Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Страница 10

Без сезгә рәхмәтлебез!

Без сезгә рәхмәтлебез! “Кызыл таң” нәшрияты дипломнарына һәм бүләкләренә лаек булучы мәгариф хезмәткәрләре Эльза Авзалова, Алина Нуриәхмәтова, Ләйсән Шәрипова, Эльвира Тараненко, Илмера Ахунова.Илеш районында басмаларыбызны таратуда ярдәм күрсәтүче бер төркем мәгариф хезмәткәрләренә “Кызыл таң” нәшриятының истәлекле бүләкләре тапшырылды.

Илеш районы — “Әллүки” балалар журналына язылу буенча һәрвакыт алдынгы урында бара. Журналны таратуга һәм пропагандалауга мәгариф хезмәткәрләре аеруча зур өлеш кертә. Редакция үзе дә җавапсыз калмый: һәр елны “Кызыл таң” нәшрияты директоры Фаил Фәтхетдинов район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә “Әллүки”не таратуга булышлык итүче укытучыларга һәм тәрбиячеләргә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшыра. Агымдагы елда да 16 педагог Фаил Камил улы кулыннан Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр алды.

05.09.2017 (№ 102 (25106)): Төрлесеннән

Пәйгамбәр таңында атылган йолдыз

Пәйгамбәр таңында  атылган йолдыз Ак кәгазь... Өстәлемдә инде бер ел буе яткан ак кәгазь бите белән яшел каләм, ниһаять, кулыма алынды. Бер ел буе бер җөмлә, бер сүз, бер хәреф яза алмадым. Бәлки, бер ел буе мин күзем белән күрсәм дә, аңым белән белсәм, аңласам да, күңелем, йөрәгем белән ышана алмаганмындыр, ә дөресрәге, ышансам да дөреслекне кабул итә алмадым. Бер ел...

Бүген күзләремне җылы җәйге кояш нуры иркәләп-назлап биштә үк уяткач, шушы ак күңелдәй ак кәгазьгә ике сүз яздым: “Суфиян абый...” Өч нокта куйганнан соң озак кына уйланып утырдым да, өстәлемдә ул миңа бүләк иткән китапларга күз салдым: “Пәйгамбәр таңы”, “Күкнең җиденче катында”, “Оҗмахка бер адым”, “Җиңүче”, “Әниемнең иманлы моңы”, “Ватан мәхәббәте” һәм башка гәүһәр әсәрләре җанны җылыта. Һәрберсен кулыма алып ачсам, “Зөлфирә, акыллым”, “Зөлфирә, сылу”, “Укучым” дип җан эретердәй сүзләр белән башланып, ахырында “иманлы Суфиян абыең”, “Укытучысы С. Поварисовтан” һәм башка наз белән тәмамлана. Тәмамлана...

Үткән елның 3 июлендә

29.08.2017 (№ 100 (25104)): Төрлесеннән

“Улыбызның юлында һәрчак яхшы күңелле кешеләр очрый”

“Улыбызның юлында һәрчак яхшы күңелле кешеләр очрый” Ришат Төхвәтуллин – бүген.Популяр җырчының әнисе Розалия Төхвәтуллина шулай ди.

Кайчак кеше нәкъ тиешле вакытта кирәкле вакыйгалар үзәгендә калып, язмышында хәлиткеч адымны ясый. Татар-башкорт эстрадасы күгендә йолдыз булып балкыган һәм тиз арада зур популярлык яулаган яшь җырчы Ришат Төхвәтуллин турында шулай дип әйтергә мөмкин. Аның җырларын өлкәннәрнең дә, яшьләрнең дә бердәй яратуының сере: беренчеләре – бетмәс-төкәнмәс моң, икенчеләре дәрт-куәт ала. Яшь җырчы иҗатының тагын бер үзенчәлекле һәм мөһим ягы – Ришат Төхвәтуллин татар-башкорт эстрадасына үсмерләрне җәлеп итә. Милли җыр сәнгате язмышы өчен җан атучы артист беренче концертыннан ук куелган югары планканы төшерми. Бу – җырчының сәләт-осталыгын, талантын, тәҗрибәсен, тырышлыгын, алган белемен эшкә җигүе, бердәм иҗади коллектив туплавы белән беррәттән, балачактан гаиләдә алган тәрбия нәтиҗәсе дә. Без Туймазы районының Карамалы-Гобәй авылында чын мәгънәсендә йолдыз кабызган әти-әни Розалия һәм Айрат Төхвәтуллиннар

03.08.2017 (№ 89 (25093)): Төрлесеннән

“Мизгел тәме” телеңне йотарлык!

“Мизгел тәме” телеңне йотарлык! Якташлары да, язучы-шагыйрьләр дә Фатыйма Галиеваның әле генә табадан төшкән әдәби күчтәнәченә шундый югары бәя бирде.

“Буыннан-буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла килгән, заман җилләре дә сындыра алмаган, кешелек тарихы өчен бик кадерле бул­ган кыйммәтләр бар. Юк, асылташлар түгел. Хакы берни белән дә үлчәп булмастай, еллар үткән саен бәясе арта гына баручы бу кыйм­мәт — әдәби мирас. Шушы хәзинәне безгә бүләк итүче язучылар һәм шагыйрьләр бүген бездә кунакта”, — дип башлап җибәрделәр бу очрашуны алып баручы Әлфия Кантимерова белән Гөлнар Сәйфуллина.

Якташлары Фатыйма Галиеваның “Мизгел тәме” китабының туена укучылар, укытучылар, элекке укучылары, китап яратучылар җыелган иде. Танылган шагыйрьләр һәм язучылар Хисмәт Юлдашев, Тамара Искәндәрия, Закир Әкбәров, Земфира Муллагалиева, Рәсим Шәфи-Рәхмәт тә килгән иде.

20.07.2017 (№ 83 (25087)): Төрлесеннән









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»