Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Үзегез теләгәнчә яшәгез

28.03: Үзегез теләгәнчә яшәгез

Үзегез теләгәнчә яшәгезТормыш юлыгызны дөрес сайладыгызмы? Ачыклап карыйк. Әгәр дә көн саен уянганда энергиягез ташып, башыгызда иҗади идеяләр кайнап тора икән, димәк, сез дөрес юлда. Ә инде будильникка олы нәфрәт, кырылган кәеф белән уянсагыз, эшне алыштырырга вакыт җиткән. Үзгәрешләрне нидән башларга?


1. Бала чагыгызда ниләр белән мавыга идегез? Шуңа җавап табыгыз һәм кәгазьгә үзегезне иң нык кызыксындырган өч шөгыльне языгыз. Алар сезгә киләчәкне корырга ярдәм итәчәк.
2. Ә хәзер яраткан 20 шөгыльдән торучы исемлек төзегез. Бу исемлеккә хәтта тәмле ашарга ярату да керергә мөмкин. Исемлек әзер булгач, аны аналитик күзлек­тән карап чыгыгыз, күпчелекне тәшкил итүче эш төрләрен табыгыз. Бәлки, сез башкаларга ярдәм итәргә яратасыздыр? Әллә инде спорт белән бәйле эшләр күбрәкме? Яисә тынычлык, утырып эшләүне таләп итү күңе­легезгә якынракмы? Исемлек сезгә яраткан эшегезне табарга ярдәм итәчәк.
3. Янәшәгездә нинди кешеләр яшәвен теләр идегез? Күз алдына китерегез: уянасыз, ә дөньяда барлык кешеләр идеаллашкан, сез теләгәнчә үзгәргән. Нинди алар? Бу хакта уйлагыз, языгыз. Үзегездә мондый сыйфатлар бармы?
4. Әгәр дә биш гомер яши алсагыз, һәр гомерегездә сез кем буласыгыз килер иде? Әйтик, бер гомерегездә — галим, икенчесендә — күп балалы гаилә башлыгы, өченчесендә бакчачы буласыгыз килә. Кайсысы ныграк ошый? Ә өлешчә берләшт­е­реп буламы?
5. Кәгазь, ручка алыгыз һәм үзегезнең идеаль көнегезне уйлап табыгыз. Кайда, нинди өйдә уянасыз, янә­шәгездә кем ята, иртәнге ашыгызга ниләр бар, нинди кием киясез һәм нәрсә эшлисез? Тартынмыйча, иркенләп языгыз, хыялыгызны тулысынча эшкә җигегез. Сез теләгән­нәргә акча да, вакыт та, сәләтегез дә җитә дип уйлыйк. Исемлек әзер булгач, хыялларыгызны өч төркемгә бүлегез:

* Боларның кайсысы сезгә һава кебек кирәк.
* Нәрсәсез яшәп була, әмма сез аны бик телисез.
* Булмаса да ярый.

Менә шуннан соң иң-иң мөһимнәрен сайлап, үзегез теләгәнчә яши башлагыз.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Кара диңгездә кораб баткан
Сегодня, 12:01 :: Төрлесеннән
Кара диңгездә кораб баткан
Лифтлар алыштырыла
Сегодня, 10:23 :: Төрлесеннән
Лифтлар алыштырыла
Гүзәл зат, алиһә, йолдыз, эш аты...
Вчера, 00:00 :: Төрлесеннән
Гүзәл зат, алиһә, йолдыз, эш аты...
Сезнең белән ямьле дөньябыз!
Вчера, 00:00 :: Төрлесеннән
Сезнең белән ямьле дөньябыз!
Дүртөйленең Ак инәе
Вчера, 00:00 :: Төрлесеннән
Дүртөйленең Ак инәе
Саннар патшабикәсе
Вчера, 00:00 :: Төрлесеннән
Саннар патшабикәсе
Яшьлегемне сагынам
Вчера, 00:00 :: Төрлесеннән
Яшьлегемне сагынам
Тылсымчы
Вчера, 00:00 :: Төрлесеннән
Тылсымчы








Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

49 (25053)

от 27 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»