Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Страница 8

Ункөнлектә язылып кал һәм өчләтә файда ал!

Ункөнлектә язылып кал һәм өчләтә файда ал! Халыкны матбугатка киңрәк җәлеп итү һәм абунәчеләргә гәзит-журналларга язылу өчен уңайлырак шартлар тудыру максатында Русия почтасы 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Бөтенрусия матбугатка язылу ункөнлеге игълан итте. Әйтергә кирәк, шушы чорда сез “Кызыл таң” гәзитенә, “Әллүки”, “Тулпар” журналларына язылсагыз, өчләтә файда алачаксыз. Беренчедән, ункөнлек барган вакытта басмаларыбызга язылу сезгә күпкә арзангарак төшәчәк. Икенчедән, шушы чорда “Кызыл таң” гәзитенә, “Әллүки”, “Тулпар” журналларына язылып, квитанция күчермәләрен редакция почтасына юллыйсыз икән, “Республика Башкортостан” нәшрият йорты уйнаткан бүләкләрне оту мөмкинлеге бар. Өченчедән, һәм монысы иң мөһиме — алдагы алты ай дәвамында гәзит-журналларыбыз сезнең өчен алыштыргысыз рухи азык булып, өй эчегезне дә, күңел түрегезне дә балкытып торачак! Шуңа да, әлегә кадәр бас­маларыбызга язылырга өлгер­мәгәнсез икән, шикләнүләрне читкә куеп, тиз арада почта бүлек­чәләренә ашыгыгыз. Өчләтә файданы нәкъ сез алырга
02.12.2017 (№ 139 (25143)): Төрлесеннән

“Базы”дагы кебек булсын!

“Базы”дагы кебек булсын! Федоровка районының Фрунзе исемендәге хуҗалыгы Чакмагышның алдынгы кооперативыннан токымлы буаз таналар сатып алды һәм якын елларда сөт җитештерү күләмен үзләрендә дә ике тапкыр арттыру бурычы куеп эшли.

Федоровка районы уңганнары да Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен югары эш нәтиҗәләре белән каршы ала. Атап әйткәндә, быел Федоровка районы басуларыннан 107 мең 300 тонна ашлык җыеп алынган. Әлеге күрсәткеч буенча район республика күләмендә 11нче урынны били. Көнбагыш, шикәр чөгендере, башка культуралар да мул уңыш белән сөендергән. Бер үк вакытта алдагы ел уңышын хәстәрләп, 17420 гектарда уҗым культуралары чәчелгән.

Терлекчелек тармагы да сыйфат ягыннан тотрыклы үсеш кичерә. Барлык категория хуҗалыкларда сыер маллары саны үзгәрешсез, ягъни 26982 баш сакланып, алар җитештергән төп продукция, ягъни сөт һәм ит күләме, тугыз айда 0,3 һәм 0,8 процентка арткан.

09.11.2017 (№ 130 (25134)): Төрлесеннән

Хисләреңне кулъяулыкка чик!

Хисләреңне  кулъяулыкка чик!
— Мин — Чакмагыш районының Үрнәк авылы кызы, — дип яза чираттагы конкурсантыбыз Әминә Каюмова. — Язмышымны Миякә районының Әнәч авылы егете белән бәйләп, моннан 31 ел элек шушы авылга килен булып төштем. Авылыбыз — райондагы иң зур татар авылларының берсе. Мин авыл китап­ханәсендә китапханәче булып эшлим. Мәдәният йортында һәм китапханәдә оештырылган чараларның барысын да саф татар телендә алып барабыз. Үткәрелгән чараларның максаты: телебезнең байлыгын, халкыбызның күңел хәзинәсен киләчәк буыннарга тапшыру. Китапханәдә “Халкыбызның күңел энҗеләре”, “Милләтебез җәүһәрләре” , “Кеше матур эше белән” дигән баш астында күргәзмәләр оештырам. “Кызыл таң” гәзите белән инде ярты гасыр дәвамында танышмын. Чөнки мин үскәндә безнең өйдә бу гәзитне алдыралар иде, беренче таныган басма хәрефләрем дә шушы гәзит аша булды. “Кызыл таң” хәзер дә аерылмас юлдашым, аңа даими рәвештә язылабыз, алдырабыз, яратып укыйбыз.

07.11.2017 (№ 129 (25133)): Төрлесеннән









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»