Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Дәүләт җыелышы-Корылтай — иң актив төбәк парламентларының берсе!”

26.03: “Дәүләт җыелышы-Корылтай — иң актив төбәк парламентларының берсе!”

“Дәүләт җыелышы-Корылтай — иң  актив төбәк парламентларының берсе!”Башкортстан парламенты вице-спикеры Йомабикә Ильясова белән әңгәмә.

Кыскача белешмә:

Йомабикә Ильясова 1957 елда Хәйбулла районы Акъюл авылында дөньяга килгән. Уфаның 1нче мәктәп-интернатын һәм Башкортстан дәүләт универ­ситетын тәмамлый. “Башкортостан пионеры”, “Йәшлек” һәм “Башкортостан” гәзитләрендә эшли. Билгеле шагыйрә Йомабикә Ильясова 1999-2013 елларда “Башкортостан кызы” журналы баш мөхәррире була. Башкорт­станның дүртенче чакырылыш (2008-2013) һәм бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, 2013 елдан — республика парламенты Рәисе урынбасары.


— Йомабикә Сәләхетдиновна, Дәүләт җыелышы-Корылтай Русия төбәкләре вәкаләтле органнары арасында нинди урын алып тора?

— Башкортстан парламенты Русия Дәүләт думасына кертелгән закон проектлары, закон статусы алган башлангычлар буенча ил төбәкләре вәкаләтле органнары арасында әйдәүче урыннарның берсен били. Дәүләт думасы Рәисе Сергей Нарышкин Уфада булганда Дәүләт җыелышы-Корылтайны иң актив төбәк пар­ламентларының берсе дип билгеләде, федераль законнарны ка­милләштерүдә керткән өлешебезгә югары бәя бирде. Узган ел Корылтай депутатлары Русия Дәүләт думасына 16 федераль законга үзгәрешләр кертү башлангычы белән чыкты, шуларның 4се федераль закон көченә керде. Статистика буенча субъектларның законга үзгәрешләр кертү башлангычының бары тик 7 проценты гына федераль закон статусына ия була.

— Шушы көннәрдә Дәүләт җые­лы­шы-Корылтай 20 еллыгын билгели. Республика парла­ментының бу чор­да­гы эшчән­легенә нинди бәя бирер идегез?

— 20 ел республика парламенты өчен озын юл түгел. 90нчы елларда илебез башка иҗтимагый-икътисади формациягә күчте. Русия субъектларына тиз арада бу үзгәреш­ләрнең хокукый нигезен булдырырга кирәк иде. Яңа партияләр, гражданлык институтлары барлыкка килде, дәүләт милке булган заводлар шәхси кулларга күчә башлады. Боларны барысын да тәртипкә салу өчен яңа законнар кабул итәргә кирәк иде. Шушы кыска гына вакыт эчендә дәүләт властен чагыл­дыручы һәм җәмгыятьтә тотрыклылыкны, Башкорт­станның хокукый, социаль-икъ­тисади һәм мәдәни-рухи үсешен тәэмин итүче заманча законнар чыгару системасы төзелде.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Кара диңгездә кораб баткан
Сегодня, 12:01 :: Төрлесеннән
Кара диңгездә кораб баткан
Лифтлар алыштырыла
Сегодня, 10:23 :: Төрлесеннән
Лифтлар алыштырыла
Гүзәл зат, алиһә, йолдыз, эш аты...
Вчера, 00:00 :: Төрлесеннән
Гүзәл зат, алиһә, йолдыз, эш аты...
Сезнең белән ямьле дөньябыз!
Вчера, 00:00 :: Төрлесеннән
Сезнең белән ямьле дөньябыз!
Дүртөйленең Ак инәе
Вчера, 00:00 :: Төрлесеннән
Дүртөйленең Ак инәе
Саннар патшабикәсе
Вчера, 00:00 :: Төрлесеннән
Саннар патшабикәсе
Яшьлегемне сагынам
Вчера, 00:00 :: Төрлесеннән
Яшьлегемне сагынам
Тылсымчы
Вчера, 00:00 :: Төрлесеннән
Тылсымчы








Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

49 (25053)

от 27 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»