Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Бармагың тәмлеме?

28.03: Бармагың тәмлеме?

Бармагың тәмлеме?  Баланың кыек-мыек, саргайган тешләрен, гадәттә, без нәселдәнлеккә сылтыйбыз. Ләкин эш геннарда гына түгел. Баласының тешләре әйбәт булсын дигән ата-ана бу хакта кайбер нәрсәләрне белергә тиеш. Балаң еш авырый икән – энҗе кебек тешләр көтәсе дә түгел. Теләсә кайсы инфекция (кызамык, скарлатина, грипп, дифтерия) иммунитетны киметә. Бу хәл яңа чыгып килүче тешләр өчен зарур булган матдәләрне тоткарлый.

Шуңа күрә балагызны кечкенәдән чыныктырыгыз. Ризыгына күбрәк витаминнар кертегез. Калкансыман бизгә аеруча игътибар бирегез. Авыру биз тешләргә начар тәэсир итә, аларның үсешен тоткарлый, ачык тешләм (алгы тешләрнең кушылмавы) формалаша. Ярый ла әнисе баласын имезсә. Күкрәк суырган баланың аскы казнасы дөрес үсә. Ясалма ашатканда исә җитәрлек үсмәве бар. Бала борын белән суласын. Авыз аша сулаганда өске казнаның үсеше бозыла. Сөт тешләрен алдырырга ашыкмагыз.
Теш төшә икән, аның урынын “күршеләр” биләргә тырышачак. Ә “хуҗа” алга яки артка күчәргә мәҗбүр була. 5нче санлы сөт тешенә бигрәк тә игътибарлы булыгыз. Ул вакытыннан алда төшсә, казна дугасы кыскарырга мөмкин. Андый очракта вакытлыча протез куялар. Протез тешләргә күчәргә мөмкинлек бирми.
Зарарлы гадәтләрдән дә вакытында арындырырга кирәк. Мәсәлән, йокы вакытында баланың башын ничек куюы бик мөһим. Башны биек куеп йоклаганда, аскы казна алга чыга. Артка ташланган баш, киресенчә, аскы казнаның артка күчүенә һәм үсеше тукталуга китерә. Яңакны йодрыкка куеп йоклаганда, казна кыйшаю куркынычы бар.
Йокы вакытында гына түгел, көндезге зарарлы гадәтләр дә җитәрлек: бармак суыру, иренне, телне, кием читен, карандаш башын һ.б. тешләү... Кече яшьтә сөякләр аеруча йомшак була, аның формасы бик җиңел үзгәрә. Биш яшьлек балаларның 40 процентында шундый зарарлы гадәтләр бар. Шуларның 75 процентының теш һәм казналары инде бозылып өлгергән.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Туган як кочагына  сыендырды
15-08-2017 :: Төрлесеннән
Туган як кочагына сыендырды
Уфа да, Казан да үз итә
15-08-2017 :: Төрлесеннән
Уфа да, Казан да үз итә
И, хатын-кыз!.. Алиһә син!
9-08-2017 :: Төрлесеннән
И, хатын-кыз!.. Алиһә син!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

95 (25099)

от 17 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»