшләргә туры килә, аннары үсмерне армиягә алалар, Свердловск өлкәсенә хезмәт итәргә җибәрәләр.
Аларны саперга укыта башлыйлар. Бик авырга туры килә, чөнки ашау ягы бик начар була. Бәхеткә, берзаман ул штабта хезмәт иткән якташын очрата. Ул Әнвәрнең кыю, нык, үткен егет икәнлеген күреп, аны штабка күчерттерә. Биредә дә эш җитәрлек була, әлбәттә, ләкин күп физик көч таләп ителми. Шушы шәһәрдә Әнвәр мәхәббәтен – Краснокама районы кызы Мәндүмә Аитованы очрата.
Алты ел хезмәт иткәннән соң, ул туган якларына – Благовар районының Бәрсүән авылына — әйләнеп кайта. 1954 елда өйлә­нешәләр, туй үткәрәләр, аннары колхозда эшли башлыйлар.
— Ялсыз эшләдек. Кич чык төшкәнче басудабыз, таң ату белән тагын эшкә. Җиң сызганып, тырышып эшләдек. Шуңа күрә дә илне аякка бастырдык. Бездә, Благовар районында, шикәр чөгендере яхшы уңа. Синең кайда, кем булып эшләвеңә карамастан, һәр капка башына дүртәр гектар чөгендер бүлеп бирәләр иде. Җәй буена аны берничә тапкыр эшкәртергә кирәк, шуңа күрә барлык хатын-кыз һәм балалар җәйне басуда үткәрделәр. Уңышы да мул була иде, гектарыннан 800әр центнер алган булды, — дип искә ала ветеран.
Озак еллар механизитор булып эшләгән кеше буларак, ул, әлбәттә, колхозларның хәзерге хәле өчен бик борчыла.
1972 елда Байковлар хаты­нының туган ягына — Краснокама районына — күченеп килә. Әнвәр Нәмәтҗан улы МТСка эшкә урнаша, механизатор булып эшли. Аннары кирпеч заводында экскаваторчы, нефтьче булып хезмәт сала. Һәрвакыт алдынгылар рәтен­дә була, фидакарь хезмәте өчен күпсанлы грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек дип табыла.
Авылда Байковларга участок бирәләр, алар өй салып чыга. Иркен йортта балалары Рита, Илдар, Илдус тәгәрәшеп үсә. Барысы да белем ала, һәркайсы җаваплы вазыйфаларда эшли, хәзер инде үзләренең балалары буй җиткән.
— Безнең дәү әти – искиткеч йомшак күңелле кеше. Без, оныклар, май ае бетүен түземсезлек белән көтеп ала идек. Каникуллар башлану белән дәү әти, дәү әни янына ашыгабыз, җәй буе рәхәт­ләнеп шунда ятабыз. Дәү әни безне бераз катырак тотарга тырышса, дәү әти, киресенчә, безгә барысын да рөхсәт итә иде. Без аларны бик нык яраттык һәм әле дә яратабыз, — ди оныклары Артур, Гүзәл, Эльмира, Эльза, Илгиз, Лилия.
Байковларның кызы, җаваплы­лыгы чикләнгән “Кама” җәмгыяте директоры, уңышлы эшкуар Рита Әнвәр кызы район халкына яхшы таныш.
— Без әти-әниебезгә чиксез рәхмәтле. Алар безне яратып, кадерләп үстерде. Чамасы белән таләпчән булдылар, чамасы белән иркәли белделәр. Алар безне күп нәрсәгә өйрәтте, беренче чиратта – эштән курыкмаска, намус белән эшләргә. Сүз белән генә тәрбия­ләмәделәр, үзләре һәр эштә безнең өчен үрнәк булды, аларның үзара тиргәшкән чакларын да күргән булмады. Иртәннән кичкә кадәр эшлә­деләр дә эшләделәр. Безгә дә тормышта тырышлык белән генә нәрсәгәдер ирешеп була дип өйрәттеләр, шуны аңга сеңдерделәр. Аларның бу киңәш­ләре миңа еш кына ярдәм итә, — ди Рита ханым.
Әнвәр Нәмәтҗан улы күптән түгел 85 яшен тутырды. Җәмәгате вафат булганнан соң, менә инде берничә ел ул Мәрзия ханым белән яши. Кем әйтмешли, ике ялгызлык бергә очрашып кушыла. Яше барса да, Әнвәр абый бер дә бирешергә уйламый әле, бергәләп абзар тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар.
— Без хәзер оҗмахта яшибез. Андый рәхәтлекнең кадерен белергә кирәк. Мин үземнең балачагымны искә төшерсәм, тамагыма төер утыра... Ә хәзер кибет­ләрдә барысы да бар, кием-салым берсеннән-берсе матур, ризык-тәгамнең барчасы тәмле, шатланып яшисе генә! — ди ветеран.
Менә шулай, яраткан балалары белән бергә оныкларга үрнәк булып яшиләр Әнвәр абый һәм Мәрзия апа.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Мәчетле авыл –  бәхетле авыл
19-08-2017 :: Төрлесеннән
Мәчетле авыл – бәхетле авыл
Туган як кочагына  сыендырды
15-08-2017 :: Төрлесеннән
Туган як кочагына сыендырды
Уфа да, Казан да үз итә
15-08-2017 :: Төрлесеннән
Уфа да, Казан да үз итә
И, хатын-кыз!.. Алиһә син!
9-08-2017 :: Төрлесеннән
И, хатын-кыз!.. Алиһә син!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»