Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Страница 33

Укуда тырышлар, спортта җитезләр

Укуда тырышлар, спортта җитезләр Әлшәй районының Никифар мәктәбенә сәфәребез унберенчеләр белән якыннан танышудан башланды. Ни дисәң дә, чыгарылыш сыйныф укучылары — мәктәпнең аксакаллары урынында: белем туплаган, тәҗрибә уртаклашырга өйрәнгән, иң җаваплы чорга килеп җиткән кызлар һәм малайлар. Биредә унберенчеләр күп түгел — алты кыз һәм бер егет. Җитди сынаулардан курыкмый торган, үз алдына ныклы максат куя белгән заманча яшьләр алар. Нәкъ бу укучылар үзләрендә мәгариф өлкәсендә кертелгән яңалыкларны сынап карады, заманча технологияләр кулланырга өйрәнде, электрон көндәлеккә күчте. Һәм, ниһаять, быелгы уку елында кертелгән урыс теле һәм әдәбиятыннан иншаны да алар беренчеләрдән булып язачак. Сүзебезне декабрьдә чыгарылыш сыйныф укучылары язачак шул имтихан-иншадан башладык. Сорауларны ничек кенә төрлән­дерсәк тә, инша язуга карата тискәре фикер ишетмәдек. Киресенчә, унберенчеләр бу сынауны кирәкле һәм вакытлы үткәрелә дип уйлый. “Андый иншаларны еш язабыз, безнең өчен ул бер дә авырлык китерми”, — дип тә өсти
25.09.2014 (№ 185 (24549)): Төрлесеннән

Педаль әйләндерү машина йөртүгә тиң

Педаль әйләндерү машина йөртүгә тиң Уфада “Велосипедчы исеме бирү” акциясе үтте.

10нчы сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Башкортстанда ел башыннан балалар һәм үсмерләр катнашлыгында 288 юл фаҗигасе теркәлгән. Аянычлы хәлләрдә 14 баланың гомере өзелгән һәм 297се җәрәхәтләнгән. Бәлагә таручыларның яртысын диярлек 7-13 яшьлек мәктәп укучылары тәшкил итә. Мөгаен, алар арасында велосипедчылар да аз түгелдер. Яңа уку елы башлану белән юлларда велосипедта йөрүче балалар да күбәйде. Билгеле, хәвефсезлек мәсьәләсенә аерым игътибар бирү таләп ителә. Шушы уңайдан Русиядә юл хәвефсезлеге айлыгы бара. Балалар бакчалары, мәктәпләр янәшәсендә юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итүгә аеруча зур игътибар бүленә. Башкортстанда социаль проект Урыс дәүләт академия драма театры каршысында старт алды. Республиканың унөч район һәм шәһәреннән 588 бала җәлеп ителгән чарада “Велосипедчы исеме бирү” акциясе үтте.

16.09.2014 (№ 179 (24543)): Төрлесеннән









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»